Килмәгән гәҗитне ничек эзләп табасы?

Килмәгән гәҗитне ничек эзләп табасы?

Ике ай элек мин «Безнең гәҗит»тә басылган «Сугыш чоры балалары турында»гы язмага карата (№ 4 апрель, 2025 ел) үз фикеремне язып җибәргән идем. Сез ул газетада сугыш чоры балаларына илтифат күрсәтүче төбәкләр исемлеген бастыргансыз. Тәртип буенча, 29, 30нчы саннарда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсен күрсәткәнсез. «Айлык өстәмә түләүләр 1 мең сумнан 7 мең сумга чаклы. 9 Майга бер тапкыр түләнә торганы да бар. Монысы 5 мең сумга кадәр», – дип язгансыз. Мин Мәскәү янында 57 ел яшим. Танышларым да күп. Алар хәзер 80 белән 90 яшь арасындагы кешеләр. Әмма берсенә дә бер тиен дә өстәмә түләү юк. Статус бар, таныклык һәм медаль генә бар. Мин зарланмыйм. Балаларым исән-сау булсын, илләр тыныч булсын, ач итмәсләр. 

Без яшь вакытта (хәзер дә) газеталарда язылганга бик ышана идек. Һәр газетаны вакытында ала идек. Ә хәзер? Мин моның сәбәбен һич аңламыйм: апрель саны соңга калып булса да, килде, укыдым. Әйткәнемчә, фикеремне язып җибәрдем. Май саны да вакытында килде. Әмма күпме көтсәм дә, июнь саны килмәде. Ниһаять, июль аенда июль саны (№7) килде. Безнең почтада танышлар эшли, анда газеталар югалмый. «Акчарлак», «Юлдаш», «Сөембикә», «Чаян» вакытында килеп бара. «Сөембикә»нең генә беренче номеры килмәде. Улым Россия почтасы белән элемтәгә керде. Ләкин файдасыз. Менә инде өч көн буе газетаның 7нче битендә күрсәтелгән номерга шалтыратам. «Алло, вам кого?» – диләр дә, телефонны өзәләр. Яки: «Абонент разговаривает по другой линии, ждите», – диләр. Аны күпме акчаң бар, шуның кадәр көтәргә мөмкин, җавап кына юк. 

2024нче елда авылдашым, сабакташым Рүзәл Юсуповның телебезне саклау, матур һәм дөрес сөйләшү турында мәкаләләре гел басылып килсә дә, укымыйлар, ахрысы. Казанда татарча сөйләшмиләр. Мәкаләләре, өзекләр, биографик мәгълүматлары даими басыла. Узган еллардагысын да, быелгыларын да укып бардым. Авылдашым (Кышкар мәчетендә 7 еллык белем алдык) Рүзәл белән горурланам, хөрмәтем зур. Гомумән, Юсуповлар нәселе бик укымышлы, тәртипле иделәр. Абыйлары Равил, Наил дә, энесе Әнәс тә (энеләре Мөнирне генә белмим) белемлеләр, тырышлар булды. Рүзәл «Казан артында бар бер авыл, Кышкар диләр» дигән китапны әзерләү, бастыруга керткән зур өлеше өчен генә булса да безнең хөрмәтебезгә бик лаек кеше. 

«Безнең гәҗит»не күптән алдырам. Аны Яңа Кишет мәктәбендә бергә укыткан авылдашым, хезмәттәшем Илсөя Батталова бик яратып, мактап (ул да ике ел инде мәрхүмә), тәкъдим итте. «Көтеп алам, языл, үкенмәссең», – диде. Хәзер «Безнең гәҗит» бераз үзгәрде диясем килә. «Табигать дәвалый», «Сәламәт булыйм дисәң», «Тормыш сулышы», «Авылым мәзәкләре», «Бакчачы почмагы», «Иманга юл» сәхифәләрендә чыккан язмаларны яратып укыйм, кабат-кабат укыган вакытларым да бар. Яшьтәшләрем язмалары игътибар үзәгендә. Ә менә моннан 12-15 ел элек басылган язмаларны кабаттан бастыру кирәкме икән? 

«Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахмановка кабат-кабат шалтыратып та сөйләшә алмагач, хат язарга мәҗбүрмен. Казанда газета ай башында чыгып, дүрт көн эчендә укучыларына җиткерелгәч, Мәскәү ерак түгел, тагын бер атнадан килеп җитәргә тиештер бит? Өметләнеп көттем. Бәйрәм көннәре булгач, тоткарланадыр, дидем. Өметләрем акланмады: 7нче сан килде, 6нчысы – юк. Газета безнең өчен яңалыклар гына түгел, аралашу-сөйләшү чарасы да. Яшьләр газетаны укымыйлар. Ничә еллар «татар теле бетә» дип, матбугат чаралары биздереп бетерде. Бетә торган тел кемгә кирәк. Мәрхүм Фәндәс Сафиуллин әйтмешли, балаларга кухня теле өчен 200 сүз җитә, алар шул дәрәҗәдә генә беләләр дә. Минем белән кызым татарча бик сөйләшмәсә дә, хәзрәт белән аннан остарак сөйләшкәч, аптырап калдым. Хәзрәт: «Минем белән урысча сөйләшкәне юк», – ди. Татар теле бетә дип чаң кагасы юк. Бетермәгез! Ихтыяҗ булса, сөйләшәләр, өйрәнәләр. 

Сүзем югалган гәҗит турында иде бит. Кайда югалганын кем белә? Без, гади укучылар, аны ничек белә алабыз? Сораулар, фикерләр күп, газета юк.

Асия ВӘЛИУЛЛИНА,

Мәскәү өлкәсе, Селятино бистәсе

Сезнең кайтаваз мәкаләгез Сезгә килмәгән июнь санында чыкты.

Газетаның югалуы турындагы хәбәрләр бик күп, минем инде кат-кат аңлатканым бар. Редакция газетаны дүшәмбе кичендә нәшриятка тапшыра, аннан ул почтага чәршәмбе китерелә, ә пәнҗешәмбе (бу һәр айның беренче пәнҗешәмбесе) почта аны укучыларга таратырга тиеш. Газета югалганга редакцияне түгел, почтаны гаепләргә, сезгә хезмәт күрсәтә торган почта бүлекчәсеннән таптырырга кирәк. Редакция газетаны өләшми, килешү нигезендә почтага тапшыра. Ә почта шушы хезмәте өчен сез түләгән абунәче акчасының яртысыннан күбрәген үзенә алып кала, әнә шул сезгә китерелмәгән газета өчен дә хәтта. Килмәгән газета үзәктән соратып алынырга, китертелергә тиеш. Инде почтада эзләмәсәләр, хаталарын төзәтмәсәләр, редакциягә шалтыратырга. Шалтыратканда шул почтаның телефон номерын әзерләп куюыгыз мөһим. Редакциядә адресларын барлап, телефоннарны эзләп утырырга мөмкинлек юк. 

Инде элемтәгә килгәндә, чынлап та шалтыратып булмый, дип зарлануларны еш ишетәм. Элемтәләр бик начарайды. Интернет томаланса да, шалтырату өчен элемтә булырга тиеш тә бит... Редакция хәзер телефон операторларын өйрәнә, кайсы сыйфатлы элемтә тәкъдим итә, шуңа күчәргә җыена. Хәзергә сабырлык белән шалтыраткалап торырга гына кала. Иң яхшысы, ватсапка язу яки сүзеңне җиткерү. Ул югалмый. 

 

 

ИСРАФ БИК КҮП

5нче августта «Туган җир» тапшыруында Мөслим районын күрсәттеләр. Бик бирелеп тыңладым. Юкса, районыбызда кулланучылар җәмгыяте булуын белми үләсе булганмын бит. Мин үзем йон-тиреләр җыелмауга борчылып бик күп түрәләргә, депутатларга мөрәҗәгать иткәнем булды. Гәҗитләргә күп яздым. Бик күптәннән инде берәү килеп җыеп йөрде, килосын 15 сумнан, 24нче елда Мөслимнән җыеп киттеләр, ләкин 15 сум түгел иде. Тагын киләм дигән иде, әле күренми. Мин авыл башында гына торам, белер идем. Күп сарыклар асрадым. Тиреләрен күмәргә туры килде. Монысын инде авыл кешесен мыскыл итү дип кабул итәм. СССР вакытында 2–3 тире сатсаң, никадәр акча керә иде... Дин буенча да исраф – гөнаһ. Менә мин күпме гөнаһ җыйдым тирене ташлап. Без кечкенә чакта ниләр генә җыймыйлар, бер нәрсә дә әрәм булмый иде бит. Чүпрәк, сөяк, шешә саткан акчага мәктәпкә китаплар ала идек. Хәзер дөнья тулган шешә. Без сугыш чоры балалары, бик интегеп үстек, шуңа әйбер кадерен беләбез. 

Мөслим складлары йон белән тулган икән. Кулланучылар җәмгыяте рәисе Нияз Габдрахманов бик матур итеп сөйләде. Район эчендә ишетелмәгән, күрелмәгән әйберләрне Казаннан телевизор аша күрдек. «Туган җир» күрсәтмәсә, әле дә белми калыр идем. «Туган җир» тапшыруын әзерләүчеләргә исәнлек-саулык теләп калам. 

Ветераннар советы рәисе Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы Исәнсеф авылы

 

 

 

***

Укучыларыбыздан менә шундый мөрәҗәгатьләр кабул итеп алдык. Бүген җавап булмаса, димәк аларга җавапны киләсе саннан укырга мөмкин булачак. 

Шалтыратулар, хәбәрләр даими кабул ителә. 

Газетабыз һәр айның беренче атнасында укучыларына барып ирешергә тиеш. Сорауларыгыз, зарларыгыз һәм фикер-тәкъдимнәрегез булса, шалтырату һәм ватсап хәбәрләр өчен редакциябезнең телефоны: 8-927-043-76-43. 

Мөрәҗәгатьләрне Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ кабул итеп алды

Комментарии