Футлярдагы кешеләр

Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында хәйрияче һәм шагыйрь Рәкит Аллабирденең юбилей кичәсе бара. Менә җыр игълан ителде. Сәхнәгә бәләкәй генә буйлы, зәгыйфь кенә инвалид кыз чыкты. Аның тал чыбыгыдай гына аяк-кулларына, муенына карап, кызгану хисе туа.

Моң, сагыш тулы көй өермәсе залны үз сихере эченә алды. Һәм кыз җырлый башлады… Күзләремә шундук яшь килеп тыгылды. Җыр үзе дә артык хисле, ә бу кыз башкаруында… Бөтен бәгыреңне айкап чыгара иде.

Энә өстендә кебек утырам: сәхнәгә чыгасым, кызга чәчәк сузып, алдына тезләнәсем, сак кына, берәр җирен сындырмаска тырышып кына кочаклап аласым килә. Чәчәгем юк. Миннән ерак түгел бер ханым чәчәк бәйләме тотып утыра, шуңардан бер генә чәчәк сорап алыйммы әллә, дим. Кешедән сорарга да уңайсыз инде, дим үзем тагын. Менә җыр да тәмам, залда көчле алкышлар. Мин шулай икеләнеп утырган арада, кыз инде сәхнә артына кереп китте, алкышлар да тынды.

Мин шундый инде: мәңге икеләнүче, очрак артыннан очракны кулдан ычкындыручы. Ә башкалар ничек түзеп утырды икән? Шыгрым тулы залдан берәү дә чыкмады бит! Хәер, чыкты бер ханым, ләкин чәчәген, җырчы кыз яныннан үтеп китеп, юбилярга тапшырды.

Чеховның футлярдагы кешесеннән көләсезме? Чехов бит безнең турыда язган. Әнә бит, аның герое сыман, без дә эчебезгә кереп бикләнгәнбез. Безнең бөтен бәла шунда түгел микән? Без хисләребезне ачып салудан куркабыз. Иремне мактарга? Нәрсә өчен? Кызыма елмаеп карарга? Масаймый гына торсын әле! Һәм шул ук хәл дөнья мөнәсәбәтләрендә. Шушы кызның җырын ишетеп күз яше түккән хаким бу кыз яшәгән илгә каршы сугыш ача алыр идеме, бу илне дошманга санап, аны төрле чикләүләр белән куркыту түбәнлегенә төшәр идеме?

Миңа калса, җәмгыятьнең нигезенә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәткә балалар сафлыгын, балалар чисталыгын салсак кына кешелекне упкын төбенә мәтәлеп китүдән коткарып калып булыр иде. Ләкин бу мөмкин эш микән? Техник прогрессны туктатып булмый, башкалар турында уйлаучылар президентлыкка үтә алмый. Нәрсә эшләргә соң?

Һәркем үзеннән башласа гына инде… Киңәш бирү җиңел дә ул, диярсезме? Ләкин боларны мин шул исәптән үземә дә әйтәм. Менә оягыз, менә ирегез яки хатыныгыз, балаларыгыз. Уйлап карагыз әле: бу дөньяда күпме яшисегез калды икән? Исегезгә төшерегез: әти-әниегезгә яки әби-бабаегызга әйтелмәгән нинди сүзләрегез үкенечкә калды? Ирегез яки хатыныгыз янына барып утырыгыз да, шул әйтелми калган сүзләрне аңа әйтегез. Балагызны кочаклап алыгыз, гомер буе эш белән булып, аның турында онытып йөрүегез өчен гафу үтенегез, үзегезнең тормышыгыздан берәр гыйбрәтле хәлне сөйләп бирегез. Ышанычын яулый алсагыз, ул да сезгә ачыла башлар. Бер-берегезнең күзләренә карагыз да елмаегыз. Мәңгегә аерылышкач, ачудан кыйшайган йөзегез түгел, елмаюыгыз истәлек булып калсын. Боларны эшләргә безгә бернинди президент та, бернинди интернет та берничек тә комачаулык итә алмый. Димәк, кеше булып калырга безнең әле өмет бар.

Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Марс ЯҺУДИН

Комментарии