Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

БЕЗ ЯРДӘМГӘ МОХТАҖ...

Миңа 92 яшь инде. Азнакай шәһәрендәге Мәхмүт Хәсәнов урамы, 9нчы йорт, 18нче фатирында малаем белән икәү яшибез, икебез дә чирләп ятабыз. Улыма ике тапкыр инсульт булды. Хәзер рәтләп сөйләшә дә алмый, сүзен аңлавы кыен. Кашыгын тотып ашый, бәдрәфкә дә бара алмый үзе. Менә, 92 яшьлек карчык, мин карыйм аны. Үзем дә көч-хәл белән генә йөрим. Миңа беркетелгән бер социаль хезмәткәр булышырга атнага ике тапкыр килә. Тик ул сәгатьярымга гына килә шул. Кайбер көннәрдә ул чаклы да тормый. Андый аз вакыт эчендә ни генә эшләп өлгереп булсын инде?

Мин – сугыш чоры баласы, шушы илебез, дәүләтебез, дип, гомер буе тир түктем, сәламәтлекне дә кызганмыйча авыр хезмәттә булдым. Хәзер исә, берәүгә дә кирәкмәскә әйләндек инде. Менә картлар көне үтте, анда да ник берсе искә алсын? Бүләк түгел, открытка бирүче дә булмады. Ә ярдәмгә бик мохтаҗ без. Дару да ала алмыйча тилмерәбез бит.

Мәдинә СЕЛИВАНОВА,

Азнакай шәһәре

Әлеге хәлгә аңлатма бирүне сорап, Азнакай муниципаль районы башлыгы белән телефон элемтәсенә чыктык.

– Райондагы барлык өлкәннәргә, бигрәк тә ялгыз яшәүчеләргә, авыруларга игътибар бирергә тырышабыз. Һәрберсе районның социаль яклау хезмәте тарафыннан контрольгә алынган. Бу очракта, Мәдинә ханым Селиванова нигә игътибардан читтә калган, хәзер үк ачыкларбыз һәм сезгә җавап бирербез, – дип ышандырды район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Һәм, дөрестән дә, ярдәмчесе икенче көнне үк шалтыратып, хәлгә ачыклык кертте. Аның сүзләренчә, чынлап та өлкәннәр көне уңаеннан Мәдинә ханымны котлаучы булмаган. Хәзер әлеге кимчелек төзәтелгән. Аннан тыш, борчыган барлык гозерләре язып алынып, аларны үтәү буенча эш алып барыла икән.

– Аерып әйткәндә, кирәкле дарулар белән мөмкин булганча бушлай тәэмин итү мәсьәләсен күтәрдек. Шулай ук, инсульттан соң ятакка беркетелгән улы өчен бушлай памперслар бирү җаен да карыйбыз. Һәм, Мәдинә ханым улы белән фикерләшеп бетеп, төгәл теләген белдергәннән соң, улын йә картлар йортына урнаштырырга, йә махсус кровать алып бирергә ярдәм итәчәкбез, – диде Азнакай районы башлыгы ярдәмчесе.

ТАТАР УГЛЫ ТАТАРМЫН...

Агымдагы елның 15нче октябреннән Русия Федерациясендә халык саны исәбен алу башлана. Хәзерге вакытта илдә татарлар, сан ягыннан, урыслардан кала, икенче урында. Татарстанда исә, халыкның яртысыннан артыгын милләттәшләребез тәшкил итә. Мәскәүнең төп максаты – татарларны төрлечә бүлгәләп, милләттәшләребез санын киметү һәм республикабызны губерня итеп үзгәртү...

Халык санын исәпкә алганда да, милләттәшләребезнең берничә төркемгә бүленүе күздә тотылганга күрә, ата-аналарның бик игътибарлы булуы кирәк. Татар балаларының күбесе урыс мәктәпләрендә укый. Туган телен начар белгәнлектән, аларны урыс дип яздыру бик мөмкин. Урыс белән татардан торган катнаш никахлы гаиләләрдә дә андый проблема туу куркынычы зур. Чөнки күпчелек очракта балалар урыс мохитендә тәрбияләнә.

Үзебезнең татар икәнлегебезне онытмасак иде! Бу уңайдан атаклы шагыйребез Дәрдемәндның шигъри юлларын китерү урынлы булыр:

Татарлыктан татар һич гъәр итәрме,

Кеше үз исмене инкяр итәрме.

Татарлыкта татар углы татармын

Татар түгел димә-башың ватармын!

Олы ихтирам белән, Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ХАЛИТ ХӘЗРӘТКӘ РӘХМӘТЕБЕЗНЕ БЕЛДЕРӘБЕЗ!

Төрле мәҗлесләрдә вакытта, ара-тирә муллалардан зарланган очракларны да ишетергә туры килә. Янәсе кайберләре җәмәгатьчелек фикеренә колак салмый, үз тәртибен кертә, сәдакаларның да күләмен үзе билгеләп куя... Әйе, кызганычка каршы, сирәк булса да, андый очраклар турында сүзләрнең урынлы булуы белән килешәм. Тик, алардан чыгып, бөтен муллаларга карата тискәре фикер тудырырга ярамый. Шөкер, күпчелеге ихлас, эчкерсез, гадел. Шундыйларның берсе – Башкортстандагы Нефтекама шәһәрендә яшәүче Халит хәзрәт. Шушы көннәрдә иремнең апасы коронавирус белән чирләп вафат булды. Авыру сәбәпле, җирләргә без дә бара алмадык. Себер ягында яшәүче улы Альбертка берүзенә әнисен соңгы юлга озатуны оештырырга туры килде. Урыс мохитендә яшәгән Альберт әнисен мөсельманча җирләү өчен, эшне нидән башларга да белмичә, аптырап калган булган. Шул вакытта Халит хәзрәт барысын да үзе башлап йөреп, мәрхүмәне ислам дине шартларына туры китереп җирләүне оештырган. Борчылма, өчесен, җидесен, кырыгын да үзем укырмын, сорауларың булса, теләсә кайчан шалтырат, дип Альбертка телефон номерын биргән. Шул чаклы изге җанлы кешене күргәнем юк иде, аның белән аралашкач, күңелдә җиңел булып кала, бик зур рәхмәт аңа, ди Альбертыбыз. Мин дә әлеге теләкләргә кушылып, барлык туганнарыбыз исеменнән Халит хәзрәткә чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

КОМПЬЮТЕР ТОМОГРАФИЯСЕН ҺАМАН ЭШЛӘТМИЛӘР

Бу коронавирус чире һич бетәргә җыенмый. Киресенчә, безнең Азнакай районында да аның белән чирләүчеләр арта гына бара. Тик үпкәләрне компьютер томографиясендә (КТ) тикшертү өчен, шәһәребездә мөмкинлек юк. Халык КТ үтәргә Бөгелмәгә, Әлмәткә йөрергә мәҗбүр. Ә бит ишетеп белүебезчә, компьютер томографиясе җиһазы инде әллә кайчан алынган. Нигәдер шуны һаман эшләтмиләр.

Исемем редакция өчен генә,

Азнакай районыннан

Әлеге хәл буенча Азнкай Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илдар Шиһапов болай аңлатты:

– Дөрестән дә, Азнакай районына дип, инвестор компьютер томографиясе җиһазын ел башында ук сатып алды. Ул хәзерге вакытта инвесторның Чаллы шәһәрендәге складында саклана. Ә без, инвестор белән бергәләп, әлеге җиһазны Үзәк район хастаханәсендә урнаштыру һәм эшләтеп җибәрү өчен рөхсәт бирә торган документлар артыннан чабабыз һаман. Алар гаять күп төрле. Шәхси эшмәкәр дәүләт учреждениесендә җиһаз урнаштырыласы бүлмәне арендага алу турында килешү төзергә, аның медицина эшчәнлеге алып барырга лицензиясе булырга тиеш. Аннан тыш, компьютер томографиясе радионурланыш таратучы объект буларак, өстәмә таләпләр шактый. Хәзер шулар буенча рөхсәт кәгазьләрен туплап бетереп киләбез. Шул ук вакытта, җиһаз урнаштырыласы бүлмәгә ремонт та тәмамлану алдында. Инде барысы да уңышлы килеп чыкканда, ел азагында Азнакай Үзәк район хастаханәсендә дә компьютер томографиясе эшли башлар дип ышанам.

 

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер– тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239– 03– 53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927– 039– 03– 53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии