- 19.04.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №16 (20 апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«РИЗЫК КАДЕРЕН БЕЛӘ БАШЛАДЫК?»
Соңгы вакытта урамда кешеләрнең йөзләренә карыйм да аптырашка калам. Бөтенесе бер төсле. Җирдән нәрсәдер эзләп барган кебек, алга бөгелгәннәр. Үзләре каядыр ашыга, үзләре борчулы. Яз җитүе дә шатландырмый, күрәсең. Хәер, нәрсәгә аптырарга, кибетләрдә бәяләр котырып үсә, балаларны киендерергә, ашатырга кирәк, ял итәсе дә килә, ә акча юк. Әнә шулай очын-очка ялгап яши башлады кебек халык. Әле беркөнне йортыбыз каршысында эскәмиядә бер карчыкны күреп алдым. Моңа кадәр аны күргәнем юк иде, пычранып беткән куллары белән таягын тотып, акча теләнеп утыра. Сөйләшеп киттем моның белән. «Элек чүп савытларында каткан булса да ипиләр була иде, хәзер тормыш начарланды, ташламыйлар», – ди. Кризис, кризис дип әйтәбез. Аның үзенең файдасы булды, ахрысы – кешегә ризык кадерен белергә өйрәтте.
Ания ХӘЙРУЛЛИНА,
Чаллы шәһәре
ТӘРӘЗӘ ЯҢАГЫ ТЕЛИМ ЧЕЛТӘР-ЧЕЛТӘР…
Үскәнем, сезгә зур гозерем бар, шуңа шалтыратам. Быел миңа җәй көне, Аллаһ боерса, 80 яшь тула. Өй түремдәге өч тәрәзәмне матурлап куясым килә иде. Тәрәзә яңакларын челтәр-челтәр итеп эшләүчеләр бар бит, әле менә күптән түгел Питрәч районы, Шәле авылында шундый бер кеше бар дип укыган идем. Казанда да бар микән андый оста куллылар? Шул кешеләрнең номерын язып чыга алмассызмы икән?
Гөлфия ФӘТХУЛЛИНА,
Казан шәһәре, Северный бистәсе
Укучыбызның мөрәҗәгатен күз уңында тотып, интернет аша тәрәзә яңакларын эшләү белән шөгыльләнүче кешеләрне эзләдек. Билгеле, Казанда да бар андыйлар. Әйтик, ылыслы агачлардан нәкъ сезнең тәрәзә размерларын исәпкә алып ясарга вәгъдә итүчене таптык. Аның белән +7-987-239-33-01 телефоны буенча элемтәгә чыга аласыз. Тагын бер оешма – «ТатУзор»ның телефоны: +7-927-249-16-21, +7-962-556-32-21.
ДАРУЛАР КЫЙММӘТЛӘНӘ
Илдәге икътисади кытлык һәм санкцияләр даруларга да кагыла. Аларның бәяләре дә көннән-көн кыйммәтләнә бара. Кызганыч ки, соңгы айларда Русия хөкүмәте боерыгы белән, инвалидларга бирелә торган кайбер даруларны даруханәләргә кайтармый башладылар. Аларның күбесе, әйтик, йөрәк, күз, буын авырулары дарулары мөһим дарулар исемлегеннән алынган икән. Бу мәсьәлә халыкта ризасызлык тудырды. Казан шәһәренең 160нчы даруханәсе дәүләтнеке санала. Үзем кирәкле даруларны шуннан гына алам. Анда эшләүче хезмәткәрләр һәрвакыт ачык йөзле. Даруларның аңлатмасын тәфсилләп сөйләп бирәләр. Аларның арзанракларын тәкъдим итәләр. Үз хезмәтләрен намус белән башкаручы Валерия Абрамшива, Диләрә Сабирова, Илсөяр Идиятуллова, Илзия Шакироваларга ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘРГӘ БУЛЫРМЫ?
Казанны яклап һәлак булганнарга Кремль стенасы янында һәйкәл куярга тиешләр иде. Анда шул кешеләр хөрмәтенә ниндидер таш та тора иде. Хәзер җитәкчеләр, ашыга-ашыга, Петр Iгә һәйкәл куярга ашыгалар, өч-дүрт көн элек ниндидер митрополитка куймакчы булдылар. Ә үзебезнекеләргә кайчан булыр икән һәйкәл? Кеше Хәтер көненә дә чыкмый башлады бит инде!
Әнәс ФӘХРИЕВ,
Минзәлә шәһәре
УЛЫБЫЗ ҮЛДЕ, ТАШЛАМА – ЮК
Безнең 1975нче елда туган олы улыбыз Хәсәнов Рәиф 1995нче елны Чечняның беренче сугышыннан кайтты. Дүрт тапкыр контузия кичерде, беренче көненнән үк сугышта булды. 2003нче елда үлде, әмма безгә бернинди дә ташламалар бирмәделәр. Әлеге уңайдан Президент В.Путин исеменә рәсми хат җибәрдек. Безгә нинди ташламалар каралган булуы турындагы җавап хаты килде. Бу – зур суммада акча, шәһәрдән өч бүлмәле фатир һәм хатынымның 50 яшьтән пенсиягә чыга алу мөмкинлеге. Ләкин боларның берсен дә бирмәделәр. Социаль яклау үзәгенә ташламалар турында сорап баргач, бер карчык (исемен белмим): «Әгәр дә хатыныңның юл акчасын безгә бирсәң, малаеңның 2 мең сумын биреп барырбыз», – диде. Безгә нинди ташламалар тиеш һәм аны ничек алып була?
Фәрит ХӘСӘНОВ,
Азнакай районы Урманай авылы
РЕДАКЦИЯДӘН. Әлеге уңайдан Азнакай районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәндүс Мөхәммәтфатыйх улы Камаловка шалтыраттык. Тик ул, телефон аша бернинди дә шәрехләмә бирмәячәген әйтеп, сорауларыбызны рәсми хат рәвешендә юлларга кушты. «Безнең гәҗит» юллаган хатта, абунәчебезнең гозерен аңлатып, өч сорау күтәрдек:
1. Азнакай социаль яклау бүлегендә чынлап та халык белән шулай дорфа сөйләшәләрме?
2. Хәсәнов Фәрит әфәндегә тиешле акчалар күчерелдеме, күчерелсә, кайчан күчерелде?
3. Бу гаиләгә нинди ташламалар каралган?
Ахыр чиктә барыбер сорауларыбызга җавапларны телефон аша гына бирделәр. Азнакай районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәндүс Камалов әйтүенчә ике арада ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыккан:
– Безнең бүлек хезмәткәренең «хатыныңның акчасын безгә бир» дип әйтүе – юк сүз. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Без льгота сорап килгән кешеләргә һәрвакыт отышлырагын, иң максималь суммадагы акча бирә торган түләүне тәкъдим итәбез. Кеше бер төрле ташламаны ала икән, икенче төрлесеннән инде файдалана алмый, шуңа күрә безне дөрес аңламаганнардыр дип уйлыйм. Алар уйлаганнардыр бер субсидияләрен алып, икенчесен бирергә телиләр дип. Ләкин чынлыкта, әйткәнемчә, без аларга максималь суммадагы түләү тәкъдим иткән булганбыздыр. Ә дорфалыкка килгәндә, кайбер вакытта өлкән яшьтәгеләр шалтыратканда ишетсен дип, безнең кызлар кычкырып сөйлиләр, ә болай дорфалык күзәткәнем юк. Бөтен килгәннәр бик канәгать, – диде ул. Ә менә социаль яклау бүлеге белгече Рузалия Сибгатуллина исә, Хәсәновлар гомумән безгә мөрәҗәгать итмәгәннәр иде дип белдерде:
– Аларның безгә килгәне юк бит. Фәрит Хәсәнов та, үзе дә пенсионерлар, алар бездән бары тик айга бер тапкыр бирелә торган түләүне (ЕДВ) гына алалар. Бу гаиләгә нинди ташламалар каралганлыгын телефон аша гына әйтүе авыр. Чөнки уллары сугыштан соң вафат булган, ләкин вафат булучыларның да төрле категориядәгеләре була. Шуңа күрә, түләүләр тиешме, юкмы икәнлеген карарга кирәк. Үзләре безнең бүлеккә килсәләр, яхшырак булыр иде, – дип җавап бирде ул.
ҮЛГӘЧ ТӘ БОРЧЫМАСЫННАР ИДЕ
Без – сугыш чоры балалары исеменнән әйтәсе килгән сүзем бар. Яшьлегебез дә булмады, ашарга да булмады. Күпчелегебез укый да алмый калды. Хәзер үлем чигендәге кешеләр без, мәсәлән, мин 80нең теге ягына чыктым. Үлгәч, кешеләрне ярдыру мәҗбүри булачак, дигән сүз йөри, шуның буенча Президентыбызга әйтер сүзем бар: безне үлгәч тә борчымасыннар иде инде. Әле бер көн генә күрше авылда 1930нчы елгы Вәсимә апа дигән әби үлде. Көне буе көттереп торганнар күмдермичә. Ярдыру өчен Лаешка алып барырга кирәк булган икән. Ул авыл Лаештан 35 км ераклыкта. Аны алып барып ярдырып кайту үзе бер мәшәкать. Казанда Галиева Зәйтүнә исемле бер танышымны да шулай ярдырып, 7 мең сум акчасын алып калдылар, шул ярдырган өчен. Үлгәч тә интектермәсеннәр иде инде, үзебез белгән догаларны укып, мәңгелеккә күчәсе һәм мәшәкать тудырмый гына китәсе килә бит.
Роза СӘЛӘХОВА,
Лаеш районы, Пәрәү авылы
Бу атнада укучыларыбыз белән турыдан туры элемтә гадәттәгечә, чәршәмбе көнне, иртәнге 10нан көндезге 13 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Һәрвакыттагыча, борчыган мәсьәләләр, гозерләрегез булса (8843) 272-42-17 номерын җыя аласыз. Киләсе очрашуларга кадәр.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии