- 19.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №2 (18 гыйнвар)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Казахстанга беренче баруым. Семипалатинск шәһәре татарлары лидеры Габделхак әфәнде Ахунҗанов үзенең 60 яшьлек юбилеена махсус чакырды, шул көннәргә Семей шәһәрендә уздырыла торган «Көзге Иртыш моңнары» халыкара татар сәнгате фестивале дә туры килә икән. Бөтендөнья татар конгрессыннан бер кочак бүләкләр күтәреп, поезд белән Әгерҗедән Омскига барып җиттем, аннан исә «Умырзая» ансамбле артистлары белән автобуста 16 сәгать вакыт эчендә Семей шәһәренә дә килеп җиттек. Чик буенда шактый җентекле тикшерү үттек, кулларыбызга «Казахстанда 5 кенә көн яшәргә ярый», дигән мөһерле кәгазьләр тоттырдылар. Ни әйтсәң дә, Казахстан икенче дәүләт шул, һәм бу адым саен сизелеп тора. Кайтканда исә поезд белән Семейдан Новосибирск шәһәренә кайттым һәм чик буенда хезмәт итүче казах дуслар мине, бөтен тәртибен китереп, сәгать буе тентеде, әллә үзем яулык белән шикле күрендем, әллә Русия чекистлары нидер әйтеп өлгергән иде, чөнки Казахстанга юлга чыгар алдыннан гына ФСБ һәм милиция хезмәткәрләре мине өйдән мәҗбүри алып чыгып китеп, Чаллы прокуратурасында кисәтү ясаганнар иде…
Казахстанның сикәлтәле юлларыннан төн уртасында без килеп җиткән Семипалатинск шәһәре илнең төньяк-көнчыгышына урнашкан булып, Иртыш һәм Семей елгалары арасында таралып ята… Рәсми тарих буенча, аңа тиздән 300 ел тула, шәһәрне урыслар һәм татарлар салган, диләр. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, бу урында элек тә кала булган, анда төрки кабиләләр, шул исәптән, татарлар да яшәгән. Тарихчы Миллерның язмалары буенча, шәһәрнең исеме дә биредәге таш мәчетләргә нисбәтле бирелгән – Җидепулат, ягъни, Семипалатинск. Татарлар бу шәһәрне элек-электән «Сими» дип йөрткәннәр, хәзер исә кала рәсми рәвештә «Семей» исемен йөртә. Семей шәһәрендә 300 меңгә якын кеше яши, шуның 11 меңе – татарлар, иң зур күпчелек – казахлар, аннан соң руслар.
Әле 1959 елда гына да Семипалатинск шәһәрендә 22 мең татар яшәгән, хәзер шуның яртысы гына калган, сәбәбе – күпләп күчеп китүләр, катнаш никахлар һәм бу җирләрдә ярты гасырга сузылган атом сынаулары аркасында булган үлем-җитемнәр… Югыйсә, заманында Семипалатинск шәһәре татарларның милли үзәге, Ана Ватаннары булган бит! Узган гасыр башларында Семипалатинск шәһәрендә 13 мәчет, 7 мәдрәсә булган, мәчетләрнең барысын да диярлек татарлар салган һәм татарлар тоткан, бары тик бер мәчет кенә үзбәкләрнеке булган һәм Уфадагы диния нәзарәтенә буйсынмаган. Бүгенге көндә Семей шәһәрендә татарлардан калган өч мәчет эшләп тора, аларның барысында да казахлар имамлык итә һәм вәгазьләр бары тик казах телендә генә алып барыла. Казахстанда бары тик Петропавел (Кызылъяр) шәһәрендә генә татарча вәгазьләр алып барыла торган татар мәчете барлыгын әйттеләр, әмма анда кеше аз йөри икән. Хәзер Семей шәһәрендә дә татарлар бер мәчетне татарларга бирү турында эш алып баралар, чөнки мәчет бит әле ул намаз уку урыны гына түгел, анда никахлар укыла, балага исем кушыла, җеназалар, хәтем ашлары да шушы мәчетләр аша оештырыла. Ул милләтне берләштереп, туганлаштырып тора торган бер урын, бу читтә бигрәк тә нык сизелә.
Дөрес, Семейда татарларның мәчеттән кала да берләшер, җыелыр урыннары бар барын. Биредә менә 20 ел инде татар иҗтимагый үзәге эшләп килә, «Халыклар дуслыгы» бинасында аның махсус бүлмәләре бар. Көнбатыш Казахстан өлкәсе татар иҗтимагый үзәге белән менә инде 16 ел буе Габделхак әфәнде Ахунҗанов җитәкчелек итә. Шулай ук татар үзәге каршында милли музей эшли, аның җитәкчесе – Шәүкәт абый Фәйзуллин. 1992 елда Габделхак Ахунҗанов оештырган һәм бүген дә җитәкчелек иткән «Татар сәнгать мәктәбе» бөтен Казахстанына гына түгел, дөньяда бердәнбердер, мөгаен. Анда татар балаларыннан тыш, казах, рус һәм башка милләт балалары милли сәнгатебез серләрен өйрәнә, ул дәүләт тарафыннан финанслана. Габделхак Ахунҗанов шулай ук Семей шәһәрендә зурлар өчен «Иртыш моңнары», «Истәлек», балалар өчен «Гөрләвек», «Күңелле балачак», «Илһам» ансамбльләренә нигез салучы да, менә инде уникенче тапкыр «Көзге Иртыш моңнары» дип аталган халыкара татар сәнгате фестивален уздыручы фидакарь шәхес. Бу фестивальгә Казахстанның барлык шәһәр һәм өлкәләреннән, Русиянең Новосибирск, Төмән, Тубыл, Кемерово, Томск, Омск кебек Себер шәһәрләреннән, Татарстаннан күп кунаклар, җыр-моңга гашыйк милләттәшләребез җыела.
Биредә менә инде ун елга якын «Семипалат татарлары» дип аталган газета чыгып килә, аның мөхәррире – әнисе ягыннан немец, әтисе ягыннан урыс-белорус, үзе исә Казанда ислам дине кабул иткән Виктория Купцова. Виктория ханымның Семей татарлары турында русча язган мәкаләләрен Казанда журналист Рузия Сафиуллина татарчага тәрҗемә итә, нәтиҗәдә, Казахстанда татарча газета чыгып ята. Семейда татар мәктәпләре юк, алар өлкәдә дә юк, шәһәрдә исә ике мәктәптә татар теле факультатив буларак укытыла, шуларның берсендә татар теле мөгаллимәсе – Виктория Купцова. Халыкара татар фестиваленең дә бөтен оештыру эшләрен үз өстенә алган, милләтебез өчен кайбер татарлардан да күбрәк эшләгән бу ханымга сокланмый мөмкин түгел! Мин исә аның белән тагы да якыннанрак таныштым, аралаштым һәм тарих буенча аспирантурага кереп, Семей татарлары турында фәнни хезмәт язарга тәкъдим иттем. Виктоия Купцова инде болай да Габделхак Ахунҗанов турында, аның 60 яшьлек юбилеена «Замечательный татарин» дип аталган китап бастырып чыгарган, тәҗрибәсе бар.
Семей шәһәре элек-электән татарларның дини һәм мәдәни үзәге булган, алар биредә ныклы тамырлар җибәреп, дөньяны шаулатып яшәгән. Миңа шәһәрнең «Татарский край» дип аталган татар бистәсендә булырга туры килде, ул үзе ачык һава астындагы гаҗәеп музейны хәтерләтә иде! Күз алдыгызга китерегез – моннан 100, хәтта 200 ел элек татарлар тарафыннан салынган икешәр катлы таш яки карагай йортлар, манаралары күккә ашкан мәчетләр, мәдрәсә биналары, гектарларга сузылган, әйләнеп чыгу өчен генә дә сәгатьләр буе вакыт кирәк булган, меңләгән милләттәшебезне үз куенына алган борынгы татар зираты… Бу зиратны совет заманында җир белән тигезләп, өстенә йортлар салмакчы булганнар, бәхеткә, үзгәртеп кору заманы җитеп, Казахстан аерым дәүләт булып СССРдан аерылып чыкты һәм үз кануннары буенча яши башлады. Казахлар, ни дисәң дә, дини халык, Аллаһтан куркалар, дин белән бәйле нәрсәләрне хөрмәт итәләр, һәм Семей шәһәрендә борынгы татар зираты өстенә йортлар салырга ирек бирмиләр.
Семейда мин татарлар турында бик күп яхшы хәбәрләр һәм истәлекләр ишеттем. Әйтик, биредә «оча торган татар» турында риваять-легендаларга тиң хәлләр сөйләнә, аңа багышлап фәнни конференцияләр үткәрелә, мәкаләләр языла. Әгәр бу хәл 20нче гасырның урталарында булса, моңа гаҗәпләнмәс идек, әмма «оча торган татар» Гали Сарыбаев, көймәсенә канатлар куеп, 19нчы гасырның сиксәненче елларында Иртыш өстенә күтәрелә, очып аргы якка чыга, чәчәк җыеп, кире кайта… «Шура» журналының 1914 ел, 9нчы санындагы З.Алиханов мәкаләсенә таянып, Семей шәһәре тарихчылары менә нәрсә яза:
«Лодка и крылья окрашены в разные цвета. Крылья из хлопчатобумажной ткани приводятся в движение рукой через шестерни и колесики, как часовой механизм. Гали поставил лодку на возвышенное место, сам в нее лег, помахивая крыльями, поднялся примерно на 15 сажень и улетел. Перелетев через реку, приземлился, вышел из лодки, собрал цветы, положил их в лодку. Снова взлетел, вернулся на этот берег и тотчас поехал домой».
Шәһәрнең Невзоров исемендәге музеенда мин «оча торган татар»га багышланган ике картина да күрдем, аның берсе бигрәк тә тәэсир итте. Өстә, болытлар арасында, көймә очып бара, аңа чалма кигән ир-ат баскан, ә аста – елга, шәһәр, зәңгәрсу-яшелгә буялган мәчет һәм оча торган көймәгә карап өрүче, аны куа баручы кара-соры этләр төркеме… Бу хәлләр булганнан соң, «оча торган татар» артыннан да полиция килеп җитә бит, көймәгә протокол төзиләр, Гали Сарыбаевны хөкемгә тартырга телиләр. Әмма татарлар аны яклап кала, ә полиция Гали Сарыбаевтан «башка беркайчан да очмаска» дип кул куйдыра…
Семей шәһәрендә телдән-телгә легенда итеп сөйләнә торган тагы бер кеше бар, ул – Карый абзый. Аның үз исеме Шакирҗан Сабитов була, ул 2 айлык вакытта чәчәк авыруыннан сукыр, 8 яшендә дөм ятим кала. Сукыр бала әтисенең туганнарында үсә, мәдрәсәгә йөри, сукырлар мәктәбендә укырга-язарга өйрәнә. Соңыннан ул сукырлар мәктәбендә укытучы һәм директор булып эшли. Халык күңеленә Коръәнне дөрес итеп, гаҗәеп моңлы тавыш белән укучы, дин әһеле, имам буларак кереп калган. Әле мәдрәсәдә укыган елларында ук остазы Мөхәммәтгали Әюпов сукыр балага Коръән серләрен аңлаткан булган, малай ишеткән аять-сүрәләрне шунда ук күңеленә сеңдереп, кабатлап бара торган булган. Шәхес культы елларында Сталин палачлары остазын атып үтергәннән соң, Карый абзый тулысынча дин эшләренә күчә, Зәңгәр мәчеттә имамлык итә.
Семей халкы Карый абзыйны үзе исән чакта ук изгеләр рәтенә керткән, аның фатыйхасын алып калырга тырышкан. Биредә сөргендә булган чеченнар аны үзләре белән Кавказга китәргә үгетләгән, сукыр Карый ризалашмагач, хәтта урларга да теләгәннәр. Урта Азиядән килгән мөселманнар да аны зурлап үзләренә алып китәргә теләгән, әмма Карый абзый үз милләтенә, Семей халкына үлгәнче хезмәт иткән, бу изге җанның урыны җәннәттә булсын! Мин Карый абзый эшләгән мәчеттә дә, яшәгән йортында, туганнары янында да булдым, аның рухы өчен догаларымны кылдым… Һәм нәтиҗәгә килдем – Аллаһның хикмәте нинди зур: дин иң тыелган заманнарда бер сукыр татар бөтен милләтенә ислам нурын тарата, изге догалары белән халкын саклап кала…
Мин ышанам, Семей халкы ничек итеп «оча торган татар» һәм Карый абзыйны зурлап искә ала, алар эшен үзенчә дәвам итүче Габделхак Ахунҗанов та халык күңеленә эчкерсез, милли җанлы, гомерен татар халкына хезмәт итүгә багышлаган кеше буларак кереп калачак. Ул Казахстанда гына түгел, бөтен Себер буенча, баянын күтәреп, татар халкын уятып йөри, Тубылда, Омскида, Новосибирскида уздырылган бөтен милли чараларда, фестивальләрдә катнаша, алар белән җитәкчелек итә. Габделхак Ахунҗанов шулай ук Казанда, Кырымда, Финляндиядә уздырылган милли чараларның түрендә була. Габделхак әфәнденең озак еллар буе милләткә эчкерсез хезмәт итүен күреп, аңа татар байлары да ярдәмгә килә, ул чакырганда татар зыялылары да дөньяның читеннән булса да Семейга килеп җитәләр… Биш вакыт намазын калдырмаган, инсульт һәм авыр операция кичергән һәм балалар өммәтенә кергән карт анасын кулларына күтәреп йөрткән Габделхак әфәнде улларының, оныкларының рәхәтен күреп, милләтнең кадерлесе булып, бәхетле гомер кичерсен иде!
Семей тарихына чын мәгънәсендә ташлар белән уелып кереп калган татарлар бар, алар – бертуган Мусиннар. Бу бай татарлар Семейда 19-20нче гасырларда яшәгән, биредә таш йортлар, мәчетләр салдырганнар, мәдрәсәләр тотканнар, күп илләр белән сәүдә иткәннәр. Алар шулай ук Семейда беренче пар тегермәне төзи, Иртыш елгасында дистәләрчә пароходлар, баржалар тоталар, шулай итеп, Иртыш елга флотилиясенә нигез салалар. Бүгенге көндә дә шәһәрдә Мусиннар исемендәге урам һәм мәчет бар, алар салдырган һәм яшәгән йортлар саклана. Семейда хәзер дә Мусиннарның игелекле эшләрен дәвам итүче татарлар яши, алар эре эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, милләткә иганәчелек ярдәмен күрсәтә. Шундыйларның берсе – Эльдар әфәнде Байканов. Ул өлкәнең Башкүл татар авылында туып үскән, Семейда белем алган һәм эш башлаган, хәзер исә Алматы шәһәрендә «Казэлектромонтаж» оешмасын җитәкли, «Бизнес-клуб «Казан» дип аталган иҗтимагый фондның Президенты, туган авылында мәчеткә һәм мәктәпкә даими ярдәм итеп тора, анда ферма тота.
Миңа Эльдар әфәнденең Семейдагы фатирында да, аның белән бергә туган авылы Башкүлдә дә булырга туры килде. Аз сүзле, әмма милли рухы, кешелеклелеге һәр гамәлендә чагылыш таба аның. Ул өенең иң түренә әтисенең гармунын, татар кылычы һәм милли сөлге элеп куйган, шул ук вакытта динне хөрмәт итә, мәчетләрне, ялгыз карт-карчыкларны да ярдәменнән калдырмый. Эльдар әфәнде Байканов Семей шәһәрендә уздырылган халыкара татар сәнгате фестиваленең төп спонсоры, ел да 1 мең евролык Гран-при акчасын ул җиңүчеләргә үз кесәсеннән түли. Быел бу олы бүләккә Семей егете, Астана сәнгать университеты студенты, баянчы, халыкара премияләр лауреаты Тимур Абдекеев һәм Татарстанның Питрәч районыннан яшь җырчы, Казан дәүләт мәдәният институты студенты, үзебезнең керәшен татары Игорь Дмитриев лаек булдылар.
Милләтебезгә эчкерсез ярдәм итүдә Эльдар әфәнде ялгыз түгел. Семей шәһәрендә яшәүче һәм татарларга ярдәм итеп торучы тагы бер эшмәкәрне әйтәсем килә, ул – Рафаэль әфәнде Хаҗипов. Рафаэль әфәнде биредә беренче кооперативларны оештырып җибәргән кеше, ул «Семей – Туган җир» җитештерү компаниясен гамәлгә куючы, «Милли Семей» Кытай-Казахстан уртак предприятиесен җитәкләүчеләрнең берсе, «ИП Хазипов» предприятиесенең генераль директоры. Мин аны Семей халкы арасында «Утрау» дип аталган тарихи урында, атом-төш корбаннарына куелган һәйкәл-стелланы һәм мәйданны төзекләндерү белән идарә иткән вакытында очраттым. Быел Семипалатинск атом-төш кораллары сынау полигоны ябылуга 20 ел тула, шул уңайдан зур кунаклар көтелә һәм барысы да яңадан төзекләндерелә икән. Әйе, бу гаять җаваплы эш тә татарлар кулында булып чыкты. Бу урын татарлар өчен дә бик истәлекле, алар Иртыш буйларындагы тормышларын нәкъ менә шушы утрауда башлап җибәргәннәр. Хәзер биредә татарларның Сабантуйлары үткәрелә, ә Рафаэль әфәнде Хаҗипов ел да үз акчасына сыер суеп, Сабантуй кунаклары өчен пылау пешерә һәм халыкны бушка сыйлый икән…
Бу якларга килгәч, көннәрем санаулы булса да, инде берничә татар авылына да барып кайтасым килде. Биредә татар авыллары күп түгел, булганнарының да бер өлеше күрше Алтай краена, бер өлеше Новосибирск өлкәсенә кереп калган. Менә без хәзер Семейдан көнбатышка таба, Павлодар юлы белән ике татар авылына барабыз. Заманында бу урман-дала зонасы булган, әмма соңгы вакытларда мең еллык карагай урманнарын ут төртеп яндырып, агачын Кытайга сатканнар, бу тирәләр хәзер куркыныч һәм ямьсез төс алган. Юллар начар, кер бәләге кебек сырлы-сырлы, сикәлтәле, далада авыллар сирәк очрый, нибары берничә казах һәм берничә урыс казагы авылларын күрдек. Менә олы юлдан уңга борылып, дала уртасындагы ялгыз мәчеткә таба барабыз, бу – Аккултык (Аккүл) авылы икән. Авылда нибары ике йорт, ике әби, зират һәм менә шушы борынгы мәчет кенә утырып калган. Тарихи чыганаклар буенча, бу авылның мәчете 1812 елда салынган, борынгы архитектура истәлеге булып тора. Авыл Семейга чагыштырмача якын булганлыктанмы, китәсе кеше китеп беткән. Мәчетне дә өлкә үзәге Усть-Каменогорск шәһәренә музей итеп күчереп салмакчы булганнар, әмма сүтәргә менгән кешеләр я егылып төшкән, я кулын сындырган, я имгәнгән. Хәзер мәчеткә кагылмыйлар… Ул, татар тарихының үзе булып, дала уртасында берьялгызы горур басып тора… Милләтнең яңадан дингә килүен, үзенә кереп, намаз укуын көтә кебек даладагы бу ялгыз татар мәчете… Авылда 86 яшьлек Сәхипзадә әби һәм аның туганының кызы Гөлчирә яши икән, соңгысы казахлар белән никахлашып, хәзер казах оныкларын үстерешә. Алар да шушы тирәдә яши икән, чөнки дала иркен, җир күп, кеше аз… Без дә – әнисе ягыннан тамырлары шушы авылдан булган Габделхак Ахунҗанов, Эльдар Байканов һәм мин, Сахипзадә әби янына кереп хәл белдек, хәерләребезне бирдек, фатыйхасын алдык. Алга таба юлыбыз Эльдар әфәнденең туган авылы Башкүлгә иде…
Бетеп барган Аккултык авылыннан соң Башкүл безгә бу яктагы татарларның башкаласы кебек күренде. Без килә-килешебезгә үк урта мәктәптә уздырылып ята торган тантанага эләктек, аңа Алматыдан зур кунаклар, район үзәге Бескарагайдан хакимият башлыгы һәм аның ярдәмчеләре дә килгән иде. Без дә халык алдында чыгышлар ясадык, бүләкләребезне бирдек. Семейдан 150 чакрымнар көнбатышта урнашкан, Семипалатинск атом полигоныннан ерак булмаган бу татар авылы, Аллаһның рәхмәте белән, һаман яшәп ята… Башкүлдә биш йөзләп кеше яши, барысы да диярлек татарлар. Чирәм җирләр заманында авыл миллионер колхоз булган, хәзер дә аягында нык басып тора. Авылда урта мәктәп, мәчет бар, музей, балалар бакчасы, ашханә, медпункт эшләп тора. Башкүл авылы элек тә мәчет-мәдрәсәле авыл булган, авылда хаҗилар да яшәгән, биредә кырыклап тегермән эшләп торган. Башкүлдә тарих белән бик кызыксыналар, авылга 1837 елда, Казан ягыннан килгән татарлар нигез салган, диләр, шуңа күрә 2007 елда зурлап Башкүлнең 170 еллыгын уздырганнар, Сабантуйда бәйрәм иткәннәр. Мәчетнең 1857 елда төзелгәнлегенә Томск архивыннан документлар да табып алып кайтканнар. Авылда татар үзәге эшләп килә, аның рәисе – Люция Хәмитова, Люциянең Семейда яшәүче бертуган абыйсы Ринат Хәмитов бөтен районның татар хәрәкәте җитәкчесе, ул туган авылына багышлап берничә диск чыгарган, фәнни конференцияләрдә катнашып, шул темага докладлар ясаган, хәзер Башкүл турында китап язарга йөри.
Алай да, Башкүлдә вакытта күңелне тырнап тора торган бер сорау барлыкка килде, мин аны авыл активистларына да бирдем. Биредәге урта мәктәптә укыту гел казах телендә генә икән, татар теле хәтта предмет буларак та, хәтта факультатив буларак та укытылмый. Бу совет заманында да шулай булган, бары тик 1993 елда гына татар телен түгәрәктә укытып караганнар һәм туктаганнар. Нәтиҗәдә, бүген балалар татар телен бик бутап, казах теле белән аралаштырып сөйли, татарча укый-яза белми, бары тик өлкәннәр генә телнең сафлыгын саклап кала алган. Киңәш-табыш иткәннән соң, киләчәктә мәктәптә факультатив итеп булса да татар телен укытырга, дигән фикергә килдек. Авылның Акъәбие, 83 яшьлек Гөлникар апа Измайловаларда узган мәҗлестә дә, мәчеттә дә, мәктәптә дә Башкүлне саклап калу, миллилекне, динебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны саклау турында сөйләштек-киңәштек. Ярты гасырга сузылган атом афәтенә дә бирешмәгән, дала уртасында берьялгызы татарлыкны саклап яшәгән бу авылның киләчәгенә мин ышанам, чөнки аның халкында әле милли рух сүнмәгән, әхлак бетмәгән, аның әле Эльдар Байканов, Ринат Хәмитов кебек уллары, милләт, дип, җан атып торалар!
Казахстанның Семей шәһәрендә дә мин ниятләп килгән барлык эшләремне дә башкарып чыктым. Әмма әле даланың чәчәк аткан вакытын күрмәдем, Рахман чишмәләренең суын эчмәдем, Аллаһ бу якларга кабат әйләнеп кайтырга, милләтебезнең борынгы тарихын шул урыннарга барып өйрәнергә насыйп итсен иде…
Казахстанда, Семей шәһәрендә мине сөендергән дә, көендергән дә нәрсәләр булды. Сөенечлесе – нинди генә хәлләргә дә карамастан, биредә татарлар булган, бар һәм, Иншаллаһ, булачак. Шулай ук казахларның күпләп ислам диненә кайтуы да мине сөендерде, дөрес, аларның дин тотуында әле шактый ялгышлар бар, дала мәҗүсилеге үзен нык сиздерә, әмма боларны төзәтергә мөмкин. Казахстанның төньяк-көнчыгыш өлкәсендә бер яктан – мәҗүси Алтай Республикасы, Кытай һәм Монголия, икенче якта – Новосибирск, Алтай крае кебек урыс өлкәләре чиктәш, биредә хәзер ислам динен нигездә бары тик казахлар гына саклап тора, моның өчен аларга зур рәхмәт! Ә заманында бу якларга ислам динен алып килүчеләр, аны җирле халыклар арасында таратучылар, казахларның үзләренә дә дин сабагын өйрәтүчеләр – татарлар иде бит! Мин биредә яшәүче милләттәшләремнең дингә җиңелрәк каравына, мәчетләргә йөрмәвенә, намаз укымавына бик борчылдым. Тагы бер зур борчылуым – Казахстанда татар теленең язмышы өчен иде. Әйткәнемчә, татар теле биредә мәчетләрдән һәм мәктәпләрдән этеп чыгарылган, барысы да казахчага күчерелгән. Без монда, Русиядә, урысларның бугазына басып татарча мәктәпләр таләп иткәндә, барлык төрки республикаларда, шул исәптән, Төркиядә дә бер генә татар мәктәбе, татарча вәгазь укыла торган бер генә мәчет тә калмады, төрекләр әйтмешли, «һәпсе төрек» – «барысы да төрек»…
Язмамның башын «Казах даласында татар баласы» дип куйдым да, уйга калдым… Мин, тарихчы буларак, бу якларның борынгыдан «Татар Даласы» дип аталганын яхшы беләм, бу далалардан, дала итәгеннән башланып киткән, кул сузымындагы Алтай тауларында арий, скиф һәм һун курганнары барлыгын күршедәге Алтай Республикасына баргач, мин үз күзләрем белән күрдем. Бу җирләр, бу халыклар башта Төрки каганатлар, аннан Алтын Урда, Себер ханлыгы кебек татар дәүләтләре составында булган. Тарихчы Радлов бу җирләрдә татарларның 15-16 гасырлардан дәүләтләр төзеп яшәгәнен яза, ә җирле тарихчылар исә бу датаны тагы да ераграк чорларга күчерә. Татарлар биредә бик борынгыдан – һун-скиф чорларыннан, Алтын Урданың алтын заманнарыннан бирле яшәгән, дәүләтләр тоткан, шәһәрләр салган, затлы нәсел калдырган. Бу сүзләрем кемнәргәдер охшамаска да мөмкин, әмма тарихи дөреслек, хакыйкать безнең хис-теләкләрдән өстенрәк. Хәер, бүген дөньяны шаулатып яшәгән казахларның үзләренә дә бер яктан – Кытай, икенче яктан – Русия куркынычы яный, алар Казахстанны бүген кабып йотарга әзер. Менә шул чакта безгә төрки бердәмлек, ислам кардәшлеге кирәк булачак, бер-беребезне кысрыклап, безгә бабаларыбыз ясаган тарихи ялгышларны кабатларга ярамый, югыйсә, җир йөзендә казах та, татар да калмаска мөмкин… Без – уртак тарихлы төрки-мөселман халкы, бу җирләр – безнең уртак Ватаныбыз, киләчәктә дә Алтай-Себерләрнең, Идел-Уралларның төрки-мөселманнарына уртак бер дәүләт төзеп, дөньяга Аллаһның динен таратып яшәргә насыйп итсен иде!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА.
Язучы, тарих фәннәре кандидаты,
Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.

Комментарии