- 19.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №37 (18 сентябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Инде ярты гасырдан артык тарихы, бай традицияләре, киң үсеш алган инфраструктурасы булган районнарга да бүген яшәү җиңелләрдән түгел. Ә менә үз биографияләрен ике дистә еллар элек кенә буш кырда казык кагып диярлек башлаган Теләче кебек яшь районнар ничек яши? Көн саен үзгәреп торган базар икътисады давылына бирешмичә алар ничек көн күрә? Сорауларымны «күтәреп» юлга чыктым.
Теләчене «башка чыккан» районнар арасында иң уңышлы эшләүче дияргә була. Сер түгел, бүген күп урыннарда инвесторлар, фермерлар эшчәнлеге мактанырлык түгел. Авыллар таралып ята. Инде шәхси хуҗалыкларда да мал асрау зур тизлек белән кими. Көтү чыкмаган, көтүгә маллар куа алмаган авыллар бүген Татарстанда да бихисап. Чөнки маллар шәхси утарда да бик аз. Аны асрау отышлы түгел. Терлек азыгын биш бәясенә сатып аласы, хәтта саламы гына да алтын хакына төшә… Ә менә Теләчедә хәл үзгә. Мал санын арттыру өчен ниләр генә эшләнми?! Ул гына да түгел, районда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә эшләүче фанатлар да бар. Ә хакимияттә фанатларның кирәклеген, аларның файдасын бик яхшы аңлыйлар… Бу язма шул хакта.
СЫЕР – СТРАТЕГИК КОРАЛ
Теләче районының 48770 гектар тирәсе сөрү җирләре бар. Аның яртысын диярлек Теләчедәге зур инвестор «Вамин»ның «Вамин Теләче» агрофирмасы эшкәртә. Җирләрнең 30%ында «Алан», «Игенче», «Максабаш», «Тукаш» кебек 7 традицион хуҗалык эшчәнлек алып бара. Ә 5%ы исә фермер хуҗалыкларына бүлеп бирелгән.
Узган ел авыл хезмәтчәннәре өчен җиңелләрдән булмады. Корылык игенчелеккә дә, терлекчелеккә дә шактый зыян китерде. Шуңа да карамастан, теләчелеләр 1,2 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә ирештеләр. Кырлардан 40,4 мең тонна уңыш җыеп алынды. Бу 2011нче елгы күрсәткечнең 53%ын тәшкил итә. Югыйсә, өметләр зурдан иде. Корылык аны челпәрәмә китерде. Шуңа да хәзер район хакимияте алга таба игенчелектә табигать шартларына бәйлелекне мөмкин кадәр киметү юлларын эзли.
Моның өчен үсемчелектә культураларны сайлап игү системасын кертү, чәчү әйләнешен һәм җитештерү технологияләрен яраклаштырып үзгәртү буенча эзләнүләр алып барыла.
Район хакимияте башлыгы Илдус Зарипов фикеренчә, бүген аеруча көн үзәге мәсьәләсе булып барлык хуҗалыкларда да терлекләрнең баш санын саклап калу тора.
– Сыер – стратегик хайван һәм аның бер башка гына кимүе дә безнең өчен гадәттән тыш булырга тиеш! – ди ул.
Нәкъ менә моны булдырмас өчен 2013нче ел авыл хуҗалыгын, фермерлык хәрәкәтен һәм шәхси хуҗалыкларны үстерү елы дип игълан ителгән дә инде. Аның кысаларында фермерларга ярдәм итү буенча программалар төзелгән. Мәсәлән, әгәр дә фермер сөт сыерлары өчен 100 башка исәпләгән торак төзи икән, аңа районнан 20 баш тана бушлай бирелә. Торак 50 башка исәпләнсә – 10, ә 25 башка 5 тана бирелә.
Олы Мишәдән Ленар һәм Айсинә Гыйниятуллиналарның гаилә фермасы – шундый ярдәм алган хуҗалыкларның берсе. 2009нчы елда гына эшли башлаган бу шәхси ферма бүген инде аягында нык басып тора. Гыйниятуллиннарның 26 баш савым сыерлары бар. Алар өчен бөтен таләпләргә дә җавап бирә торган югары технологияле торак төзелгән. Хәтта савылган сөтне саклар өчен суыткычка кадәр бар. Өч кешелек коллектив көн саен 500 килограммнан күбрәк сөт җитештерә. Әле аны күрше-тирә йортлардан да җыеп саталар.
– Районның даими ярдәмен тоеп эшлибез, – ди Айсинә үзе.
Районнан бушлай тана бирелгән мондый хуҗалыклар инде байтак.
Дөрестән дә шәхси хуҗалыкларда сөт җитештерүне арттыру максатында район үз ярдәмен кызганмый. Әйтик, 3 һәм аннан да күбрәк сыер асраучы гаиләләргә сыер саву аппаратлары өләшәләр. Бүген инде 70тән артык гаилә шундый аппаратларга ия булган. Мондый ярдәмнең нәтиҗәсе дә сизелә. Соңгы вакытта районда шәхси ихатада күпләп сыер асрарга теләүчеләр саны арткан.
САРЫКЧЫЛЫК ЯҢАДАН ТОРГЫЗЫЛА
Теләче районында фермерлар сөтчелек тармагында гына түгел сарыкчылык, үгезләр асрау буенча да уңышлы эш алып бара. Әле төзелеп кенә ятучылары да бар. Районда хәтта экзотик тәвә кошлары да үстерәләр. Бер фермер французлар ысулы белән үрдәкләр үрчетә. Ә кемдер бәрәңге игүне кулай күрә. Район аларга да ярдәм итә. Дөрес, акчалата ярдәм әлегә сөтчелек тармагында эшләүчеләргә генә. Бүтән фермерларга исә көндәлек тормышта кайсына төзелеш материаллары белән булышалар, кемгәдер юл салып бирәләр. Ә менә Тактамыштан Гайфуллиннарның гаилә фермасына исә 150 мең сумга скважина бораулаганнар. Моның ише ярдәм даими күрсәтелә.
Сарыкчылык дигәннән, Теләчедә хәзер күпләр сарык асрауны хуп күрә. Бер ел элек бу эшкә Әкрам Сәләхов гаиләсе дә алынган. Сер түгел, соңгы елларда сарыкчылык әллә ни табышлы тармак саналмады. Ул инде тәмам бетү хәленә җиткән иде. Һәм менә хәзер аның яңадан торгызылуына өмет бар. Һәрхәлдә Сәләхиевлар гаиләсе мисалында бу ачык күренә. Әкрам Сәләхиев улы Азат белән бергә ярым өркәчле алтмыштан артык сарык сатып алганнар. Киләчәктә аларның баш санын тагын да арттырырга исәплиләр. Дөрес, әлегә табыш алай зур түгел. Көндәлек ихтыяҗны капларга үзләре ясаган шәхси пилорам ярдәм итә. Анда халыктан алган вак-төяк заказларны үтиләр. Ферма биналарын төзегәндә дә башлыча үзләре ярдырган такталар кулланыла.
Кыскасы, Теләчедә кече бизнес белән шөгыльләнүче фермерлар артканнан арта бара. Әйтергә кирәк, бу нәкъ менә район авыл хуҗалыгында эшмәкәрлек тармагы – шәхси хуҗалыкларны, гаилә фермаларын үстерү буенча кабул ителгән махсус программалар нәтиҗәсе. Әлеге программаларда катнашып, үз фермаларын булдырган гаиләләр саны инде утызга якын. Тагын 15тән артык кеше аңа катнашырга теләк белдергән.
ИНВЕСТОРЛАРНЫҢ ТӨП КӨНДӘШЕ
Инде әйткәнебезчә, Теләчедә сөрү җирләренең яртысын диярлек «Вамин Теләче» агрофермасы эшкәртә. Әлбәттә, аның техникасы да күп, акчага да артык зур кытлык кичерми. Ни дисәң дә, инвестор!
Ләкин районның традицион хуҗалыклары да төшеп калганнардан түгел. Мәсәлән «Алан» ширкәте елның елында лидерлар рәтендә. Гәрчә ул хуҗалык эшчәнлеге буенча элекке колхозлардан әллә ни аерылып тормаса да.
Хуҗалыкның 4870 гектар сөрү җирләре бар. Аның 2070 гектарында бөртекле культуралар игелә. Калганы башлыча терлек азыгы җитештерү максатында кулланыла. Чөнки биредә 2030 баш мөгезле эре терлек асрала. Алардан 600 башы савым сыерлары. «Алан» хуҗалыгы җитәкчесе Хәбир Фәсхетдинов сүзләренә караганда, бүген авылның төп яшәү чыганагы – сөт. Элегрәк иттән дә табыш алганнар. Тик соңгы вакытта әлеге тармак зыянга эшли. Чөнки иткә бәяләр бик нык түбәнәйде. Нәтиҗәдә, хуҗалык быел ит сатудан гына да узган ел белән чагыштырганда 4 млн. сум акчасын югалткан. Ә менә сөт тармагыннан, киресенчә, узган ел белән чагыштырганда 3 млн. сум акча күбрәк кергән. Хуҗалык даими рәвештә көн саен 10-11 тонна сөт сата. Бу аңа халыкка хезмәт хакларын вакытында түләргә дә, хуҗалыкны яңартырга һәм әҗәтләрне капларга да мөмкинлек бирә.
«Алан» элиталы орлык җитештерүчеләр ассоциациясенә керә. Бу тармак та аңа шактый гына табыш китерә. Мәсәлән, быел яз көне генә дә биредә орлык сатып 4 млн. сум тирәсе акча эшләгәннәр. Хуҗалыкның игенчелектә дә күрсәткечләре начар түгел. Тик менә быел һава шартларының уңайсыз килүе генә бераз тез астына суккан. Әйтик, узган ел биредә 65 мең цетнер уңыш җыеп алган булсалар, агымдагы елда ул нибары 35 кенә мең. Ә бит терлекчелек өчен елына 22 мең центнер тирәсе фураж гына кирәк. Халыкка да ашлыгын өләшмичә булмый. Шуңа күрә җитәкченең максаты – фураж куллануны мөмкин кадәр киметү юлларын эзләү. Моның өчен ул күрше Мари республикасына механизаторлар җибәреп, анда 6 мең тонна югары сыйфатлы сенаж салдырган.
Кыскасы, бүген «Алан» хуҗалыгы көндәлек мәшәкатьләр белән яши. Ни генә булмасын, Хәбир Фәсхетдинов фикеренчә, авылларның киләчәген инвесторлар түгел, ә нәкъ менә «Алан» кебек аягында нык басып торучы хуҗалыклар билгели. Чөнки алар үз җирләрендә үзләре өчен хезмәт итәләр.
НАНОТЕХНОЛОГИЯЛӘРНЕ – АВЫЛГА
Теләче фермерлары арасында иң үзенчәлеклесе, мөгаен – Анатолий Степановтыр. Ул бүген авыл хуҗалыгына яңа, инновацион технологияләр кертү белән янып йөри.
Әле күптән түгел генә «Роснано» корпорациясе җитәкчесе Анатолий Чубайс белән Русия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоровның очрашуы булган иде. Алар нәкъ менә нанотехнологияләрне авыл хуҗалыгында куллану турында сөйләште, 2014нче ел бу өлкәдә тамырдан борылыш елы булырга тиешлеген бәян иттеләр. Ә менә Теләче фермеры Анатолий Степанов исә аларны көтеп тормый икенче ел инде моны тормышка ашыру белән мәшгуль. Ул нанокисәкчәләрнең үсемлекләргә тәэсирен өйрәнә. Авыл хуҗалыгында инновацияле технологияләр куллану – Анатолийның күптәнге хыялы. Гәрчә ул һөнәре буенча бу өлкәдән ерак торса да. Һәвәскәр галим – фермер үзенең максатына ирешү өчен бизнес план төзеп аны Татарстан авыл хуҗалыгына тәкъдим итә һәм аның грантына ия була. Патент сатып ала. Казан химия технология университеты, Агрохимия һәм туфракларны өйрәнү институты галимнәре белән элемтәдә тора.
Анатолий киләчәктә нанотехнологияләрне терлекчелектә дә куллану мөмкинчелеген өйрәнмәкче. Хыялы – әлеге технология ярдәмендә агроминераллардан терлек азыгына өстәмәләр ясау. Үсемлекләрне нанокисәкчәләр ярдәмендә биоөстәмәләр ясап эшкәртү буенча тәҗрибәләр инде байтактан үткәрелә. Һәм нәтиҗәләр өметле. Мәсәлән, орлыкларны әлеге ысул белән эшкәртсәң, аларның уңыш бирүчәнлеге бер ярым, ике тапкырга арта.
Нанокисәкчәләр алу өчен төп чимал булып бентонит, циолит, вермикулит кебек минераллар кулланыла. Аларның составы 60 процент тирәсе кремнийдан тора. Ә кремний исә – наноструктуралы матдә. Ягъни, ул үсемлекләргә молекуляр дәрәҗәдә үтеп керергә сәләтле. Мәсәлән, үсемлекләр өчен кирәкле матдәләрне, әйтик селенны аның белән кушсаң, ул үсемлек орлыгына селенны да молекуляр хәлдә алып керә. Бу үсемлекне бик нык көчәйтә. Экономиягә килгәндә, ул бу очракта 200 тапкырга җитәргә мөмкин. Анатолий Степанов тәҗрибәләрне ферма янәшәсендә район бүлеп биргән җир кишәрлегендә башкара. Эшне дәвам итү өчен аңа тагын бер ультратавыш аппараты кирәк. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы грантын ул нәкъ менә шуңа тотмакчы.
Ә чималга килгәндә, аны эзләп азапланасы юк. Циолит, бентонит ятмалары Татарстанның үзендә бар. Мәсәлән, әле июль азагында гына Чүпрәле районының Татар Шатрашаны авылы янында циолитның зур ятмасын эшкәртә башладылар.
Димәк, бу Теләче фермеры, үзешчән галим Анатолий Степановның да нанотехнологияләрне авыл хуҗалыгында куллану буенча үзенең хыялын тормышка ашырырга мөмкинлекләре киңәя дигән сүз.
Замир ДӘҮЛӘТОВ.
Казан-Теләче-Казан.

Комментарии