Килдебәк егете

Саба ягында һөнәрче халык яшәве борын-борынгыдан ерак тарафларга мәгълүм булган. Биредә данлыклы көмешчеләр, тегүчеләр, итек басучылар, балта осталары яшәвен бик еракларда белеп торганнар һәм аларның үз төбәкләренә килеп чыгуын көтеп алганнар. Һөнәрле төбәкнең тормышлары да бөтен, мулдан булгач, бу якларга Байлар Сабасы дигән исем дә биреп куйганнар. Каләмдәшебез, «Мәгариф» журналының җаваплы сәркәтибе Альберт Сабиров – шушы шөһрәт казанган төбәкнең Килдебәк атлы борынгы татар авылында туып үскән егет. «Татарстандагы бик күп авылларның исемен башка төбәкләрдә, Башкортстанда, Себер якларында очратырга мөмкин. Ә безнең Саба ягындагы Килдебәк – дөньяда бердәнбер, аның хәтта үзебезнең якта да олысы-кечесе, түбәне-югарысы юк, ул бер генә», – дип шаяртырга ярата Альберт туган авылы турында сүз чыкканда. Туган җире белән горурланып үскән бу егетнең холкында, чынлап та, гомер төягеннән күчкән, ир-атка күркәмлек өсти торган эшлекле сыйфатлары байтак. Аны әңгәмә корганда читтән тыңлап торганнар да сизәргә мөмкин.

Әйтик, Альберт бик аз сүзле. Бергә аралашканда бәхәс куертырга яратмый, гадәттә, һәрвакыт дусларының гәп корганнарын сабыр гына тыңлап торыр, аннары бәхәсчеләрнең чамасы тәмам төкәнгәнен көтеп алып, әңгәмәгә йомгак ясаган шикелле, бер җөмлә әйтеп куяр һәм бу түгәрәк сүз әңгәмәнең бөтен сөйләшүне эченә алган үзәгенә әйләнер. Әлеге җөмләдә оештырасы эшнең бөтен нечкәлекләре әйтелгән, проблемасының бергәләп чишү юллары күрсәтелгән булыр. Олпат күңелле каләмдәшебез таныш булмаган җитәкче белән телефон аша әңгәмә корганда да үзенең йөрәккә барып җитәрлек җанлы, имин тавышы белән күтәрелгән проблеманы сузмыйча хәл итәргә кирәклеген аны элемтәнең теге очындагы җаваплы кешенең йөрәгенә барып җитәрлек итеп аңлата белә. Туган җиреннән күчкән асыл сыйфатлары бу гына түгел Альбертның. Ул – әтисе Заһир абыйдан калган тылсымлы эш кораллары белән патшалар яшәп туймаслык матур йортлар салу, тәрәзә йөзлекләренә, өй кыегы кәрнизләренә күз явын алырлык бизәкләр ясау остасы (Заһир абый ясаган ат арбаларыннан, көянтәләреннән Килдебәк ирләре, Килдебәк киленнәре, остага рәхмәт укый-укый, бәлки хәзер дә файдалана торганнардыр әле). Хәзер дә җәйге ял вакытларында дачада ял итүче дусларына ялт итеп йортлар җиткереп бирә. Аны дус-танышлары бик оста умартачы буларак та яхшы белә. Бу һөнәр дә аңа әтисеннән күчкән. Шәһәр үзәгендә гомер иткәч, ул хәзер бал кортлары асрый алмый, әмма Казан янында яшәүче берәрсенең бал кортлары оядан аерылып, агачка сарыла калса, ярдәм сорап тиз генә аңа шылтыраталар. Дус умартачыларына ул балта остасы буларак та ярдәм итә, аларга умарта оялары, рамнар ясап бирә.

Мин Альберт белән якыннан бергә «Шәһри Казан» газетасында эшләгәндә таныштым. Аның белән бергә байтак еллар укучыларның яраткан газетасын чыгаруда катнашырга туры килде. Үзенең кешелеклелеге, яхшы күңелле булуы белән башкалардан аерылып торган каләмдәшемнең, нәрсә турында гына язсак та, мәкаләнең үзәгендә иң элек кеше күңеленең матурлыгы ярылып ятуын алга куюы истә калган. Хәтта митинглар елларында да, баш мөхәррир урынбасары буларак, ул, материаллар язганда милләтләр тырнагы арасыннан кер эзләүдән ерак торыйк, дияргә онытмый иде.

Матурлык, дигәннән, Альберт белән бергә эшләгән еллардан бер матур хатирә сакланып калган. Мин аны әле дә гел елмаеп искә төшерәм. 1нче мартның халыкара песиләр көне икәнлеген барыбыз да яхшы белә. Менә шул көнне Химиклар мәдәният сараенда песиләр күргәзмәсе ачылырга тиеш иде. Иртән Альберт мине чакырып алды да:

– Халыкара песиләр күргәзмәсе була икән. Араларында безнең авыллардагы кебек соры песиләр күренсә, шуларның берсен татар кешесенә охшатып яз әле. Хуҗасы татар булса, тагын да яхшы, – дип күргәзмә турында материал язарга җибәрде.

Күргәзмәдә балачакта уйнап үскән үземнең яраткан Мияубәгемә охшаган песине эзләдем. Таптым да мин аны. Мияубәгемне очраткандай шатландым. Һәм әтием-әнием, үзем белән бергә яшәгән татар песие турында моңсу бер истәлек язып алып кайттым. Язма атнаның иң яхшы эше булып танылды. И, заманалар!

Дөньяда беркем дә гел бер урында гына эшләми. Бервакыт безнең Альберт та «Шәһри Казан»нан китте. Хөрмәт иткән каләмдәшем булгач, аның читтән генә алга таба нинди газета-журналга урнашуын күзәттем. Көтүем юкка булды. 2004нче елда мине һәм мине генә түгел, матбугатта хезмәт куючы барлык дусларын шаккаттырып, Мәккә каласына хаҗ кылырга китеп барды. Баксаң, без журналист дип кенә йөргән Альберт динле-намазлы егет булган, безгә сиздерми генә дин тотып йөргән. Шул елны хаҗдан кайтучы журналистлар белән очрашу вакытында алар арасындагы каләмдәш дустымны мин, билләһи, танымадым. Хәтта ул башлап кул биргәч тә, аңа: «Мин сезне танымыйм, сез кем буласыз?» – дип әйтергә мәҗбүр булдым. Без әле дә аның белән бу вакыйганы искә төшергән саен көлеп җибәрәбез. Хикмәт шунда, шомырт кара чәчле Альберт хаҗдан ак сакаллы чын хаҗи булып кайткан иде. Аннары ул хаҗда 18 тапкыр булды. Әмма бу вакытта инде ул үзе артыннан дин юлына баскан йөзләрчә мөселман кардәшләребезне иярткән иде. Алай гына да түгел, бер ай дәвамында хаҗ кылу миссиясен үтәгәннән соң да, ислам илләре белән танышу өчен Мисыр, Иордания, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстанында кырыгар көн сәяхәт кылырлык мөмкинлек тапты. Аннары алар Фәния ханым белән, ялгышмасам 2004нче елдан, «Әл Кыйбла» Бөтенрусия мөселман гаилә журналына нигез салдылар. Фәния ханым Сабир мөхәррирлек иткән әлеге журнал 2010нчы елга кадәр басылды һәм Русия мөселманнарының рухын ныгытуда биниһая күп көч куйды. Бу да татар матбугаты өчен зур шартлау иде, чөнки моның өчен алардан дөнья хәтле рухи әзерлек, тәвәккәллек, дини белем, җаваплылык таләп ителгәндер. Мин шул чакта Альбертның ислам диненә хаҗ кылырга барырлык, дини журнал нәшер итәрлек югары кимәлдә бирелүенең тамырларын эзләдем. Аларның совет чорларыннан ук имамлык иткән нәсел икәнлеген, Сабировлар нәселенең бер тамыры «рачкулачивание» елларында ук Әстерхан якларына китеп, кеше мунчасында яшәргә мәҗбүр ителеп тә, башларын Аллаһ каршында гына иеп, имамлык хезмәтен дәвам итүләрен белдем. Шушындый нәселдән булган бу егет ничек итеп дин иреге кайткан елларда үзенең иманын ныгытудан читтә кала алсын, ди.

Әлбәттә, мин мондый могҗизага тиң хезмәтне Сабировларның үзләре генә башкарып чыга алулары турында бәхәс күтәрергә җыенмыйм. Алар, һичшиксез, иңнәрендә дәүләтебез ярдәмен тоеп торган һәм моның өчен әле дә булса рәхмәтләре чиксез. Фәния ханым мөселман хатын-кызлары киемнәре тегү цехлары ачып, моңарчы дөньяда беркем башкармаган эшләр башкарды. Хәзер бу хезмәтне аларның кызлары дәвам иттерә.

Шушы көннәрдә үзенең 60 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алучы гаилә башлыгы Альберт Заһир улы хәзер дә «Мәгариф» журналында үзенең һөнәри хезмәтен тыйнак кына дәвам иттерә. Андагы һәр язмага күңел матурлыгын салып калдырырга тырыша. Яшь буынны тәрбияләүгә бөтен көчләрен куеп хезмәт куючы укытучыларга кулыннан килгәнчә ярдәме тиюен тели.

 Ирек НИГЪМӘТИ,

Казан шәһәре

Комментарии