Җиңәбез дип җүләрләндермәгез!

Бер адәми зат бик активлашып китте әле. Мәкаләсенең башын «Җүләрләрдән җүләрләргә» дип укыгач, имәнеп куйган идем. Шөкер, алай түгел икән, үзем гаепле, күзлегемне кияргә онытканмын.

Минем ишеләргә төрттергән монысында. Моңарчы каләм әһелләрен, артист халкын утлы табада биетә иде, инде хәзер тыңлаучан күпчелеккә кизәнгән. Инде чираттагы җиңүе шатлыгыннан кәпрәеп йөри торгандыр. Күктән җиргә төшерү фарыз бу егетне, авыша күрмәсен. Мораль укымасын, КЫПЫЫСЫС кыршавына янәдән куып кертергә мәтәшмәсен әле. Хәзер «ысбавуда», ни уйласак шулай сөйлибез. Булдыра алганда язабыз да.

Белсә мәгәр, «җиңүләрдән җиңүләргә» һич барып булмый, ничек кенә тырышсаң да. Чөнки җиңелү ачысын үз башыннан кичергәннәр генә яңа җиңүләргә ирешә. Әнә СССР таралып җиңелгәч, борын салындырып йөргән идек, Кырымны алгач рухыбыз күкләргә ашарлык булды. Күптән тансык бүләк өчен хуҗаларыбызга рәхмәт. Тактик җиңү, стратегик җиңелү булмас шәт, дошманнар котыртмасын безне.

Беләсегез килсә, без җиңелүләрдән дә җиңү таба торган халык. Татарлар бигрәк тә. Суверенлыкны алып җиңдек тә, аннары кире биреп, тагын җиңдек. Һәр очрактан да оста файдаланып, Мәскәүдән хәйран сәмән каердык. Яхшы яшибез бит.

Чапаев агай аклар һөҗүменнән качып барганда да «урра, алга», дип, сугышчыларында җиңү рухын саклаган, диләр.

Бу энекәш ялгышкан, яшәүдән баш тарту да җиңелү түгел, ә үлемне җиңү була агай-эне. Әнә Моабит төрмәсендә дә татарларыбыз фашистларны җиңеп, елмаеп үлгәннәр. Җәлил операсын, шәт, карагансыздыр...

Ә менә нәфесне иярләү гүпчем җиңү түгел. Кулга керердәй әйберне ычкындырып коры калу була. Нәфес ул – алга әйдәүче көч. Базар заманында шул көчең булмаса, конкурентлыгың ташка үлчим. Монда чама турында сөйләшергә була, әлбәттә. Әмма анысы да үлчәнә торган нәмәстә түгел. Астагы кешенең чамасы өстәгесенекенә һич туры килми.

Көндәшләр белән кәнфитләнеп торсаң, үзеңне таптап, өскә үрмәләячәкләр. Димәк, җиңүче була алмыйсың, ә менә изелүче булып точно каласың. Беләсең килсә, ертлачлар, ягъни галимнәрчә әйтсәк, пассионарлар илне үсешкә таба сөйриләр, үзләре җиңелеп һәлак булсалар да. Алар артыннан баручы шомалар, моннан бик оста файдаланып, җиңүче була.

Кеше хакы турында да агитация ясамасын. Гаделлек тегендә генә ул. Әнә банкирлар, газпромчылар чамасыз күп хезмәт хакы алып, башкалар өлешенә кермиләрме? Дәүләт хезмәткәрләре күп пенсия алып, гади пенсионер хакын ашамыймы? Мәскәү халкында күтәрелү куркынычы булгач, чит төбәкләр хисабына кереп, аларга акчаны өеп бирү кеше хакына керү булмыймы? Димәк, шулай кирәк. Өстәгеләр белә торгандыр, үзебез сайлап куйдык бит. Халыкны үзара нәфрәттә тоту стабильлек чыганагы була ул, иптәшкәем. Шунсыз булмый никак, дәүләт тарала. Әнә СССРда барыбыз бер иш булдык, дус, туган идек югыйсә, ишелдек тә төштек сөенешеп. Хәзер гаепле кешене эзләп үзара ызгышып яткан көн. Чыра яндырып тышкы һәм эчке дошманнарны эзлибез. Эшләргә вакыт та калмый. Җиңү генә түгел, курку да берләштерә халыкны. Һәр ике ысулны куллану фарыз, ул егет әйткән җиңүләрдән җиңүләргә бару өчен.

Хәләл хезмәт белән яшәү җиңү, имеш. Ә менә җиңгәң белән малай алай уйламый, шул рәвешле яшәвемне җиңелүгә чутлыйлар. Башкалар урлаганда йоклап йөрмәсәң, «Ока»да утырып калмый идең, диләр. Әнә язучы Гәптери дә хәләл хезмәтен куеп китап бастыргач, үзен җиңүче тоеп, күкрәк киереп йөргән иде дә, китаплары сатылмагач, җиңелү ачысын тоеп яши. «Тыккан расхудларыңны да кайтармыйсың», – дип боргычлый хатыны.

Көтүдә дә әрсез сыер печәннең яхшысын умырып бара. Шуңа күрә сөте дә ишле. Ә артта калганы тузан эчә, тапталган азык ашый. Аннан сөт тә юк, чалсаң, ит тә юк. Кешене хайван белән чагыштырма әле, диярсез. Адәм баласы аннан хуже ул. Өстәгеләрне күр, миллиардлар үзләштерәләр, һаман җитми. Гел җиңеп яшиселәре килә. Акчалары әз генә кимесә дә җиңелгән итеп хис итәләр үзләрен.

Син, энекәш, безне тоташ җиңүләр белән тилертмә инде. Телевизордан сөйләгәннәрен тыңлап та гарык. Күп еллар үткәч, Җиңүнең җиңелү дигән махмыры бик каты булырга мөмкин, ди, аракыныкы ише генә түгел, имеш. Наркотикныкына торырлык, диләр. Әнә Кырымны алгач, җиңүдән куанган идек, хәзер Украинада СВО үткәрергә мәҗбүр булдык. Монысы беткәч, Алла сакласын, кызып китеп, өченче Бөек җиңүгә ыргылып куймыйк. Дөнья гел алдын гына күрсәтми, артын да туңкайта, диләр...

Яныковичны да җиңелгәнгә чутлама. Ул миллиардларын саклап исән калган җиңүче бәндә. Үзе ничек уйлыйдыр тагын, бизнесмен да, мөлкәтем арта, мин җиңүче, дип йөри. Шул байлыгының колына әйләнеп, җиңеләчәген аңламый. Әле ярый аңламыйлар, илебез үсештән туктар иде.

Кайбер егетләр дә, җиңдем, асыл кош эләкте, дип мактаналар да, кызның «җиңелгән» булуын белгәч, кикрикләре тиз шиңә, әмма эш узган була.

Әнә күрше Шәвәли биш катлы йорт ихатасында шахмат уйнап кемне дә булса җиңми калмый. Бәдри дә көн саен чыпыр суга батып булса да, ярты чиләк балык тотып кайта. Йә, кайсының җиңү хисе саллырак, үлчәп кара.

Бөтенхалыкныкы дип йөртелгән сәвит малын җай гына үзенеке иткәннәр читтән караганда җиңүче булып күренәләр. Ә чынлыкта, хәрам малымны кайчан тартып алырлар, дип шүрләп яшиләр. Куркак каян килеп җиңүче булсын, мескен ул. Шуңа күрә ил икътисадына сарыф итмичә, ераккарак яшерергә тырышалар акчаларын. Монда кайсы өстен икән: курку микән, әллә җиңүме?

Халык эшсез, пенсиясез калудан курка, байлар – мөлкәтсезлектән, түрәләр хакимлек югалтудан куркалар. Куркаклык белән коллык кочаклашып йөри. Берәүләр матди коллыктан интегә, икенчеләре рухи коллыктан иза чигә. Бу коллыктан кем коткарыр? Әкияттәге Замана бабайны сыртындагы авыр капчыгыннан коткарган Каракаш батырмы? Әллә халык, барон Мюнхаузен шикелле чәченнән сөйрәп чыгарып, үз-үзен коткарырмы? Бәлки, Аллаһ ярдәм итәр дип көтеп утырыргадыр?

Җиңү зур масштабта тарихи факт булса да, адәмнәр аңында гади бер хистер ул. Аның исе дә, төсе дә юк. Аны һәркем тоемлый гына ала. Ә менә хакимнәр аны ыскыту чаралары ярдәмендә күпчелек гражданнарның уңышы итеп күрсәтә, ватанпәрвәрлек тәрбияли, халыкны дәүләт кысаларында яшәтүдә файдалана, үз хакимиятен ныгыта. Кирәк булса, чын яки уйдырма дошманга каршы күтәрә. Башкача булмый яңа җиңүләргә бару өчен.

Ә гади халык өчен ҖИҢҮ хисенә караганда, мөгаен, тынычлыкта, туклыкта бәхетле булып, иҗат дәрте белән киләчәккә өметле караш белән яшәү кадерлерәктер, бәлки.

Җиңүче бер генә, ул – АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ, ди дин әһелләре, мөгаен алар хаклыдыр, энекәш.

 Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии