Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

«ПРАВА»НЫ АЛЫШТЫРАСЫ БУЛМЫЙМЫ?

Әле генә хәбәрләрдә ишеттем: машина йөртү таныклыгының куллану вакыты 2022нче елның 1нче гыйнварыннан 2023нче елның 31нче декабренә кадәр аралыкта чыга торган булса, аны алыштырырга кирәкми, вакыты өч елга озайтыла, дип сөйләделәр. Русия Премьер-министры Михаил Мишустин шундый карарны имзалаган. Минем «права»ның кулланылыш вакыты 2023нче елның маенда чыга. Аны озайту өчен кая мөрәҗәгать итәсе икән? 2023нче ел өчен хәзердән үк хәл итеп куеп буламы?

Гөлчәчәк ИСЛАМОВА,

Казан шәһәре

Русия Хөкүмәте узган атнада чынлап та шундый карар кабул итте. Хөкүмәт сайтында язылганча, ул матбугатта басылган көннән башлап үз көченә керде. Машина йөртү таныклыкларының куллану вакыты 2022нче елның 1нче гыйнварыннан 2023нче елның 31нче декабренә кадәр чыга торган кешеләр «права»ны озайту мәшәкатеннән котыла. Эчке эшләр министрлыгы аңлатуынча, аларның таныклыгы автомат рәвештә өч елга озайтыла. Ягъни кайчанга кадәр гамәлдә булачагын белү өчен, «права»ның вакыты чыга торган датага өч елны кушарга гына кирәк. ЮХИДИ хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә дә, гариза язарга да, таныклыкка ниндидер тамга куйдырырга да кирәкми, диелә. «Права»ны тикшергәндә автомат рәвештә өч елны кушып карый торган буласылардыр.

ФАТИРНЫ, ИСЕМНЕ КҮПСЕНМӘГЕЗ!

Узган җомгада телевидениедә Малахов тапшыруында татар җырчысы Динә Гарипова бик матур итеп «Ай, былбылым» дигән җырны башкарды. Андагы ул моң! Аның матур тавышы! Тикмәгә генә «Голос» тапшыруында җиңү яуламагандыр ул! Аның чыгышын төрле якларда яшәүче миллионлаган татарлар да тыңлагандыр. Шушы былбылыбызга фатир, атказанган исеме бирүләрен күпсенәләр. Шундый матур җырчыга алар гына жәлмени? Бер тәкъдимем дә бар: республикада зур бәйрәмнәр булганда, әллә кайдан зур акчалар түләп, урыс артистларын чакырталар. Үзебезнең Динә Гарипованы чакыртсалар, урынлырак булыр иде.

Рузалия ГАРИПОВА,

Теләче районы, Олы Мәтәскә авылы

КАЗАНГА ЖИРИНОВСКИЙ УРАМЫ КИРӘКМИ!

Газетаның яңа санын алып кереп укыдым. ЛДПР депутатлары Казанда Жириновскийның исемен мәңгеләштерергә җыена икән (бу хакта узган саныбызның беренче битендә хәбәр иткән идек – ред.иск.). Ул кайчандыр безне һәм башкортларны Монголиягә сөрдермәкче иде, «пусть они там подыхают от голода и сифилиса» диде. Без Казан урамнарына Жириновский исемен бирүгә каршы!

Шәүкәт ГАЙНАНОВ,

Әлмәт районы, Түбән Мактама авылы

Шундый ук фикер белән газетабызның даими укучысы – Татарстанның халык артисты Нуретдин НӘҖМИЕВ тә шалтыратты. «ЛДПР депутатлары Жириновскийга безнең Казанда урам бирергә ниятләп торалар икән. Кеше көлкесе, адәм мәсхәрәсе бит бу! Без бик каршы! Татар халкына нәрсә эшләде ул? Аның безнең Татарстанга, Казанга бернинди дә катнашы юк! Куйсыннар әнә Русиянең башка шәһәрләрендә. Безнең Казан урамнарына кагылмасыннар. Безнең үзебезнең дә шәхесләребез бик күп», – диде ул.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии