Кеше китә, җыры кала

Кеше китә, җыры кала

Казан Рафаэль Ильясовны соңгы юлга озатты. 7нче шәһәр хастаханәсенең ишегалдында иртәнге 9дан ук халык җыела башлаган иде. Озату вакыты 11нче яртыга билгеләнүгә карамастан, аларның күренекле җырчы Рафаэль Ильясовны соңгы юлга озатырга килүләре әллә каян беленеп тора. Төркем-төркем булып тупланып, тын гына гәп коралар. Кем турында сүз барганлыгы ишетелмәсә дә, билгеле. Сазлык ягыннан болай да салкын һаваны тагын да салкынайткан үтәли җил исеп торуына карамастан, салкын тидерүдән куркып тормаганнар. Югыйсә, аз гына туктап торсаң да, дөньяда кыш икәнлеге сизелә башлый. Әмма бүген елның кырыс холыклы фасылына да җиңел булмагандыр. Чөнки Рафаэль абый бик ярата иде бит салкын кыш айларын. Һәр елны чын кышны күреп калу өчен, аеруча Яңа ел якынлашкан көннәрдә, Васильево ягындагы бакчасына барып, нарат урманы һавасын сулап кайта иде. Анда инде ул, әлбәттә, сукмакта сикереп йөргән тиеннәр белән гәпләшә, мунча ягып керә, аннары май кебек җылы өендә тирләгәнче бал белән үләннән әзерләгән тәмле чәй эчеп кинәнә. Соңыннан шушы сәяхәте турында безгә онытылып сөйли иде. Аннары: «Мине онытты Чәке малае димәсен әле бу салкын кыш, рәхәт тә соң кышын урманда», – дип, матур хикәясен төгәлләп куяр иде. Хәзер менә уйлап куям: Рафаэль абыйны Аллаһы Тәгалә үз катына әллә кыш көнен яратканга күрә алды микән?

Юктыр инде, язмышлар тактасына шулай язылган булгандыр. Рафаэль абый соңгы көннәренәчә иҗат планнары белән янып яшәде. Саулыгы шулай бертөсле генә торганда, аның әле якын җәйләрдә халыкка үзенең аерым концертын әзерләргә дә уе юк түгел иде. Мин аны октябрь аенда гына эштән кайтышлый, электр товарлары кибете янында улы белән бергә күргән идем. Ул миннән бөртекләп хәлемне сорашты, кыскача гына үзенең тормышы турында сөйләп алды. Барысы да әйбәт кебек иде.

9нче декабрьдә эштә кайсыбыздыр: «Рафаэль Ильясов вафат!» – дип әйтүгә, елан чаккандай, урынымнан кинәт сикереп тордым. «Ялгыштыр, исемен дөрес әйтмәгәннәрдер, ул түгелдер», – дип, янымда мине яклаучы фәрештәм бөтерелде. Әмма, ни аяныч, мондый сүзне ялгыш әйтмиләр. Рафаэль абый, мөгаен, үзе ятимлекне күреп, бик күп авырлыклар кичереп үскәнгәдер, безнең кебек юксылларга һәрвакыт ярдәм итеп яшәде. Бервакыт радиода талантлы җырчы, аның якын дусты Фердинанд Сәлахов сөйли: «Консерваториядә укыган чак иде. Шулай, нилектәндер, бик нык күңелем төште дә, укуны ташлап, Чаллы ягына китеп бардым. Юньлегә түгел инде. Шулвакыт күземә күренәме дип торам – каршымда Рафаэль абый басып тора. Аның янына радиога җыр яздырырга килгәнем бар иде. Аның әле каядыр концерт куярга барышы икән. Минем турында инде белеп өлгергән. «Хәзер үк Казанга кайт та, юынып, укуыңа бар. Күземә күренмә», – диде ул. Мин шунда ук Казанга кайтып киттем. Олуг җырчының сүзен тыңламый мөмкин түгел иде. Әгәр дә шул вакытта күземә Рафаэль абый күренмәсә, бүген Фердинанд Сәлахов дигән җырчы булмаячак иде».

Хастаханә янында җыелган халыктан читтәрәк тәмәке пыскытып торган күренекле баянчы Кирам Сатиевны күреп алдым. Үзебезнең Президентча булсын дип, йодрык сугып күрештек. Аның күзләре яшьле иде. «Мине бит Рафаэль абый артист итте, – диде ул. – Радиога килгәч, «о-о, кияү килгән» дип әйтә иде дә, студиягә язылырга керергә кушар иде. Минем бит хатын Чүпрәленеке, шуңа «кияү» дия. Шулай килә-килә, баянда бер концертлык төрле көйләр яздырдым. Аннары, шуларны туплап, телевидениедә концерт куйдым. Элек бары тик радио аша гына танылып була иде. Соңыннан, үзем дә ат алгач, Рафаэль абыйның Мәскәү, Ленинград, Ульяновск, Ижау шәһәрләрендә куйган концертларында баянчы булып катнаштым. Ул бик күп җырчыларны шулай дөньяга чыгарды. Урыны җәннәттә булсын!»

Барыбыз да шул изге теләктә, Кирам дус!

Ирек НИГЪМӘТИ,

Казан шәһәре

Комментарии