Без ачасы яңа киңлекләр

Без ачасы яңа киңлекләр

Яңа тормышка аяк басарга санаулы көннәр калды. Мәктәп безгә яшәр өчен тәҗрибә бирде, укытты, ныгытты. Балалар бакчасыннан татар телемә гашыйк идем. Укыганда да татар теленнән төрле ярыш-бәйгеләрне, олимпиадаларны бер дә игътибарсыз калдырмый торган идем.

Сүзем – быел халыкара олимпиадада катнашуым турында. Ике ел рәттән Чаллыда узган шәһәркүләм олимпиадада җиңү яуларга насыйп булды. Быел башкалам Казаныма Халыкара олимпиадага бару бәхетенә ирештем. Анда алган тәэсирләремне сезнең белән дә бүлешәсем килә. Мәдәни үзәк булган Казаныбыз башка шәһәрләрдән матурлыгы белән аерылып тора. Безне бик яхшы каршы алдылар. Олимпиаданың ачылу тантанасыннан соң, истәлекле урыннарга, күңел ачу чараларына йөрттеләр. Арча районының Яңа Кырлай авылында – Тукай йөргән урыннарда булдык. Икенче көнне «Мин татарча сөйләшәм», «Акыл фабрикасы» уздырган чаралар да күңелгә кереп калырлык иде. Галиасгәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында «Ак калфагым төшердем кулдан…» спектаклен карап хозурландык. Яңа дуслар табып, яңа фикерләр туплап, файдалы узган өч көн вакытыбызны сизми дә калдык. Яңа дуслардан, Казанымнан аерылу ямансу булды.

Халкым көчле, бердәм минем. Үз милләте өчен янып йөрүче яшьләре дә күп аның. Киләчәктә үзем дә милләтем өчен файдалы һөнәр сайлыйм. «Йөргән таш шомара», – диләр, яңа киңлекләр ачу, Татарстанымның матур якларын күрү яңа өметләр уята.

Лина ХӘСӘНШИНА,

«Калкан» кадет полиция мәктәбенең

11нче сыйныф укучысы

Комментарии