«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

АКЧА КЕМ КУЛЫНДА?

Март аенда ук Ютазы районы Урыссу больницасында балалар бүлеген яптылар, ремонт була диделәр. Балалар бүлеген терапиягә күчерделәр. Соңга таба терапия авыруларын да балалар белән бергә сала башладылар. Балаларны карауны терапия бүлеге шәфкать туташларына йөкләделәр, ә хезмәт хакы элеккечә калды. Урыссу больницасы ремонтына Рөстәм Нургалиевич 84 миллион сум акча күчерелә дигән иде, ә ремонт юк та юк, җәй бетә инде. Кем кулына китә дә, нишләтәләр икән ул акчаны? Табибларга бирелергә тиешле акча да ияләренә тими.

Исеме редакция өчен генә,

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Мөрәҗәгатегез буенча Урыссу үзәк больницасының баш табибы Шакирова Светлана Закир кызы белән элемтәгә чыктык:

– Дөрес, президент 84 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирде. Бу – балалар бүлегенә түгел, ә бөтен больницаны ремонтлау өчен күчкән акча. Больница ремонты башланды, ә балалар бүлегендә гади ремонт кына каралган иде. Моңа ишекләр алыштыру һәм башка шундыйрак төрдәге хезмәтләр керә. Ул инде төгәлләнеп килә. Хезмәт хакына килгәндә, медицина хезмәткәрләренең барысы да хезмәт хакын тиешле вакытта, тиешле күләмдә алалар.

ПАТРИОТИК ТӘРБИЯ

Русиядә чыга торган газета-журнал битләрендә, радио-телевидение тапшыруларында патриотик тәрбия дигән сүз еш кузгатыла. Илебездә икътисадның артка тәгәрәве, тормыш дәрәҗәсенең начарлана баруы, аз санлы халыкларның хокуклары кысылуы, милли республикаларда дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны тыю эшләре дәвам итә. Үтерү, көчләү, сугыш темаларының арта баруы да патриотик тәрбия нәтиҗәсенә тискәре йогынты ясый бит. Үз халкын хөрмәт итмәгән бу ил ничек патриот булырга мөмкин соң?!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

«КИЯҮ» ЯШЕРГӘН

Бер газетада Илдус Әхмәтҗанов белән әңгәмә басылган иде. Шуны укыганда, «кара әле Илдус кияү дә ялганларга булдыра икән», дип аптырап утырдым. Ул үзен 37 яшьтә генә өйләндем дип яздырган, чөнки 70нче елларда беренче туе булды. Ул минем туганнан туган апамның кызы Санияне хатынлыкка алды. Без туган-тумачалар белән шул туйда булдык. Берничә елдан соң алар аерылды, ләкин мин Илдусны күргән саен аңа «кияү» дип эндәшәм. Гаепләп әйтүем түгел, никтер бу мәгълүматны бирүне кирәк дип тапмаган, күрәсең.

Юныс ЗАКИРОВ,

Яшел Үзән районы, Зур Яке авылы

КАБАТЛАНМАСЫН ИДЕ

Хәзер Русиядә президент диктатурасы урнашты. Ул хакимиятне үз кулына алды. Дәүләт Думасы президент нәрсә әйтә, шуны җөпләп кенә утыручы органга әйләнде. Хәзер президент чикләнмәгән хакимияткә ия. Илдә демократия түгел, монархия урнашты. Минемчә, хәзер президент аппаратын гына калдырырга кирәк: Думаның да, Федерация Советының да кирәге юк. Конституциягә төзәтмәләр керткәндә нәрсә үзгәртәсен пунктлап тәкъдим иткән булсалар, алай булмас иде. Кем кайсын тели шуның өчен тавыш бирер иде. Ә болай рәхәт ич: теләсә ничек тавыш бирәсең дә, үзләре җайлаштырып куя. Аннары халык сайлады, диләр. Узган гасырның 30нчы еллары гына кабатланмасын инде, Алла сакласын.

Әхәт САБИРОВ,

Кама Тамагы районы

БЕЛӘСЕЛӘРЕ КИЛМИ

Туган ягыбыздан бик күп даһи кешеләр үсеп чыккан. Шундыйларның берсе безнең күрше авыл егете Русиянең халык артисты, Киров исемендәге Ленинград академия опера һәм балет театры дирижеры, Н.А. Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе профессоры Виктор Федотов. Музыка зәвыгы, ритм хисе аны бөтен илгә таныта. Ул Мәскәү, Лениградта гына түгел, АКШ, Япония, Швеция, Австрия илләрендә дә көтеп алынган кунак була. Гади авыл егетенең нинди дәрәҗәләргә ирешүләре турында мин гәҗит битләренә күп яздым, аның турында искә алучы юк иде. Аның архивы, истәлекле фотолары да миндә саклана. Викторны таныту максатыннан шуларны клуб мөдиренә, мәдәният хезмәткәрләренә тапшырып карадым, ләкин авылдан чыккан бу егет турында аларның ишетәсе дә, беләсе дә килми, ахрысы.

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы

ЭШ АТЫ ТҮГЕЛ

Минем почта хезмәткәрләре эшенә кагылышым юк, ләкин алар белән таныш. Сөйләгәннәреннән йөрәк сыкрый. Безнең райондагы почта хезмәткәрләренең хезмәт хакы – 6200 сум. Шуның 4900 сумы гына кулларына керә, калганын товар сата алмаганы өчен кисеп калалар. План үтәлми, имеш. Алар көн дәвамында йорт саен теләнеп, товар сатып йөрергә мәҗбүр. Сата алмасалар, эштән куабыз яки акчагызны кисәбез, дип яныйлар. Күзләреннән яшь кенә таммый инде менә. Кибеттә очсызрак нәкъ шундый товар булганда кем почтадан алсын ди инде аны? Аннан тыш түләү дә җыярга, гәҗит тә таратырга, акча да өләшергә тиешләр. Эш аты түгел бит алар.

Исемем редакция өчен генә,

Балтач районы

Сезнең мөрәҗәгать буенча Балтач почта бүлеге җитәкчесе Гали Гамбәр улы Фәйзрахмановка шалтыраттык.

– Почта хезмәткәрләренә акчаны без түгел, Казан бирә. Казан исәпләп, карталарына күчерә. Хезмәт хакларының күләме турында мин берәүгә дә әйтмим. Товар сатмаган өчен хезмәт хакын кисмибез, мондый әйбернең булуы да мөмкин түгел, – дип җавап бирде ул.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии