- 18.11.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №46 (16 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Ак төс ул – сафлык, самимилык, пакълык, чисталык, күңел байлыгы, матур өметләр. Ә бу исә матур тормыш, матур киләчәк. Күптән түгел Актаныш үзәк китапханә хезмәткәрләре әнә шулай матур киләчәккә өмет белән караган күңеле, бөтен җаны-тәне белән аклыкка омтылып ак чәчәкләр кебек матур итеп яши белгән якташыбыз, язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның яңа гына табадан төшкән «Баланнарда бал тәме» китабы буенча китап премьерасы үткәрде. Кичәнең исеме дә җисеменә туры килә иде: «Аклык хисе, сафлык хисе, өмет хисе сүнмәсен!» дип атала иде ул.
Кичәдә Айгөлнең тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде. Аның иманлы гаиләдә үскәнгә тәрбияле булуы, матур тормыш алып баруы, шуңа күрә иҗаты да матур икәнлеге ассызыклап күрсәтелде.
Чарада заман таләпләренә туры китереп эшләнгән «Мин гашыйк булдым», «Баланнарда бал тәме» китаплары буенча әзерләнгән видеотаныштыруны һәркем яратып кабул итте. Шулай ук авторның китаплары буенча әзерләнгән викторина да кызыклы һәм мавыктыргыч булды. «һәркемнең үз каләме» дигән китап күргәзмәсе дә кичәдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Чарада аның әти-әнисе Габдулла абый һәм Гөлзәлифә апа белән килгән кунакларны, укучыларны таныштыру да бик урынлы булды.
Иң мөһиме – Айгөл Әхмәтгалиеваның эчтәлекле, тирән мәгънәгә ия булган чыгышында иде. Ул әти-әнисенә, гаиләсенә рәхмәт хисләрен белдерде. Яшьләрне тормышта үзенең әсәрләрендәге геройлардан гыйбрәт алып, ак һәм караны аерырга, ничек кенә авыр булмасын, сынмыйча, сыгылмыйча, күңел аклыгын җуймыйча, кеше булып калырга чакырды. Матур әдәбиятне укып, рухи байлыкларын арттырырга өндәде.
Шулай ук «Агыйдел дулкыннары» иҗат берләшмәсе әгъзалары Йосыф Хуҗин, Альбина Авзалова, Энҗе Разоваларның чыгышлары, аңа атап язган шигырьләрен укулары катнашучыларда тагын да матур тәэсирләр калдырды. Кичәдә матур җырларын яңгыраткан Рәвидә Нурлыева, Ильнур Могтазиров, Алеся Арслановаларның җырлавы тагы да ямь өстәде. Чара ахырында китапханә директоры Ландыш Шәмсунова бу кичәнең тәрбияви әһәмиятенә басым ясады. Укучыларда китапханәгә йөрергә, буш вакытларын заяга уздырмаска, иманлы, итагатьле булырга чакырды һәм язучы Айгөл Әхмәтгалиевага истәлек бүләкләре тапшырды.
Укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге
мөдире Фәндия ГАЙНАНОВА,
Актаныш

Комментарии