Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

КЫЙММӘТЛЕ ТАТАРСТАН

Татарстан белән Башкортстан бер үк Русия составына керә, тик нигәдер без чүп өчен аена 98 сум, башкортлар 75 сум түли. Нигә шулай икән бу?

Галия ХӨСНУЛЛИНА,

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы

Редакциядән: Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләү нигезендә региональ хакимиятләр тарафыннан расланган тарифлар ята. Тариф бәясе төрле төбәктә төрлечә. Алар, кагыйдә буларак, шәһәр халкы, авыл халкы яки бакча ширкәте өчен төрле. Төбәк мәйданы, халык тыгызлыгы, юллар озынлыгы һәм сыйфаты, торак пунктлар янында полигоннарның булу-булмавы, чүп-чарны сортларга аеру станцияләре, заводлар һәм башкалага якын урнашу-урнашмавына бәйле рәвештә, бәяләр аерыла. Бәяләр бер урамда урнашкан күп катлы йортта һәм барак тибындагы йортта яшәүчеләр өчен дә төрле булырга мөмкин.

РАЙОНГА ДА КАЙТМЫЙЛАР

Хәзер авыл хуҗалыкларында фермерлаштыру процессы, ягъни кулаклаштыру бара. Элек бай крестьяннарны «кулак» дигәннәр. Ә ул фермерның күбесе элеккеге колхоз рәисе, ягъни кулак балалары. Колхозларны таратканда техниканы, төзелеш объектларын үзләренә рәсмиләштерделәр дә, хәзер фермер булдылар. Аларга хөкүмәт күпме акча түли… Шул акчаны колхозларга биргән булсалар, алар хәзер чәчәк атар иде. Таратмаска кирәк иде! Авыл хуҗалыгындагы халыкны көчләп ике социаль катламга бүләләр: фермерлар һәм шуларга ялланып эшләүчеләр. Хәзер авылларга әллә нинди фермерларны кертсәң дә, бетеп баручы авылга аларның файдасы тимәячәк. Безнең авылда клуб төзеп куйдылар. Акыллы кешеләр шәһәрдән авыл клубына кызыгып кайтмый. Авылда безнең кебек бер җиргә дә бара алмаган, китәргә дә теләмәгән картлар һәм пенсионерлар гына калды. Аеруча Кама Тамагы кебек иң артта калган районга эшкә яраклы кеше – яшьләр әйләнеп тә карамас, чөнки безнең районда кереп эшләрлек җир юк. Шуңа күрә аның киләчәге дә юк.

Әхәт САБИРОВ,

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

КАЙЧАН УКЫРГА?

Өйлә намазын зәвәл үткәч укый башласаң дөресме икән?

Бер укучыгыз,

Казан шәһәре

Сезнең соравыгызга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде:

– Зәвәл – кояш төш вакытын кисеп үткән мизгел. Зәвәл вакытында намазлар укырга ярамый. Өйлә намазы зәвәлдән соң укыла. Ышанычлырак булсын өчен, өйлә намазын зәвәлдән соң биш-ун минут үтмичә башламау хәерле.

МОНДЫЙ ТАПШЫРУ БУЛМЫЙ

Әгәр «ТНВ»да «Иң мәгънәсез тапшыру» дигән бәйге булса, беренчелекне һичшиксез «Кәмит Җәвит» тапшыруы алыр иде. Мондый мәгънәсез тапшыруны, бәлки, быел бетереп, вакытын «Таяну ноктасы»на бирерләр.

Илдус абыегыз,

Казан шәһәре

ҖӘВИТКӘ СҮЗ ӘЙТМӘГЕЗ!

«Безнең гәҗит»нең 52нче санында «Кәмит Җәвит» тапшыруы турында язганнар. «Кәмит Җәвит»кә сүз әйтәсе булмагыз, бик күңелле тапшыру. Татарстан каналларында гел бертөрле җыр, гел охшаш тапшырулар. Дүрт каналның кайсын ачсаң да, гел бер үк җырчылар. «Җырлыйк әле», «Туган җир», «Башваткыч» һәм «Кәмит Җәвит» тапшыруларына сүз әйтерлек түгел. Алар яшәсен генә. Миңа калса, түрәләр, мәдәният министрлыгы бу каналларны карамый торгандыр. Карасалар, җырчыларның составы булса да үзгәрер иде.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ИСЕМЕН ҮЗГӘРТИК

«Безнең гәҗит»нең 29нчы декабрь санында Рәис Ваһаповның «Кызартмагыз кызларны!» дигән мәкаләсен бик кызыксынып укыдым. Автор минем фикеремне кайдан белде икән, дип уйладым. Ул бик дөрес язган, бигрәк тә «Кәмит Җәвит»тә сөйләнгән мәзәкләрне ферма йортында кәрт сугып утырган, бераз кызып алган ирләр сөйләсә сөйләгәндер» дигән сүзләре бик ошады. Дөресен генә әйткәндә, бу тапшыруны күрсәтүдән туктатыр идем яки исемен алыштырыр идем. Мәсәлән, «Шамакай ләчтитләре»нә. Яңа ел концертында да бик күп җырчылар матур чыгышлары белән сөендерде, әмма һаман да шул Җәвитне күрү кәефне төшерде. Аның урынына Данир Сабиров, Әсхәт Хисмәт кебек осталарны куйсалар, күңелле булыр иде.

Фәнил САЛИХОВ,

Минзәлә районы, Усай авылы

КАТНАШ НИКАХНЫ МАКТАУ

2020нче елның 28нче декабрендә «Таяну ноктасы» тапшыруында сүз катнаш никахлар турында барды. Анда дүрт кеше катнашты, һәрберсе үз фикерен әйтте. Шуларның берсе милләтне саклауда кан алмаштыруның, башка милләт вәкиле белән катнашуның файдасы турында сөйләде. Икенчесе нәселнең ике тамырлы, нык булуы турында сүз кузгатты. Аларның чыгышлары катнаш никахны мактауга кайтып кала бит. Өченчесе – галим кеше. Ул татар белән урыс милләте вәкилләре катнашканнан соң, алардан татар баласы тумаячагы турында бәхәсле фикерен ачык итеп әйтте. Татарларда башка милләт вәкиле белән никахлашу милләтебезнең тамырын корытачак, шуны онытмасак иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ЗӨЛФӘТНЕ КАЙТАРЫГЫЗ

Элек «Башваткыч» тапшыруын алып барган Зөлфәт Зиннуровны ник эшеннән алдылар икән? Нигә киткән ул? Шуның кадәр яратып карый идек, хәзер тапшыруны карыйсы да килми. Зөлфәт шулкадәр матур һәм ипле итеп алып бара иде.

Фәния апагыз,

Арча районы

Редакциядән: узган ел шундый эчтәлектәге сораулар белән Зөлфәт Зиннуровның үзенә дә мөрәҗәгать иттеләр. Шуңа күрә ул үзенең социаль челтәренә бик эчтәлекле аңлатма язып үткән иде, сезгә дә шуны тәкъдим итәбез:

– Берәү белән дә сүзгә килмәдек, талашмадык-сугышмадык. Белгәнегезчә, мин параллель рәвештә «Татар радиосы»нда да иртәнге тапшырулар алып барам. Шуңа күрә «ТНВ» җитәкчелеге мине сайлау алдына куйды: йә радио, йә телевидение. Телевидениегә 2000нче елда килеп кергән идем, 20 ел вакыт үтеп тә киткән! «Башваткыч»ны инде 5 елдан артык алып барам, тамашачылар да ялыккандыр. Нинди дә булса яңалык кирәк дип кат-кат уйлаганнан соң, радионы сайларга булдым. Нәрсә дисәң дә, иҗат юлымны 11нче сыйныфта укыганда ук радиодан башлаган идем бит. «Башваткыч» тапшыруын яратып караучы Хөрмәтле Тамашачым, зур рәхмәтләрем иң беренче Сезгә. Кем белә, бәлки әле киләчәктә тагын бергә эшләү насыйп булыр.

ҺӘЙКӘЛ КУЙМАГЫЗ!

Күптән түгел «Таяну ноктасы»нда Явыз Иванга һәйкәл кую турында сөйләштеләр. Аны куйсалар, бу – татар халкын мыскыл итү булачак. Явыз Иван – татарларны үтерүче, аларны мыскыл итүче. Татарның канын койган, бөтен җиргә сугыш китергән кеше бит ул. Һәйкәл кую дигән сүз бөтенләй булмасын!

Мәдинә апагыз,

Азнакай районы

МӘЧЕТ НИ ХӘЛДӘ?

Берничә ел инде Казанда «Җәмигъ» мәчете төзелү турында сүзләр йөрде. Хәзер ни хәлдә икән? Урын билгеләндеме икән, шуны беләсе иде.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Редакциядән: Бу турыда сүзләр әле дә йөри генә. Мәчетнең төзелү урыны да әлегә билгеләнмәгән. Узган елның 24нче декабрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов матбугат очрашуында, Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетен төзү эше киләсе елда башланачак, дип белдергән иде. «Зур бәйрәмнәрдә дә халыкны җыя торган 10 мең кешелек «Җәмигъ» мәчете кирәк. Бу эшне зур ширкәтләр дә күтәрә, без дә катнашыр идек. Гади кешеләр дә мәчет төзүне сорый. Монда ике мәсьәлә бар. Беренчедән, дөрес урынын табарга кирәк. Халыкка уңай, шәһәр өчен матур бина булсын, дибез. Кешеләрнең ничек килеп, ничек китүләрен өйрәнәбез. Икенчедән, конкурс үткәреп, мәчетнең кыяфәтен караячакбыз. Бу юнәлештә эш бара, пандемия безне бераз туктатты. Киләсе елда урынын билгеләп, эшне башларга тиеш булабыз», – диде ул.

АВЫЛДАН КАЧАЛАР

Безнең Азнакай районында эш бетте хәзер. Колхозлар бетте, санаулылары гына калды. Сугыш елларыннан соң ач-ялангач килеш торгызылган ил шундый дәрәҗәгә төшсен инде. Хөкүмәтне бу кызыксындырмыймы икән? Путиннан башлап, Татарстан президентына кадәр бу сорау борчымый. Авылларны бетермәскә, дип язалар. Ничек бетмәсен ди ул, өлкәннәргә түгел, яшьләргә дә эш булмагач. Элек гөрләп торган Азнакайда да бер эш юк хәзер. Менә шуннан килеп чыга урлашулар, үтереш, талаш…

Исемем редакция өчен генә,

Азнакай районы

Сезнең мөрәҗәгатегезне Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Шәмсетдинов Айдар Хәләфетдин улына юлладык. Ул болай дип җавап бирде:

– Проблема юк димим, әмма эшләргә теләге булган һәм эзләгән кешегә эш табу кыен түгел. Нефть хакы төште, шуңа күрә хезмәт хаклары бик югарылардан түгел. Хәзер Себергә дә эшкә китмиләр, чөнки элеккеге кебек түләмиләр. Әмма Азнакайда 900 кеше эшсезлек буенча исәптә торса, шуның кадәр кешегә эш тә тәкъдим ителә. Менә районга машина йөртүчеләр җитми, яңадан уку үтеп, бу эшкә керү мөмкин. Җитәкчеләрне «һаман парк төзиләр», дип гаеплиләр, «кешегә эш урыннары булырлык завод төзесәгез яхшы булыр иде», дип тә өстиләр. Моны без хәл итмибез бит. Федераль программада катнашып, грант отабыз икән, ул акчаны үзебез теләгәнчә тота алмыйбыз. Ул акча нәрсәгә бүленеп бирелгән, шуны төзибез. Авыл хуҗалыкларында мондый проблема юк, чөнки күпләр шәхси эшләрен ачып җибәрә, фермаларын төзи, монысы куандыра. Әйткәнемчә, проблема бар, ләкин аны чишү юлын газетага шалтыратып түгел, безнең белән киңәшләшеп хәл итәргә кирәк.

КЕМ ЧИСТАРТА?

Күпкатлы йортларда төтен юлларын чистартуны кайсы оешма башкара икән? Алар «чистартылды» дигән берәр кәгазь бирергә тиешләрме? Елга ничә тапкыр чистартырга тиешләр?

Рәйсә САФИНА,

Казан шәһәре

Редакциядән: Күпфатирлы йортларда мондый эшләрне башкару бурычы идарәче компаниягә йөкләнә, ул әлеге эшчәнлек төренә лицензиясе булган оешма белән килешү төзергә тиеш. Шулай ук газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча эшләрне башкара торган махсус газ оешмасы белән дә килешү төзелергә мөмкин. Аттестацияләнгән белгеч елга ике тапкыр килеп, төтен юлларын тикшерергә, төтен һәм вентиляция каналларының төзеклеге турында акт язарга тиеш.

ЯҢАСЫ КИРӘК ТҮГЕЛ!

Милләт язмышы турында сөйләшкәндә, Конституция турында сүз кузгатырга кирәк. Минтимер Шәймиев Русиянең үзгәрешләр кертелгән Конституциясен мактады, шуның ярдәме белән һәр милләтне саклап була, диде, ләкин ныклы мәгарифе булмаган милләтне саклау мөмкин түгел. Татарстан республикасында ике дәүләт телен белмәүчеләр дәүләт оешмасында эшли. Алай булмый бит инде, рус телен дә белмәгән кешеләр Русия оешмасында эшләмиләр. Иң нык борчыганы: без шулай итеп үз-үзебезне алдасак, үлемгә барып терәләбез. 1992нче елдагы Конституцияне торгызырга кирәк. Әллә ничә тапкыр үзгәртелгән законнар җыелмасының беркемгә дә кирәге юк.

Рәис КАМАЛИЕВ,

Әгерҗе районы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии