Янып яшәгән гомер

Ниһаять, шактый еллар программадан төшереп калдырылган астрономия фәне кабат мәктәпләргә әйләнеп кайтты. Бу фән укытылмагач, балаларның галәм турында фикерли алмауларын соң булса да аңладылар булса кирәк өстәгеләр.

Галәм фәне диюгә, күз алдыма укытучым Рамил Фәйзрахман улы Фазлыев килеп баса. Урта белемне мин район үзәгендәге мәктәптә алдым. Укытучылар коллективы көчле, тәҗрибәле. Сызым, астрономия фәнен бик зыялы, мөгаллимлеге йөзенә чыккан укытучы укыта башлады. Без аның олы җитәкче – район мәгариф бүлеге мөдире икәнлеген соңрак белдек.

Укытучыбыз йолдыз, йолдызлыклар, Кояш, галәм, Ай, җиһан белеменең бөеклеге турында шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйли. Әнә нинди серле икән ул галәм! Ай, кояш, җырларда җырланган Зөһрә, Чулпаннан тыш, никадәр планеталар, комета, метеоритлар бар икән! Дәрес саен яңа ачышлар, Рамил абый әнә шулай безне җиһан рухы белән тәрбияли.

Ул чакта күргәзмә әсбаплар юк дәрәҗәсендә. Ә бер көнне ул безне кичен күк галәмен күзәтергә чакырды. Ерак дип тормадык, район үзәгенә киттек. Интернатта торучылар да безгә кушылды. Йолдызлы аяз кич. Укытучыбыз безгә йолдызларны танып белергә өйрәтте. Әнә Зур Җидегән (Чүмеч) йолдыз, Кече Җидегән, Киек Каз Юлы… Йолдызларның атылуы, Айның үзгәреп торуы, фазалары… Күпме мәгълүмат!

Казанга укырга кергәч, Кремльдән астарак планетарий барлыгын белеп алдым. Шунда керү иң мавыктыргыч шөгыльгә әйләнде. Кул сузымында гына иксез-чиксез галәм, күк картасы, йолдызлыклар… Тукай әйтмешли, «…иксез-чиксез күк бит ул»!

Туган ягыма әйләнеп кайткач, юллама белән Рамил абый эшләп киткән Салавыч мәктәбендә укыта башладым. Искиткеч зыялы, эрудицияле шәхес буларак, ул мәгариф бүлеге мөдирлеге вазифасын 22 ел башкарды. Шунысын әйтергә кирәк, бу постта республикада иң озак эшләгән җитәкче ул. Район ул чорда урта белем алуга тулысынча күчү, яңа типовой мәктәп биналары төзү, матди-техник базаны ныгыту, кабинет системасына, хезмәткә өйрәтүле укытуга күчү, хәзерлекле кадрлар белән тәэмин итү кебек программаларны тормышка ашыруда уңышларга ирешкән икән, бу, һичшиксез, аның оста җитәкче булуына бәйле.

Күп кенә бүләкләр иясе, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы, республикада беренче булып Н.К. Крупская медаленә лаек булган Рамил Фәйзрахман улы тормышта искиткеч гади, кешелекле иде. 4 тапкыр ТАССРның Укытучылар съездында делегат булып катнашкан, бик күп җәмәгать эшләрен башкаручы да ул.

1978нче ел. Механизатор кадрларга ихтыяҗ булу сәбәпле, районда һөнәр бирү училищесы ачылгач, ул әлеге постта эшләргә ризалыгын бирә. Үзенең абруйлы эшен, урынын шушы яңа вазыйфага алмаштырырга нәрсә этәргән аны? Күрәсең, авырлыклардан курыкмау, эшкә гаять дәрәҗәдә җитди итеп карау, үзеңне иң авыр постта кирәкле итеп тою аның яшәү принцибы булгандыр.

Эшне нульдән башлыйлар дисәң дә була. Мәктәп яңа типовой бинага күчкәч, искесен, инде җимерелеп бара торганын яңа ачылачак училище карамагына бирәләр. Ай ярымнан биредә булачак курсантларны кабул итәргә тиешләр. Эшне җимерекләрне төзәтүдән башлыйлар. Себердән хәтле такталар кайтартып, класс бүлмәләрен, идәннәрне ремонтлыйлар. Җиһазлар юнәтергә дип, әле Арча, Кукмара, әле Казан, Алабуга якларына чыгып китүләр… Ә бит ул чакта алар карамагында нибары бер машина да, бер шофёр.

Курсантларны җыю, алар өчен ашханә, тулай торак, производствога өйрәтү өчен биналар булдыру, хәзерлекле инженер-педагоглар туплау кебек авыр мәшәкатьләрне ерып чыгуда күпьеллык тәҗрибәсе, абруе да ярдәм итә. Лицей статусына кадәр ирешкән училище әнә шундый авырлыклардан үсеп чыга. Бу хакта үзенең истәлекләрендә Рамил Фәйзрахман улы: «Шушы чорларда эшләгән директор буларак, мин шуны анык итеп әйтә алам: нинди генә кыенлыклар, михнәтләр, югарыдан басымнар булмасын, без бу авырлыклар алдында каушап, чигенеп калмадык. Училищены таркатырга юл куймадык, үзебезгә тапшырылган бурычны намус белән үтәдек», –дип язды.

Лаеклы ялга киткәнче, соңыннан 10 елга якын райондагы Пионерлар йорты директоры вазыйфасын да намус белән үтәде ул. Разрядлы шахматчы буларак, бик күп яшьләргә шахмат серен өйрәтүче дә иде. Хәзер аның истәлегенә багышлап, район шахматчыларының мемориаль турниры үткәрелеп килә.

Кызганыч, 68 яшендә Рамил Фәйзрахман улы арабыздан китте. Чын мәгънәсендә зирәк, зыялы, кеше күңелен аңлый белә торган сизгер, тумыштан мөгаллим исеменә тугры булган, оста җитәкче иде ул, районыбыз тарихында тирән эз калдырган олы шәхесләрнең берсе. Андыйларның абруйлы исемнәре, кылган хезмәтләре күңелләрдә онытылмый, хәтердә мәңге уелып кала.

Хәтер дигәннән, шуны әйтеп китәсем килә: бер укучым олы улының яңа өе белән таныштырырга чакырды. 32 ел шәфкать туташы булып эшләгән, үзе дә чын шәфкать иясе Фәйрүзә ялгызы ике улын үстереп, башлы-күзле итте. Менә олысына яңа өй дә җиткергәннәр. Салих Сәйдәшев урамындагы төп йорттан өскә күтәрелгәч, Балтачның яңа урамнарына килеп чыгасың. Элек басу булган җирләрдә тип-тигез яңа урамнар калкып чыккан. Биектә булганга, искиткеч манзара: Ялтра, Кара күл яклары, сабантуй мәйданнары, тау битләре уч төбендә кебек күренә, күзләрне иркәли. Урамның исеме белән кызыксынгач: «Фазлыев урамы», – диделәр. Рамил Фазлыев исеме бирелгән урам икән. Менә бит, башкалабыз Казанда Салих Сәйдәшев, Һади Такташ кебек олуг затларның исемнәрен тар, кысынкы урамнарга биреп кимсетсәләр, бездә шәхесләрне зурлый да беләләр икән! Мин моны бер Рамил абыйны гына түгел, ә аларның гаилә династиясен зурлау дип кабул иттем, чөнки бу гаилә кешеләре арасында районда мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендә абруй казанганнар аз түгел.

Рамил абыйның әтисе Фәйзрахман абый белән әнисе Ситдикыя апа-күркәм гаилә, мөгаллимнәр, чын мәгънәсендә эчке һәм тышкы матурлыкка ия кешеләр иде. Ситдикыя апа йөзе, буй-сыны, сөйләшүе белән нәкъ Камал театры артисткасы Галимә Ибраһимова инде. Яшь чактагы фамилиясе дә үзенчәлекле – Бурнацкая. Аларның кече уллары Дамир Фазлыев – галим, физика-математика фәннәре кандидаты. Углеводород чималы буенча Бөтенрусия фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре. Әтисенең бертуган абыйсы Хәлил Фазлыев – районның аяклы тарихы, Салавыч мәктәбендә озак еллар директор булып эшләгән абруйлы шәхес, «Почёт билгесе» ордены һәм күпләгән бүләкләр иясе.

Рамил абыйның җәмәгате Вәсилә Гобәй кызы гомере буе иренең терәге булып, гаилә җылысын саклап яшәде. Аның абруена ышыкланмыйча, меңләгән укучыларында ана теленә мәхәббәт уятты, яраттыра алды. Үзем дә шушы юнәлеш буенча китүемә аңа бурычлы.

Күп еллар райондагы ана теле укытучыларының методик җитәкчесе булган Вәсилә Гобәй кызы Татарстан укытучылар белемен күтәрү институты (ул чактагы исеме) үткәрә торган курсларда республика һәм бүтән төбәкләрдән килгән белгечләр каршында ел саен тәҗрибәсе белән уртаклашты. Лаеклы ялда булса да, Вәсилә апа кызы Рәйсә белән бергә дин юлында изгелекләр кылып яши. Рәйсә белеме буенча табибә. Икенче кызлары Рәмзия – гаилә традициясен дәвам итүче абруйлы белгеч, Балтач мәктәбендә география фәне укытты.

Рамил абый, син инде ике дистә елдан артык безне үзең яраттыра алган йолдызлы күкләр хозурында. Иманлы балалар, онык-туруннарыңның изге догалары сиңа ирешә торгандыр, иншАллаһ.

Илсөя ҺАДИЕВА,

 Балтач районы, Кариле авылы

Комментарии