Рәхмәт Утыз Имәнлеләргә

Туган авылым – Утыз Имән турында язарга булдым әле. Мин шушы авылда туып, 8 класс белем алдым. 9-10нчы классларны Иске Кади мәктәбендә укыдык. Без үскәндә әти бухгалтериядә эшләде. Аның, авылда 560 йорт, дип әйткәне истә. Безнең авыл бик матур урында урнашкан.

Матур бит ул безнең Утыз Имән,

Дүрт ягында урманнары җиләкле.

Җырлый-җырлый челтерәп ага

Чәчәкле аланда чишмәсе.

Без үскәндә авылның икенче очына сарык көтүен каршыларга бара идек. Ул очта иске мәчет торды. Шул мәчетнең манарасына менеп уйнап йөри идек. «Ул бит изге урын, анда менеп уйнамагыз!» – дип, әниләр ачулана иде безне. Балалыгыбыз белән аңламаганбыз инде аны. Бер урамнан икенчесенә күчеп уйный идек. Йорт саен 7-8 бала үсте.

Авылда зур яшелчә бакчасы бар иде. Койма башыннан кереп кыяр, алма өзгәннәр әле дә истә. Югыйсә, үзебезнең дә бакчада тулып үсә иде бит инде алар.

Бүген яшең 70кә карап киткәч, авылга икенче күз белән карала икән. Авыл бушаган. Урамы белән буш йортлар бар. Әле быел авылны йөреп чыктым. Иске мәчет урынын матур итеп тотып, агач утыртканнар. Авыл уртасында яңа мәчет эшли, манарасыннан азан яңгырап тора. Рәхмәт Җәүдәт абыйга, мәчеткә йөрүче бабайларга, яшьләргә. Авыл советы бик яхшы эшли, авылны бик матур итеп тоталар.

Мин озак еллар Чирмешән районында яшәдем. Чит районнан яңа башлык куйдылар. Район үзәгендә матур фонтан ясатып, юлларга брусчатка җәйдерде. Бик матур килеп чыкты. Күпме акча киткәндер шуңа! Ул җитәкче ике генә ел эшләде бездә, аннары башка кешене китерделәр. Ул килү белән шул матурлыкны сүттереп, икенче төрле итеп эшләтте. Югыйсә, бездә авылларда да төзек булмаган җирләр күп, нигә бер үк әйбергә ике тапкыр акча түгәргә инде.

Минем исә Утыз Имән халкына рәхмәт әйтәсем килә. Авылны матур, төзек итеп тотасыз. Тагын бер зур рәхмәтем – энем Фоатны соңгы юлга озатышканыгыз өчен. Барыгызга да Аллаһының рәхмәте яусын!

Рауза МӘХМҮДОВА,

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии