Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

«АМБУЛАТОРИЯБЕЗНЕ БҮЛӘЛӘР»

Безнең авылның участок амбулаториясе бар. Авылыбызда өлкән яшьтәгеләр шактый, ә район үзәге бездән ерак – шуңа күрә аның барлыгына шатланып туялмадык. Хәзер менә амбулатория бинасының яртысын авыл советына бирәчәкләр икән, дигән сүз ишетеп, аптырап калдык. Шуның кадәрле иркен иде анда, хәтта коридорда утырып торырга урыннары бар иде. Урталай бүлгәч анда безгә урын калырмы соң? Иркен чагында район үзәгеннән табиблар килеп, каннарны анализга алалар иде. Хәзер килми дә башларлар инде… Монда күрше авыллардан да авырулар килә бит. Бинаның яртысы гына калгач, кеше өстенә кеше булачакмы?

Рифкать НӘБИЕВ

Мөслим районы, Иске Карамалы авылы

Соравыгызга җавап алу өчен Мөслим үзәк район больницасы баш табибе Рамил МУРЗАХАНОВ белән элемтәгә кердек:

– Бу сүзгә аңлатма биреп шуны әйтә алам: кемдер нәрсәдер ишетеп, дөрес фикергә килмәгән. Биналарны берләштерү планлаштырылмый һәм моның турында әлегә бернинди сүз булмады, – диде баш табиб. – Сүзләр иске бинадагы бер бүлмә буенча булган иде. Моны кемдер ишеткән дә, нәрсәдер кыланалар, дип сөйләгән. Чынлыкта исә бинаны кемгәдер бирү планлаштырылмый, һәрхәлдә якын 5 елда – «точно»!

«ОНЫК БАЛЛЫ ЯРАТА»

Өч яшьлек оныгым бер әйбер дә ашамый, чәй генә эчеп тора. Аннан соң, кибет әйберләре: туңдырма да шоколад кебек баллы әйберләрне генә ашый. Ботка, аш, ит кебек өй ризыкларына якын да килми. Ул ашамагач, үземә дә кыен. Килен кеше ким кеше дип түбәнсетеп әйтүдән түгел, тик монда төп гаеп барыбер оныгымда түгел, аның әнисендә, ягъни килендәдер дип уйлыйм. «Мөмкинлек бар бит, акчасыз тилмермибез», – ди дә, баллы әйбер алып кайтып ашата. Нәрсә эшләргә дә белмим – бала чиргә сабышмас микән?..

Исемем редакция өчен генә

Биектау районы

РЕДАКЦИЯДӘН: әлбәттә, сезнең шикләрегез урынлы. Бала гына түгел, өлкәннәр дә тиешенчә тукланырга тиеш. Бар чир дөрес яшәмәү һәм тукланмаудан башлана, дияргә нигез бар. Бу хакта редакциябез нәшер иткән «Шифалы гәҗит»нең алдагы саннарының берсендә тәфсилле язма тәкъдим итәрбез. Ул газета нәкъ менә шул проблемаларны тәфсилле яктырта.

МИЛЛӘТПӘРВӘР НУРГАЛИ

Моннан унбиш еллар элек шифаханәдә бер кеше белән танышкан идем. Нургали – Кукмара районының Олыяз авылында яши. 90нчы дистәне вакласа да, «Безнең гәҗит»не яздырып ала. «Газета бик эчтәлекле, кызыксынып укып барам башкаларга да укырга бирәм», – дип әйтә. Аның тормыш юлы бик сикәлтәле. Әтисе сугышта һәлак булган, әнисе киез итек фабрикасында эшләгән, берничә көн авыру сәбәпле эшкә чыкмаганга, аны «халык дошманы» дип атап, төрмәгә озатканнар, аннан Себергә җибәргәннәр, ул шунда вафат булган. Ятим Нургали әбисе тәрбиясендә үскән. Шулай булса да, югалып калмаган ул. Хәзерге вакытта хатыны Хәмидә белән 6 баласының игелекләрен күреп яшиләр. Аларга дөрес тәрбия биргәннәр – уллары, авылдагы мәчет бинасына, дин сабаклары укыту өчен булыр дип, янкорма төзеткән. Татарстаныбызда шундый милләпәрвәрләр, динне хөрмәт итүчеләр күбрәк булсын иде.

Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәле

Казан шәһәре

«ИНВАЛИД УЛЫМА ЭШ КИРӘК»

Минем ДЦП аркасында инвалидлыкта булган 25 яшьлек улым бар. Ул программистлыкка укыды, кулында дипломы бар. Тик эше генә юк. Күңеле үсеп китмәсме дим инде – районда кайдан эш табарга икән, инвалидларга эш бармы?

Мәндүдә Хәсәнова

Мөслим районы Олы Чакмак авылы

Әлеге уңайдан Мөслим районының халыкны эш белән тәэмин итү һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Дамир Мөхәммәтдиновка шалтыраттык.

– Мәндүдә ханым белән без инде таныш, ул безнең үзәккә берничә мәртәбә мөрәҗәгать итте. Аның инвалид улы бар икәнен дә беләбез. Проблема шунда: алар авыл җирендә яши. Егет программистлык һөнәрен үзләштергән. Тик аның авылдан читкә чыгып эшләргә сәламәтлеге буенча мөмкинлеге юк. Ә авылда сәламәтлеге эшләргә мөмкинлек биргән эшне табу бик авыр. Без бу мәсьәләне күз уңында тотабыз, инвалидларны эшкә урнаштыру программалары бар ул, ләкин беренчедән аңа ул эшли алырдай эшне, икенчедән эшкә алырга теләге булган эш бирүчене табарга кирәк. Чакмак авылында мондый критерийларга туры килердәй эш әлегә юк. Төп авырлык шушында. Авыл җирлеге башлыгы белән әлеге уңайдан сөйләштек, ул да исендә тота моны. Нинди дә булса мөмкинлек килеп чыгуга тәкъдим итәчәкбез, – диде җитәкче.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Исегездә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшли. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии