- 19.08.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №32 (16 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Озак еллар инде Башкортстан ягына чыгып йөргән юк иде. СССР заманында Уфага, Бәләбәйгә, Туймазыга, Октябрьскийга баргалаган булды, анда да аның кибетләренә кызыгып бара идек. Ничектер Башкортстан ягы безнең якка караганда баерак иде ул. Совхоз автобусы белән күмәкләшеп йөреп кайта идек. Юллар бик ялыктырса да, яшьлек белән сизелмәгәндер, күрәсең. Ул вакытта йөргән урыннарның табигате без яши торган урыннардан бик аермалы түгел иде.
Менә бу юлы, Чаллыдан балалар кайтып әйдәкләгәнгә каршы тора алмыйча, Башкортстанның матур урыннарын күреп кайтырга дип, ике җиңел машина белән юлга махсус кузгалдык. Без, пассажир буларак, икебез ике машинага утырдык. Һәм, алдан ук язып куйыйм, бер дә үкенмәдек ризалашканга. Андагы табигать безнең тирәлекнекеннән күпкә аермалы булып чыкты. Үз аякларың белән йөреп, үз күзләрең белән күреп кайту – үзе зур бәхет! Беренче көнне Нөгеш сусаклагычы кырыендагы ял базасына барып җитеп, бөтенебез дә бергә (йокы бүлмәләре аерым) уңайлыклары булган бер йортка урнашып, ашап-эчеп алганнан соң, су буена төшеп киттек. Суы салкынча булса да күп кеше су керә, безнекеләр дә керде, әлбәттә (миннән башкалар). Кечкенә балаларны да керттеләр (берсе 1 яшь тә 9 айлык, икенчесе 2 яшь тә 4 айлык). Балаларга су бөтенләй ошап китте, башта куркыбрак торганнар иде. Су керә торган урында эре-эре ташлар, шунысы гына начаррак. Анда ял базалары бик күп икән, ял итәргә килүчеләр дә бихисап. Су буеның табигате бөтенләй үзгә, биек-биек кыялар, күпчелек тоташ агачлыктан тора. Хәтта таш кыялы урыннарда да агачлар шаулап үсеп утырган урыннар күп. Балаларга түләүле дә, түләүсез дә уен урыннары бар. Икенче көнне катерга утырып, Нөгеш елгасы белән Үрек елгасы тоташкан урынга киттек. Су өстендә бер дулкын әсәре юк, ә тирә-якта табигый могҗиза. Бераз баргач, бик югарыда – таш кыяда В.И. Ленинның портреты тора, бу урында туктап, безне йөртүче кеше күрсәтеп узды, күрмәгән дә булыр идек. Ә елгалар тоташкан урынга барып җиткәч катерны бөтенләйгә сүндереп торды. Бу урында башка катерлар да тукталыш ясый икән. Таш кыя кырына төшеп, кайсы тараф күренә, барысын да күзләп, фотосурәткә төшереп, кайтыр юлга чыктык. Кафега кереп тамак ялгап алгач, йортыбызны тапшырып, Юмагизино сусаклагычына юл алдык. Агыйдел күперен чыкканда плотина якында гына күренеп тора, ә таш кыялар өстендә «Ласточкино гнездо» дигән кафе урнашкан. Шул кафега кадәр бик начар ташлы юлдан машина белән өскә күтәрелдек. Ул юл таш кыяларны кисеп ясалган. Кафе кырыендагы карау урыныннан бөтен тирә-як үзенең искитмәле матурлыгы белән күзгә ташлана, плотина да якында гына күренеп тора. Ә аның иң тирән урыны да шул тирәдә генә икән (60м).
Алдагы юлыбыз Стәрлетамак каласына булды. Анда баруыбызның максаты – Шихан тауларының берсе булган Торатауны күрү һәм шәһәрне күзәтү иде. Кунакханәгә кереп урнашуга шул тауга юл алдык. Ул тип-тигез урында өскә калкып тора торган биек тау икән. Диңгез өсте тигезлегеннән 402 метр биеклектә, иң көньякта урнашкан. Барып күреп, фотога төшереп кайту уе белән генә килгән идек, аның арт ягыннан өстенә кадәр күтәрелергә мөмкин икәнлеген белдек. Мондый форсат туганда берничек тә ташлап китеп булмый. Башта тигезлектән башланган юл-сукмак әкренләп тауның артына таба һәм күтәрелүгә бара. Килә торгач, баскычлы урынга да килеп җиттек. Алда баскычлар тезмәсе, ул шулкадәр ныклы һәм уңайлы итеп эшләнгән: баскыч араталары да, баскычның аяк белән баса торган өлеше дә бөтен урында бертигез. Шул ук вакытта нинди һава шартлары булуга карамастан таймаслык итеп ясалган. Бик арып киткән очракта туктап ял итеп алыр урыннары бар. Әкренләп бу баскычларны да яулап, җиргә аяк бастык дисәк, тагын шактый гына текәрәк, зур булмаган араны атларга кирәк икән әле. Менә барысы да артта калды, без тауның түбәсендә! Монда менеп җитеп бераз атлауга аяклар җиңеләеп китте. Бөтен тирә-якка манзара ачылды. Шунысы гына бераз үкенечле булды: тауга менеп җиткәндә кичке эңгер-меңгер иде инде. Озаклап йөреп, карап бетереп булмады. Без боларның берсен дә башта интернеттан карап килә белмәдек. Таудан түбән таба төшүе күпкә җиңелрәк булды анысы. Вакыт ягыннан карасаң, менү һәм төшү бер чамарак чыга. Баскычта араталар саны 697 икән. Ташлы сукмакка төшеп җиткәндә тулысынча караңгы төште. Күктән безгә ярымай елмая. Шулай итеп шәһәр эчен күреп йөрү насыйп булмады. Барырга уйлаган кешегә боларны алдан белеп барсаң күпкә яхшырак.
Көннәрнең 23, 24нче июльләрдә бераз сүрәнрәк торуы безгә яхшыга гына булды. Артык эсседә барсаң, тау башына менеп җитә алуың да икеле. Безнең белән беррәттән, әти-әнисеннән сирәк кенә күтәртеп, ике яшьлек оныгыбыз да шушы тауның биеклеген яулады. Баскычның бик төгәл конструкция белән эшләнүе кечкенә балаларга да куркыныч тудырмый.
Барыбыз да бу сәяхәттән канәгать калдык. Иң мөһиме: күңелләргә рухи азык өстәп, исән-имин йөреп кайттык.
Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,
Азнакай районы, Урманай авылы
Комментарии