Татар үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?

Татар үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?

Менә 20 елдан артык инде октябрь аенда ханлыгын басып алганда шәһит киткән милләттәшләребезне искә алабыз. Һәр елны активистлары Ирек мәйданына митингка җыела, аннан халык Сөембикә манарасына юнәлә һәм мәрхүмнәр рухына дога кыла. Быелгы дә елдагыча барды. Сәгать иртәнге ун тулганда мәйданга кешеләр агыла башлаган иде. Шул исәптән, хокук саклау органнары вәкилләре дә. Шуны да искәртергә кирәктер, хокук саклаучылар саны ел саен арта бара, ә митингка җыелучылар, киресенчә, кими генә. Кайбер интернет чыганакларда, быелгы Хәтер көненә 500ләп кеше җыелган, диелгән. Мин халыкны берәмләп санап йөрмәдем. Тик шуны әйтергә кирәк, митингтагыларның 50 %ын Уфадан килгән активистлар, калган 30%ын – журналистлар, алардан да калганнарын олы яшьтәге кешеләр һәм хокук саклаучылар тәшкил итте. Моны, әлбәттә инде, дип атавы кыен. Чөнки 41 көн һәм төн дәвамында батырлык күрсәткән, туган нигезләре, дине, милләте өчен һәлак булган татарларны бу рәвешле генә искә алу хурлык! «Суверен дәүләтле» халкының ял көне булганга гына, өйләреннән чыкмыйча ялкауланып ятулары күңелгә тия, әлбәттә. Узган елларда җыелган өлкәннәрнең кайберләре инде митингларга йөрерлек түгел. Ә аларның оныкларының күбесе азатлыгы, теле өчен көрәшүне генә түгел, ә татарча сөйләшә дә белми бит. Хәтер көнендә дә халык арасында, башларына «Азатлык» дип язылган яшел тасма бәйләгән, 10-12 яшьләр тирәсендәге 3-4 малай куыш уйнап йөрде. Әби-бабалары белән нинди телдә сөйләшәләрдер, әмма уйнаганда, бер-берсенә урысча эндәшәләр иде бу балалар. Әгәр дә балаларыбызны маңкорт итеп тәрбиялибез икән, халыкны җыеп, бер-береңне макташа-макташа, «Бердәмлек!», «Азатлык!» дип кычкырудан ни файда?! Ике-өч яшь егет сәхнәгә менеп, үзләренең ялкынлы шигырьләрен укудан гына бу урыслашкан балалар телен өйрәнә башлар дигән нәтиҗә ясавы кыен. Телне өйрәнүне, тәрбия эшләрен хәзер күп ата-аналар мәктәпкә аударып калдыра. Бу һич кенә дә дөрес түгел, минемчә. Мәктәп, укытучы белем бирергә, кешене тәртипле булырга өйрәтергә тиеш. Ә телен, милли гореф-гадәтләрне бала гаиләдә ала, иманга, милли җанлы булырга аны әби-бабасы өйрәтә. Университетта безнең ике укытучы бар иде. Берсе – яшь, икенчесе инде – җитмештән узган карт профессор. Икесе дә дәрес саен диярлек безне, авылдан килгән, чеп-чи балаларын милли җанлы булырга, татарча «сөйләшергә» өйрәтәләр иде. Яшь укытучыбыз – дини кеше, гаиләсе дә шундый, балаларын да шулай итеп тәрбияләргә тырыша. Әмма аның милли җанлы булуы шул аудитория кысаларында һәм гаиләсендә генә чагыла. Мин аның бер тапкыр да Хәтер көнендә булуын, бер генә тапкыр да милли азатлык, теленең үсеше өчен эшләнгән тырнак кадәр дә эшен хәтерләмим. Профессор исә аннан да «миллирәк» иде. Дәреснең башыннан ахырына кадәр һәр әйткән сүзебезгә бәйләнеп, үзенчә төзәткән булып, шуңардан тәм табып яши иде бугай ул. Газеталарга төрле мәкаләләр яза, теленә бәйле китаплар чыгара… ә үзенең оныклары урысча сөйләшә! Тырнак астыннан кер эзләп, теленнән имтиханнарын «4»кә, «5»кә биргән студентларга бәйләнеп утырмыйча, гаиләдәгеләренә телнең асылын өйрәтсә, профессорыбыз «ак сакаллы карт» булыр иде! Аның милли җанлы булуына без дә инаныр идек, милләткә дә файда күбрәк килер иде. Без бер-беребезне макташып, беребезгә беребез ялагайланып, ә арттан гайбәт чәйнәшеп утырганда, урысныкы адымнар белән килгән мирасыбызны да тартып алып китә. Материал байлыкларыбыз да Мәскәүгә «оча», рухи мирасыбыз да эреп юкка чыга бара. Шуңа бер мисал. Менә ничә ел инде мәктәптәге чыгарылыш укучыларын БДИ белән интектерәләр. Янәсе, илдәге ришвәтчелекнең тамырына балта чабалар, имеш, коррупцияне юкка чыгаралар. Акча белән бәйләнгән җинаятьчелек бездә беркайчан да бетми һәм бетмәячәк тә. Хуш, монысы икенче мәсьәлә. БДИны балалары да телендә бирергә мәҗбүр. Ә без һаман тик ятабыз, һаман селкенергә дә уйламыйбыз! теле республикада төп тел була торып һаман да урамдагы элмә такталарга инглизчә, урысча сырлыйбыз. телендә элмә такта эшләнелә икән, ул һичшиксез, «чыктым аркылы күпер» итеп языла. Бу бит безнең ваемсызлыгыбыз, йөрәгебезгә мүк үскәнгә эшләнелә торган эшләр.

Изображение удалено.

Темадан артык читкә киттем бугай, сүз башым Хәтер көненә багышланган пикет иде бит. Татар халкы дип янып-көеп йөргән бердәнбер хатын-кыз Фәүзия апа Бәйрәмовадыр, мөгаен. Ул үзенең кыйбласына, милләтенә тугры калып, нинди генә кыенлыклар күрмәгән кеше. Эзәрлекләүләргә дә дучар булган, төрмәгә дә эләккән, башка кыенлыклар да күргән. Хәтерем ялгышмаса, 2009 елда, хокук саклаучылар аңа Яр Чаллы шәһәреннән Казанга, Хәтер көненә килүне тыйганнар да иде. Моңа карап кына ул үзенең милли хәрәкәтен туктатмады. Быелгы Хәтер көнендә яңгыраган чыгышлардан да аныкын иң мәгънәлеседер дип таптым. Казанны саклап сугышучыларны гына түгел, ә милләт өчен көрәшкән хатын-кызларыбыз: Мөхлисә Бубый, Исәнбикә Байрасова кебек шәхесләрне дә искә алды. Без ханлык өчен башын салганнарны гына түгел, ә милләт өчен тир түккән, һәлак булган башка шәхесләрне дә онытмаса тиеш, монысы хак.

«Аерылганны – аю ашар, бүленгәнне – бүре ашар», ди халык мәкале. Безнең милләтнең исә бердәм булганы юктыр да. Мин моны митингка килүчеләрнең саны аз булганнан чыгып кына әйтмим. Менә ничә ел инде Хәтер көненең төгәл датасын билгели алмый интегәләр. Урыслар «ишетсә», эчләре катып үләрләр иде. Ә, бәлки: «Безгә эш азрак калды, араларында коткы таратмасаң да, берсен-берсе ашарга риза болар», – дип сөенерләр генә. Бу датаны кайсы 12се ди, кайсы 15е, ә бер елны Хәтер көне 10 октябрьдә дә билгеләп үтелгән иде хәтта. Быел да егермеләп кеше 12 октябрь көнне дивары янына җыелып, дога кылды. Моның мин бер начарлыгын да күрмим, әлбәттә, мәрхүмнәрнең рухына дога кылу гаеп эш түгел. Тик халыкның шул кадәр аерылуы, бердәм булмавы гына уйга калдыра. Бу хакта интернетта да бәхәсләр бара. Кайбер фикерләрне җиткерәсем килә.

Изображение удалено.

Татар малай: «Ике татар яки үзен болгар дип атап йөртүчеләр булган җирдә, Шайтаннан да уздырганрак өченче милләттәшебез үзебезгә каршы сугышмаган булса, без бүген үзебезнең мөстәкыйль дәүләтебездә тыныч кына яшәгән булыр идек, мөгаен. Әмма без Өммәт һәм Милләт буларак әле һаман да таркалабыз. Хикмәт бу көнне 12се яки 15е көнне уздырудамы, әллә шушы – таңы атмаган көн уңаеннан тәүбә-истигъфарга бердәм булып килүебездәме?
Ханлык хакыйкатьтә МӨСЕЛМАН ДӘҮЛӘТЕ иде ич. Бәс, шулай булды исә, бу көнне, гомумән, һиҗри дәверлеккә (календарьга) нигезләнеп үткәрү мантыйкка күпкә якынрак тора, ләбаса. «КАЗАН ХАНЛЫГЫН ИСКӘ АЛУНЫ» һиҗри дәверлек буенча 959нчы елның 13нче шәүвәл көненә тәгаенләү кирәк. Менә монысы төгәл дата».

Чын татар: «Адашмагыз инде ике каен арасында, хөрмәтле галим әфәнделәр! Ничә елдан бирле уртак бер фикергә килеп «Хәтер көнен» билгеләгез инде! 12се көнне – бер төркем, 15е көнне икенче төркем җыелып, урысны көлдермик инде үзебездән.» (Фикерләр «Матбугат. ру» сайтыннан алынды. Мин бер генә сүзне дә үзгәртеп бирмәдем, укучылар үзләре нәтиҗә ясасыннар.)

Безнең тынычлыгыбыз, бәйсезлегебез, дәүләтебез өчен көрәшкән бабаларыбыз бүгенге татарларның хәлен күз алларына китерсәләр, һәлак булуларына шатланып туя алмаслар иде, мөгаен. Җыенга түрәләр, җитәкчеләр, дәүләт эшлеклеләре дә чакырулы булган. Тик алар Хәтер көненә килеп йөрүне кирәк дип тапмаганнар, күрәсең. Килгәннәре дә кесәләрен кулга тыгып йөрүдән узмады, бер төркемгә җыйналып, тик гайбәт сатып тордылар шунда. Ә бит бу эшне нәкъ менә җитәкчеләр башлап йөрергә тиеш.

Хәтерне бу рәвешле генә яңартудан ничә мыскал файда бар икән? Кесә эченнән йодрык селкеп, Хәтер көнен телевизор экраннарыннан гына карап утырсак, алдагы 15-20 елда милләтебезне дә, динебезне дә, телебезне дә үзебез үк җирләячәкбез.

.

Татар үлгәнме, әллә йоклаган гынамы? , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии