Милләтебез сакланып калырмы?

“Кара-каршы” тапшыруының 28 апрель чыгарылышында теле язмышы, милли үзаң, гореф-гадәтләрне саклап калу турында сөйләшү булды. Чыннан да, борчылырлык хәлләр бар монда.

Бу тапшыруда төрледән-төрле фикерләр яңгырады. Миңа калса, мәсьәләнең мөһим булган икенче бер ягына игътибар бирелеп җитмәде кебек.

1990 елларда оешкан Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге барлыкка килеп, ул бик күп милли мәсьәләне хәл итүдә зур эшләр башкара алды. Фәкать шушы үзәк эше нәтиҗәсе буларак дәүләт суверенитеты һәм дәүләт теле итеп кабул ителде. Татар мәктәпләре, гимназияләр ачылды, татар балалар бакчалары эшли башлады. Ялган тарих урынына үзебезнең чын тарихны өйрәнә башладык. Шуңа карамастан халкыбыз мәнфәгатен кайгыртып эш иткән җитәкчелеге беркайчан да дәүләт җитәкчелеге тарафыннан уңай яктан искә алынмады һәм алынмый да. Киресенчә, аларга төрледән-төрле һөҗүмнәр оештырыла. Мәсәлән, Марат абый Мөлековка, Рафис Кашаповка, Фәрит Хәбибуллинга булды. Хәтта шундый гаярь Зәки Зәйнуллинга да омон күсәген татып карарга туры килде.

Бу язмамда турында язмыйча кала алмыйм. Ул күренекле язучыбыз, татар халкының Милли Мәҗлесе рәисе, халкыбыз өчен бик күп игелек эшләгән шәхес. Ә бу күренекле милләтпәрвәр кешегә хөкүмәт тарафыннан дәрәҗәле исем бирелми генә түгел, олы яшькә җитүенә карамастан, гаепсездән гаепле итеп суд юлында йөртәләр, хокукларын чиклиләр.

Татар иленең үзәгендә яшәп, шундый кирәкле, хөрмәткә лаеклы кешебезне яклый алмавыбызга йөрәгем әрни, гарьләнәм.

Аңлавымча, халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып, үз тормышын куркыныч астына куеп эшләгән хөрмәтле милләттәшләребез фикерләрен дә искә алып, аларны чит-ят кешеләр итеп кимсетмичә, бергәләшеп эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп булыр.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ.

шәһәре.

Башкалабыз – таш кала?

Казанга бару бәхете эләккән саен, Кремльгә ашыгам. Килгән туристларга ияреп, экскурсоводлар сөйләгәнен тыңлыйм да гаҗәпләнәм. Таң калдырганы, аларча, Кремль агачтан булган. Ә хәзерге таш стеналы Кремльне Иван IV указы белән Псковтан китерелгән ике рус остасы җитәкчелегендә төзеткән икән. Ул ике руска Кремль эчендәге шәп кенә урында һәйкәл дә салып куйганнар. Кулларындагы кәгазьгә ныклап карагач кына, Спаск манарасы икәнлегенә төшенәсең.

Әмма экскурсоводлар күпме генә ялган сөйләсә дә, тарихны үзгәртә алмаячаклар. Казан Кремленең Явыз Иванга кадәр таштан салынганлыгына дәлил – бүгенгәчә торгызылмаган манара фундаментлары. Алар Казансу ягында, Кол Шәриф мәчете каршында һәм башка урыннарда. Рус елъязмаларында да “Над рекою каменный град, много в Казани высоких ворот” дип тә язылган. Казан Кремлен алучыларның берсе – гаскәр башлыгы А.Курбский истәлекләрендә дә Кремльнең таш стена белән әйләндереп алынганлыгы хәбәр ителә.

Хәзер Казан Кремле рус басып алулары вакытында агачтан булган дип сөйләү – татар халкы цивилизациясенең башка халыкларныкыннан бик нык артка калган булган дигән ялган идеология таратуга нигезләнгән. Моны белә торып, аңлы рәвештә башкаралар.

Икенче гаҗәпкә калдырган нәрсә Казан ханнары күмелгән мавзолей-төрбә янында булды. Монда Казанның беренче ханы Мәхмүттән башлап 6 хан күмелгән дип сөйли экскурсоводлар. Ләкин Казан ханлыгын оештыручы бөек шәхесебез, аның беренче ханы-патшасы олуг Мөхәммәтне ник берсе искә алсын. Олуг Мөхәммәт – халкыбыз тарихында зур хөрмәткә лаек шәхес. Заманында Алтын Урда белән идарә иткән хан. Соңыннан, тәхеттән төшерелгәч, үзенең 3 меңлек гаскәре белән русларның 40 меңлек гаскәрен кулына кылыч тотып сугышып җиңгән батыр.

Тарихта мондый дәрәҗәдәге кешенең сугышчылары белән көрәшкә ташланып җиңүгә ирешүе – сирәк күренеш. Шушы җиңүе белән дә ул тарих китапларына алтын хәрефләр белән язылырлык шәхес. Ә Казанга килеп бәйсез дәүләт оештыруы, Казанны Алтын Урда дәүләте башкаласы дәрәҗәсенә күтәрүен без, татарлар, мәңге онытырга тиеш түгел.

Кремль стеналары буенда йөргәндә, Казанны саклап шаһит киткәннәр истәлегенә һаман да һәйкәл булмавына күңелем әрни. Мин аны Кремльнең тышкы ягында, Кол Шәриф мәчете каршындагы мәйданга куелган итеп күрәм. Зур биек постамент өстендә үзенең сугыш атына атланып, сугыш киемнәреннән Олуг Мөхәммәт хан тора. Уң кулында Казан ханлыгы байрагын тоткан. Билендә кылычы. Әгәр бу хыялым тормышка ашса, Казаныбызны саклап гомере өзелгәннәрнең, гөнаһсыз һәлак ителгән сабый балаларның рухы шатланыр, ә хәзерге буын кешеләре тарихыбызның данлы үткәне белән горурланып китәр иде. Килгән туристлар татар тарихы белән ныграк кызыксыныр, экскурсоводлар да ул һәйкәлгә күрсәтеп: “Әнә Казан ханлыгын оештыручы, аның беренче ханы олуг Мөхәммәт”, – дияр иде. Моның шулай булачагына чын күңелдән ышанам.

Казанга барып кайткан саен, миндә күп сорау туа. Бу экскурсоводларны кем әзерли? Аларның җитәкчесе кемнәр? Мәдәният министрлыгы ни карый? Депутатларыбыз белән тарихчыларыбыз ник бу мәсьәләне контрольдә тотмый? Менә хәзер М.Шәймиев Зөя чиркәве белән Болгар шәһәрлеген торгызырга алынды. Миңа калса, башта Казан Кремлендә тәртип булдырырга кирәк.

Бәлки, алар өчен мин язганнар пүчтәк, вак әйбердер. Ләкин бу дөньяда татар булып, үз җиремдә үземне кимсеттермичә яшәр өчен миңа болар кирәк. Миңа гына түгел, миллионлаган татар халкы өчен болар кирәк дип саныйм. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Мөнир СИТДЫЙКОВ.

шәһәре.

Түрәләр уйламый да

Шундый сүз ишеткән идем: яшь гаиләләргә булышу йөзеннән берничә йөз мең сум акча бирү турында карар кабул ителгән. Моннан ничә кеше файдалана соң? Шәһәрдә бик күпләр йортлы булды анысы. Менә безнең авылда дүрт гаиләнең икенче ел инде йорты фундамент салган килеш тора, ә акча юк. Берсе түбәсен япты ябуын. Ә шул акчаны ала алган яшь юк. Сорау туа. Ни өчен? Ник бирмиләр? Менә бу гаиләләр кая гына бармады. Район түрәләрен урында туры китерүе бик авыр. Ярдәмчеләре белми. Ул акча республика кесәсендәме? Я булмаса районга бүленеп бирелеп, шунда ятамы? Ник аны алырга тиешле кешеләрне, кулында баласын тапканлыкка белешмәсе булгач, әллә нинди документлар эзләтеп интектерәләр? Өй салырлык хәле булса, ул кредит алып утырыр идеме? Башы булган түрәләр ник шуны уйламый икән? Ул әгъзаларының эше дә юк бит. Ник бу акчаны азлап кына булса да бирмиләр? Сораулар күп, җавап кына юк.

Яңа Президент сайлану уңаеннан да фикеремне языйм әле. Минемчә, безнең республика гомер буена кризис дигән нәрсәне белмәде. Әлмәттән нефть чыккан чорларны гына искә алу да җитә. Хәтерләсәгез, аны бу яктан икенче Баку диләр иде. Республикабыз кайчаннан бирле шул кара алтын акчасы белән Русияне туйдыра. Ә халыкка моннан күпме файда булды? Ни өчен элекке Президентыбыз Минтимер ага бензин, газ, ут, икмәк бәясен аз гына булса да төшерик дип әйтмәде? Газ белән нефть читкә ага. Ник шул акчаның азын булса да үзебезнең халыкка арттырмыйлар? Ничә депутат утыра шунда. Ник берсе бу хакта әйтеп карасын? Чөнки аларның тормышы җитеш. Халык өчен кайгыртучы юк шул. Колхозлар бетте. Яшьләр авылда калмый. Чөнки акча юк. Эше булса да хезмәт хакын май, колбаса, майонезлата бирәләр. Бу дөресме? Элек яшьләргә йортны колхоз сала иде. Ә бу байларның планы үзенә акча эшләргә генә көйләнгән. Минтимер аганың “Без булдырабыз!” дигән сүзен гел истә тотабыз. Әмма моның киресе килеп чыкты. “Без бөлдерәбез” дигәнгә кайтып калды түгелме?!

Шундый байлык белән хәерче хәлендә яшәп ят инде. Пенсиягез арта диярсез. Моннан ни файда? Артыннан бөтен әйбергә бәя арта. Зарланып та файда юк. Шулай да җитәкчеләребезгә Ходай миһербанлык биреп, халык файдасына да эшләрләр, дип, һаман өметләнәбез үзе.

Зыятдин ШӘВӘЛИЕВ.

Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы.

Кайтаваз

Донор булу мактаулы!

“БГ”да донорлар турында язма укыгач (7 октябрь, 2010 ел), мин дә кайберәүләр өчен билгеле булмаган урыннарга ачыклык кертү максатыннан, хат юлларга булдым.

25 яшемнән кан бирергә тотындым. Ул барлыгы 60 тапкырдан артык булып, 25 л җыела. Билгеле, моның өчен миңа да “СССРның мактаулы доноры” исемен бирделәр.

Бу мактаулы исемгә лаек булу өчен, кимендә, 40 тапкыр кан тапшырырга кирәк (элек 25 иде). Монда иң мөһиме, кан бирүнең исәбен югалтмаска. Моның өчен “Донорская книжка” я “Книжка донора” булдырып, кан тапшырган саен кул куйдырып, мөһерен бастырырга. Анда елы да, көне дә күрсәтелергә тиеш. Бу китапчыкны үзеңдә сакларга. Минем елына 3әр тапкыр, ә кайвакыт бер үк көнне ике кулдан да ике норма биргән чакларым булды.

Илдә донорлар саны шактый күп. Ләкин шулай булуга карамастан, аларга ихтыяҗ гаять зур булуын беләбез. Кан бирүчеләрнең үзләренә – мактаулы донорларга моннан берәр нинди файда бармы соң?

Совет чорында колхоз-совхозларның көчле, куәтле чагы иде. Анда йөзләп механизатор, терлекче эшләде. Аларның һәммәсе шифаханәләргә барып, сәламәтлеген ныгытып кайта алды. Бу чакта күбесе орден-медаль белән дә бүләкләнде, мактаулы исемнәр бирелде. Шуңа да “Хезмәт ветераны” да булдылар. Элек ул, хәтерем ялгышмаса, 25 ел эшләгәч, бернигә дә карамыйча бирелде. Хәзер исә Мәскәүдән нинди дә булса орден яисә медаль кирәк. Бу бүгенге эшсезлекне дә исәпкә алсаң, тормышка ашмаслык хыял кебек калырга мөмкин.

Бүген хезмәт ветераны булган өчен, ай саен 775 сум акча түлиләр. Бу исемне мактаулы донор буларак та алырга мөмкин бит. Шуны истә тотарга кирәк: елына ике тапкыр кан бирсәң, 20 елдан мактаулы донор буласың. Кан бирүдән куркырга кирәкми: бер җир дә авыртмый һәм сәламәтлеккә дә зыяны юк. “Мактаулы донор” таныклыгы нигезендә гомереңдә беркайда да эшләмәсәң дә, сиңа “Хезмәт ветераны” (билгеле, ир-атка – 60, хатын-кызга 55 яшь тулгач) исемен бирәләр. Әле “Мактаулы донор” ташламасы да өстәлә. Бу 748 сум акча дигән сүз. Аны исә яшеңә карамастан, исем алуга ук түли башлыйлар. Үзем “СССРның мактаулы доноры” ташламасы белән 40 яшемнән – 1986 елдан файдалана башладым.

Акчалата түләүдән тыш, мактаулы донор сәламәтлек саклау учреждениеләрендә чиратсыз дәвалана, эштән түләүле ялны үзе теләгән вакытта ала. Ял йортында сәламәтлекне ныгытуга юллама да беренче чиратта бирелә.

Безнең район больницасында байтак кына медицина хезмәткәре үзләре үк мактаулы донорлар. Кыскасы, районыбыз хастаханәләрендә яки Русиянең мактаулы донорларына ихтирам белән карыйлар.

Сәмигулла АЛТЫНБАЕВ.

Чуашстан Республикасы, Шомыршы районы, Өч-Балтай авылы.

Башкортстанда 3 кенә татар?!

“Восход” газетасын (23 апрель, 2010) алып укыгач, Башкортстанда өч кенә татар калган, дип уйлап куйдым. Ул – мин, хатыным һәм улыбыз. Чөнки башкалар татар түгел икән. Аларча республикадагы кешеләр – татар телле башкортлар, татарлары, мишәрләр һәм типтәрләр.

Башкортстандагы чуашларның борынгы бабалары болгар, дип аңлата башкортлар. Димәк, чуашлар баштан ислам, аннан кинәт кенә православие диненә күчкән булып чыга түгелме? Шуны һич кенә дә аңламыйм.

Матбугат чаралары “башкортлар – якын кардәш халык”, дип яза. Бу хәлләрне белгәннән соң, бу, чыннан да, шулаймы соң? Сез ничек уйлыйсыз?

Галләмов.

Башкортстан, Ишимбай шәһәре.

Комментарии