Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка ачык хат

Авылыбыз Утыз Имәнгә 14нче сентябрьдә үтәчәк сайлаулар алды җыенына районыбыз җитәкчелегеннән башлык урынбасары, муниципалитет юристы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармагы җитәкчесе килгәннәр иде. Җыенда авыл җирлеге башлыгы бу елда эшләнгән эшләргә хисап бирде, су, чүп өчен түләмәүчеләр исемлеген барлап чыкты һәм: «Кемдә сораулар бар?» – дип, чыгышын тәмамлады. Бу исемлектә мин дә булганга күрә, чыгышымны әйтелгән юнәлештә башлап җибәрдем: «Эчә торган суларыбыз начар. Нигә суларның сыйфатын яхшырту хакында берни дә эшләнми? Нигә су бәяләрен район хакимияте үзе куя? Хакимият белән суга килешүләр юк. Үз суларыбызны кыйммәт бәядән сатып бирәләр. 

Авылда хөкүмәтнең 2023нче елның 1нче мартында чыккан чүп реформасына кагылышлы өстәмә карары таләпләре үтәлми. Чүп контейнерлары юк, хәтта бушлай бирелергә тиешле пакетлар да бирелми». Су һәм чүп җыю хакында әйтер сүзләрем байтак иде. Авыл җирлеге башлыгы бу дәлилләргә каршы бер сүз дә әйтә алмагач: «Җитәр, күп сөйлисең, чыгышыңны туктат. Җыен регламентын бозасың», – дип, миңа җикеренергә тотынды. Эшләр сүз көрәштерүгә, бәхәсләшүгә күчте. Миңа җыенда әйтәсе сүземне тәмамларга ирек бирмәде һәм полиция хезмәткәрләренә мине җыеннан чыгарып җибәрергә әмер бирде. Миңа, авыл контроле вәкиленә, 77 яшьтәге олы кешегә өч полиция хезмәткәре ябырылды һәм алар мине идәнгә егып салып, җыен залыннан сөйрәп алып чыгып киттеләр. Бу затсыз, оятсыз рәвештә миңа каршы көч куллану законнарның бернинди рамкасына да сыймый. Бу гауга миңа каршы махсус эшләнелде. Чөнки быел еллык хисап бирү җыелышында Главабыз алдында да су һәм чүп мәсьәләләрен күтәргән идем. Дөреслекне, гаделлекне табуда башка чарам калмагач: «Су, үзара салым һәм чүп өчен түләмим. Бойкот игълан итәм!» – дип әйтергә мәҗбүр булдым. Авыл халкы җыеннарда тәнкыйть белән чыгыш ясарга курка, артык сак кылана, күршесе әйткәнне көтә. Халыкны төрле алымнар кулланып, телсез уҗым бозавына әйләндереп бетерделәр. 

Рөстәм Нургали улы! Мин – хәрби, принциплы кеше. Авыл халкы контроле вәкиле буларак, үз вазыйфамны үтәргә тырышам. Тик тырышлыгыма гел киртә куялар. Чөнки Чирмешәндә бардак. Район хакимияте эшчәнлегендә бераз тәртип салып, намуссыз, фикерләү дәрәҗәләре чамалы булган җитәкчеләргә башка эш урыннары эзләргә тәкъдим итсәгез иде. 

Самат РИЗВАНОВ, 

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии