Исән-имин йөрсеннәр

Менә тагын көз аенда шоферлар көнен билгеләп үттек. Билгеләп үттек дип әйтүем, без инде олылар, үзара шалтыратышып, хәл-әхвәлләрне белешеп, бер-беребезне котладык. Элек Советлар иле гөрләп чәчәк атканда бу көнне автохуҗалыкларда зурлап бәйрәм итәләр иде. Җыелышларда алдынгыларга бүләкләр, мактау грамоталары тапшыру мизгелләре әле һаман да үзенә бер якты хатирә булып күз алдына килә. Бергә эшләгән шоферлар, слесарьлар һәм гаражда эшләгән башка кешеләр бер-бер артлы искә төшә.

Бик күп еллар элек, армиядән кайткач, мин УМ-3 оешмасында автоэлектрик булып эшләгән вакытта бер шофер белән булган вакыйга искә төште. Ул буш вакытында электроцехка кереп утырырга ярата иде. Машиналарның электр җайланмаларын тикшерә торган стенд янында бик җайлы гына утыргыч бар иде. Ул шунда утыра да тәмәкесен кабызып җибәрә. Без аңа тартмаска кушсак та үзенекен итә – кабызган тәмәкесен тартып бетерә. Моны бу гадәтеннән биздерергә уйладык. Утыргычка стендтан тимерчыбык сузып беркетеп куйдык. Менә ул тагын кереп урындыкка утырды, гадәтенчә, тәмәкесен кабызды. Ринат исемле электрик (ул тракторлар буенча иде) стендны әйләндереп җибәрде дә кнопкага басты. Теге урындыкта утыручыбыз бер калкынып алды, Ринат стендны кызурак әйләндереп, тагын кнопкага басты. Теге тәмәкечебез сикереп торды да цехтан чыгып йөгерде. Бу бер-ике көн кермәде, өченче көнне керде дә икенче урындыкка утырды, тәмәкесен чыгармады. «Йомшагына утыр инде», – дип әйткәч:

– Юк инде егетләр, йомшак урындыгыгызга үзегез утырыгыз, мин аның файдасын күрдем. Тәмәкене күптән ташларга уйлап йөри идем, хәзер тартмыйм инде, – дип әйтеп куйган иде.

Мин үзем шофер булып эшләмәсәм дә бөтен хезмәт юлым шоферлар арасында үтте. Шофер һөнәре җиңел эш түгел, елның бөтен фасылында да алар юлда. Үзләренә йөкләнгән эшләрен эшләргә, тапшырасы товарларын, йөкләрен, юлларның нинди генә булуларына карамастан, вакытында илтеп җиткерергә кирәк.

Менә быел шоферларыбыз гына түгел, башка хәрби техниканы йөртүчеләребез, солдатларыбыз армия сафларына алынды. Аларга һәрвакытта диярлек ут астында йөрергә туры киләчәк, бу осталык һәм зур кыюлык таләп итә. Барлык йөртүчеләрне дә шоферлар көне белән котлап, хәтәр юлларында исән-имин йөреп, гаиләләренә кайтып, бәхетле озын гомер итсеннәр дигән теләктә калам.

  Вакыйф КЫЯМОВ,

 Казан шәһәре

Комментарии