- 19.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №15 (18 апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Илдә барган үзгәрешләргә күпләр түзем булса да, арабызда халык мәнфәгатьләрен яклап көрәшүчеләр дә бар. Ризасызлык күпләрне каләм алырга мәҗбүр итә, алар югарыдагыларга хатлар юллый. Кайберәүләр плакатлар күтәреп пикетка чыга.
Восстание урамында плакатлар күтәргән ике олы яшьтәге хатын кызны һәм ике ир-атны күргәч нигә пикетка чыгулары белән кызыксындым. Мин килгәндә полиция хезмәткәре аларны урыннарыннан куып маташа иде, димәк, алар бирегә пикет уздыруга рөхсәт алмыйча чыккан. Шулай да араларыннан берсе сорауларыма җавап бирергә өлгерде. «Без, дәүләт сәясәтенә каршы, – диде ул. – Дәүләт сайлаулар вакытында фальсификация оештыра, чит илләргә безнең ил чикләрен узып, территорияләрне тыныч кына алырга мөмкинлек тудыра. Әле икенче яртыеллыкка торак коммуналь хезмәтләргә бәяләрне арттырырга тели дип ишеттем. Күпләр бит кулланган хезмәтләре өчен дә түли алмый. Дәүләт без түләгән акчаларны үзенә үзләштереп ята». Абзый үзен, Мансур Сәгыйдулла улы Сәмигуллин, КПРФның Мәскәү район комитеты беренче секретары итеп таныштырды. Ике сәгать буена, кулларына плакатлар күтәреп халык алдында басып торырга бүгенге әнә шундый яхшы сәясәт мәҗбүр иткән аларны.
АлсуНУРГАТИНА.

Комментарии