Ике дә үлчәмәдем

1966нчы ел. Башкортстанның Илеш районы, Ирмәш авылы. Миңа 13 яшьләр тирәсе. Кибетләргә бик матур, күз явын алырдай, эре кызыл чәчәкле ситсы кайткан. Авыл хатыннары берсеннән берсе ишетеп, бер көн эчендә алып та бетергәннәр ди моны. Хәтта кибетче Хәерниса апаның үзенә дә бер алъяпкычлык та калмаган, ди. Ул бик юмарт, күркәм апа иде шул. Кем чаршауга, кем мендәр тышына, кем күлмәк-кофта-итәккә дигәндәй алган. Әни дә ун метр ситсы алып кайтып, сандыкка салып куйды: «Бераз бушагач, дүртебезгә дә күлмәк тегәрмен», – диде. Дүртебез дигәне – мин, әни һәм ике сеңлем.

Эссе челлә вакыты. Авылда кызу печән өсте. Әни кайчан өлгерә әле, дип, түземсезлек белән сандыктагы теге ситсыга карап торам. Мондый матур күлмәкне урамга беренчеләрдән булып киеп чыгасым килә бит! Тәвәккәлләп, ситсыны алдым, әтинең язу өстәленә бер башын җәеп салдым. Икенче башын өстәл кырыеннан урындыкка төшердем. Үземнең бик яратып киеп туздырган кимоно күлмәгем бар иде. Ситсының өстенә шуны куе карадым – иңе җитә. Тагын бер буй чамалап, үземә кирәген кисеп алдым да калганын сандыкка салып куйдым. Күлмәгемә карап өлгеләрен кистем. Сәке астыннан әнинең «Зингер» машинасын өстәлгә алып куйдым. Җиң, изү урыннарына кискәннән калган тукымадан планкалар ясап, аларны да эчтән сипләп куйдым. Үзем ашыгам, әни кайтканчы эшне бетерергә кирәк.

Өске өлеш тегелгәч, хәзер култык астыннан аска таба, «туп-турыга – туп пошел», дигәндәй, сипләп тә тормыйча, яннарын тегеп куйдым да, итәген бөккәнче киеп карыйм, дип, көзге каршына килеп бастым. Карап торам үземә... Шундый килбәтсез күлмәгем, биле юк, итәген бөгәрлек запасы юк... Билгә пута тегеп була булуын да, яңадан ситсы кисеп алырга җөрьәт итмим, әнигә җитмәс дип куркам. Ах-вах килеп торырга вакыт юк, тагын сандыкка кереп киттем. Яңа уку елына дип алынган биш метр чамасы ак атлас тасма бар иде. Шуны алдым да башта путага чамалап кисеп куйдым. Аннан түшемә чәчәк ясап куярлык бераз алдым. Калганын итәгемә бөреп-бөреп кулдан гына тектем дә, янәдән киеп, көзге каршына бастым. «Все, эше бетте!» – дигәндәй, чәчәген түшемә булавка белән генә кадап куйдым. Путасын да текми генә бәйләдем. Машинаны урынына алып куйдым, идәндәге чүпләрне себердем.

Әниләр кайтканда җырлый-җырлый самавыр куеп йөри идем инде. Өстә яңа күлмәк!

– Әттәгенәем, сөбханаллаһ! Кем тегеп бирде бу күлмәкне? – дип, әни шаккатып калды.

– Үзем тектем, әни, ачуланма инде. Кыска килеп чыкты. Тасмаларны шуңа өстәдем, – дидем.

– Соң, сантыйкаем, аны, җиде кат үлчә, бер кат кис, дип, юкка гына әйтмиләр бит инде!

– Әни, мин бик ашыктым шул. Ике дә үлчәп тормадым, беренчеләрдән булып киеп чыгасым килгән иде, – дип акланып маташтым.

Бер атна-ун көн эчендә унбишләп кыз шул чәчәкле күлмәктән иде инде. Нинди генә фасон белән тегелмәгән иде алар – бала итәклесе дә, фонарь җиңлесе дә... Апаларда алъяпкычлар күренә башлады. Шул исәптән әни дә күлмәкләрдән калган өлешеннән бик матур итеп ике алъяпкыч текте дә: «Берсе Хәерниса апаңа булыр», – диде. Сөенә-сөенә үзем илттем.

Диләрә СӘРВӘРЕТДИНОВА,

Казан шәһәре

Комментарии