Министр Эльмира Зариповага Арча районы пенсионерларыннан ачык хат

Министр Эльмира Зариповага Арча районы пенсионерларыннан ачык хат

Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан «Ватаным Татарстан» газетасында «Сезнең зирәклеккә сокланабыз» дип аталган (№142, 1 октябрь, 2021 ел) мөрәҗәгатегездә «Бүген Татарстан Республикасында 962 меңнән артык өлкән кеше яши. Безнең барлык тырышлыгыбыз өлкән буын вәкилләренең сәламәтлеген саклауга, аларның тормыш сыйфатын һәм гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән» дигән җөмлә бар. «Республикада ел саен халыкка социаль ярдәм һәм социаль хезмәт күрсәтү системасы камилләштерелә», – дигәнсез. Быел «Өлкән буын» проекты чаралары белән авылда көн күрүче олы яшьтәге 60,3 меңнән артык халыкны колачлау планлаштырыла икән.

Без дә, бәлки, бу проект чараларына керәбездер. Белгәнегезчә, Арча муниципаль районында Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү структурасында 27 ятак урынга исәпләнелгән Яңа Кенәр социаль тернәкләндерү бүлеге 2008нче елдан эшләп килде. Бу бүлекчәдә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр тернәкләнү үтә башлады. Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары, авыр кул хезмәте башкарган, таякка эшләгән өлкәннәр дәваланды. Бер елга җиде йөзгә якын кеше тернәкләндерү курслары үтте. Монда республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән килеп, яратып, мактап китәләр иде.

Бу бүлекчәнең директорлары булып, тирә-юньдә дан казанган атаклы хирург Дамир Сафин (хәзер мәрхүм инде), хирург-стоматолог Ирек Исмәгыйлев, дәвалаучы табибә Резеда Төхфәтуллина, балалар табибы Рафия Аксакова һәм Фәрдия Гарифуллиналар эшләде. Кешеләрнең сәламәтлеген саклау һәм дәвалау өчен бөтен мөмкинлекләрне дә тудырдылар. Үзәктә 6, 4 кешелек һәм парлы кешеләр өчен бүлмәләр, һәр катта җылы бәдрәф, душ, массаж, ЛФК, физиотерапия, ароматерапия, ял итү бүлмәләре бар, җылы, матур, уңайлы һәм рәхәт иде монда. Үзәкнең больница бинасында булуы да әйбәт булды. Биредә УЗИ, рентген, ЭКГ ясатырга да була иде. Егермегә якын хезмәткәр эшләде, барысы да үз хезмәтләрен күңел биреп, яратып башкардылар. Шушы рәхәтлектән, хөрмәтле министр, сез өлкәннәрне мәхрүм иттегез. Сезнең (дөресрәге, урынбасарыгыз Ю.И. Абреева) җавабыгызда «Социаль тернәкләндерү бинасы зур капиталь ремонт үткәрүне сорый (1999нчы елгы), санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә һәм нормаларга, террорчылыкка каршы тору һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килми», диелгән. Бүлек мөдире Фәрдия Гарифуллина «ремонт булырга тора, район программасына кертелде», дигән иде (2019нчы ел, район башлыгы И.Г. Нуриев).

Сездән, ни өчен бина ремонтка ябылмады, ә 2021нче елның 1нче гыйнварыннан оптимальләштерелде, ягъни бөтенләйгә ябылды, дип сорыйбыз. Сезнең җавапта: «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында медицина профилендәге (массаж, физиотерапия, парафинотерапия, тозлы бүлмә), шулай ук мәдәни-күңел ачу хезмәтләренә ихтыяҗ булу ачыклана», – диелгән. Үзәктә барлык процедуралар эшләнде. Массаж ясауны Светлана Ильвина, физиотерапияне 2008нче елдан Гөлйөзем Фалзянова башкарды. Спорт-физик культураны Римма Кашапова алып барды: иртәнге зарядка, Скандинавия йөреше, төрле тренажерлар, массажерлар кулланылды. Сенсорлы бүлмәдә эфир майлары, музыка, комлы терапия, йомшак мендәрчекләр, креслолар бар иде. Залда бильярд өстәле, телевизор торды. Күңел ачуга килгәндә, музыка укытучысы, үзе җырчы, үзе баянчы, аккордеончы Алсу Сәмигуллина төрле концертлар, язучылар белән очрашулар үткәрде. Хезмәт терапиясендә өлкәннәр иҗат белән шөгыльләнде: бәйләде, текте, чикте, кәрзиннәр үрделәр. Ә менә сез әйткән тоз бүлмәсе юк иде. Төрле дәвалау процедуралары: кан басымын үлчәү, укол кадау, гидромассаж – бар да үз вакытында эшләнә иде. Фәрдия Нурислам кызы кедр мичкәләре, тоз бүлмәсе, парк һәм күл ясау турында хыялланды, ләкин үзәкне күптәннән инде финанслау булмады. Спонсорлар юк.

Эльмира Зарипова, сезнең җавабыгызда безнең як өлкәннәренә бик яхшы тәкъдимегез бар: Арчадагы барлык культура-социаль учреждениеләр безгә хезмәт күрсәтә ала икән. Көн дә «энем, утырт» машинасына төялеп, барганда – 100, кайтканда тагын 100 сумыңны түләп, 40 километр ераклыктагы Арчаның «Мәрхәмәтлек үзәге»ндәге 20 урынга исәпләнелгән көндезге тору урынында телетапшырулар һәм фильмнар карарга, китаплар укырга, өстәл уеннары уйнарга, хәтта пластилиннан әвәләп ясау кебек кул эшләрендә катнашырга була икән. Ә дәвалау? Әнә Балтач, Саба районнарына барыгыз, ә безнең районның бер үзәкне тоту мөмкинлеге юкмыни?

«Өмет» тернәкләндерү үзәген ремонтлатып, кабаттан ачу безнең яшьтәге кешеләрнең «гомер озынлыгын арттыру» мөмкинлеге булыр иде. Яңа Кенәр авылында гына да өлкән яшьтәге 700гә якын кеше яши. Ә якын-тирә авылларда күпме? Шулай да, «Мәрхәмәтлелек үзәге»ндәге проблема чишелми калмас. Бу дөньяда зирәк акыллы җитәкчеләр, без сайлаган яхшы депутатлар, игелекле кешеләр бетмәгәндер. Барысы да гади халык өчен бит!

7-8 мең сум пенсия алган кеше санаторийларга йөри алмый. Иң яхшы вариант – үзебездә ял итү һәм дәвалану.

Хөрмәтле министр, акыл белән уйлап эшләсәгез, мондый хәлгә төшмәгән булыр идек. Без дә кешеләр ләбаса!

«Өмет» үзәгендә ял итүчеләр булса, сез дә фикерләрегезне белдерсәгез иде. Безне яклаучылар табылыр.

Арча районы өлкәннәре, сугыш һәм хезмәт, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, инвалидлар –

барлыгы 365 имза

Комментарии