ПФУ файдагамы?

дәүләт университеты тирәсендә барган шау-шуга күптән нокта куелырга тиеш, әмма ул һаман дәвам итә. Гәрчә Президент карарга кул куйган һәм бу мәсьәлә хәл ителгән булса да. Башлыча дәүләт университеты студентлары моңа риза түгел икән. Сиңа моны кем әйтте, дип берәрсе өстемә ташланганчы аңлатып үтәм: бу уңайдан “Вконтакте” сайтында студентлар үз фикерен ачык әйтә. Һәрхәлдә, алардан беркем сорамаса да. 410 ПФУ оешу яклы булса, күпчелек, ягъни 1174е каршы. 142 “миңа барыбер” дип җавап биргән. Боларына диплом булса, шул да җитәдер, күрәсең.

дәүләт гуманитар педагогика университеты үз киләчәген ничек күзаллый? ПФУ эчендә алга таба ничек яшәргә җыена? Шул хакта сөйләшү өчен бу атна дүшәмбедә брифинг җыелды.

ТДГПУ ректоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов университетның КПСС Үзәк комитеты тарафыннан бирелгән Кызыл йолдызларыннан башлап, бүгенге уңышлары, казанышлары, тарихы, өстенлекләре, тагын бик күп яклары хакында сөйләгәч кенә, Казан дәүләт университетына кушылу турында сүз башланды. Шуны гына игътибарга алам: университет һәркайда “БЕРЕНЧЕ” булган икән.

Ә ПФУ дигәннәре кызык нәрсә булырга охшаган. ТДГПУ университет эчендәге аерым институт булыр дип фикер йөртә Рәдиф Җамалетдинов. “Ә университетның үз эчендәге институтлар аерым факультет булып калыр, чөнки институт эчендә институт булмый инде”, – ди ул.

– Бу институтның бурычы укытучылар әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү булачак. Чөнки университет ачылганнан алып бүгенгә кадәр укытучылар әзерләгән, киләчәктә дә шул юнәлештә эшләүне дәвам итәчәк. Укытучылар бездә генә әзерләнә, – диде ректор. – Чит илләрдә, Идел буе федераль округы территориясендә урнашкан халыкларның мәдәниятен, телен өйрәнәчәкбез, укыту билингваль (2 телдә) һәм полилингваль (3 телдә) нигездә алып барылачак.

ҮЛГӘНЧЕ УКЫР ИДЕМ!

Брифинг кунагы Франциянең Мәгариф һәм фән министрлыгының генераль инспекторы Жерар Бруссуа: “ПФУ оешуын шатланып кабул итәргә кирәк”, – дип хәбәр итте. Әйтергә кирәк, ул бик яхшы тәэсир калдырды. Гел елмаеп тора үзе. Рәхәт бугай анда, җәмәгать, Франциядә.

– Бу бөтен Европада бара торган процесс. Франциядә дә мәгариф өлкәсендә шундый реформалар булды. Ул студентларның белем дәрәҗәсе үсүгә, укыту сыйфаты артуга китерәчәк, хезмәт хаклары да шул килеш калмаячак, – диде ул елмаеп.

Әле Франциядәге турында да сөйләде. Менә монысын безнең илдә кычкырып әйтергә ярый микән? Кыскасы, шуннан соң гына аның ник елмаеп утырганын аңладым. Алдан ук әйтим әле, саннарда әллә ни зур аерма юк үзе. Андагы яшь укытучылар 1300 евро ала, ди. Бездә, чагыштыру өчен, 5000 сум тирәсе алалар икән. Бездә күбрәк тә кебек. Евроны сумнарга күчерсәң генә, авыз икенче якка ерыла. Ә тәҗрибәле, дәрәҗәле укытучылар 3300 евро ала анда. Сумнарга күчереп тормыйк. Гомер буе укытучы булып эшләгәннәргә инфаркт булмасын тагын. Бездә студентларның социаль стипендиясе 1000 сум тирәсе булса, анда аз керемле гаиләдән чыккан студент 1500 евро ала икән. Әллә француз телен өйрәнергә дә, шул якларга китеп барыргамы дип торам әле. Укыган өчен акча алып, авылга ай саен 200 евро җибәреп торсаммы! Яшәп тә күрсәтерләр иде, ичмасам. Их!

КЕМ СӨЕНӘ, КЕМ КӨЕНӘ…

Брифинг тәмамланганнан соң, ТДГПУ ректоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы белән әңгәмә кордык.

– Рәдиф Рифкатович, Казан дәүләт университетында юридик факультетта 90 мең түләп укыйлар, сездә 50 мең тирәсе. Ә укып чыкканда бер үк диплом биреләчәк. Шул ук катыргы өчен төрле кеше төрле бәя түли булып чыга. Гадел түгел бит әле бу…

– Шулай булып чыга шул. Бу хәл ителгәнче өч-дүрт ел вакыт узачак, аннары андый каршылык булмас. ПФУның уңай яклары да бик күп бит, ул ягын гына карамагыз.

– Ләкин өч-дүрт ел эчендә йөзләгән студент чыгачак. Акчага күчергәч, бу, ай-һай, зур сумма. Бер еллык аерма гына да 40 мең тәшкил итә.

– Безнең уку йортында (ТДГПУ хакында – Э.Ф.) укучы студентлар белән сөйләштегезме?

– Әйе. Алар бик шат!!!

– Шулай булгач, – диде Рәдиф Рифкатович киң итеп елмаеп.

– Рәдиф Рифкатович, киләсе елгы абитуриентлар документ тапшырырга кая барырга тиеш була?

– Бер югары уку йортына берләшәбез икән, димәк, бер генә уку йортына киләләр – ПФУга. Ләкин анда факультетлар сайлау мөмкинлеге күпкә зуррак булачак.

– Өч югары уку йортына сан ягыннан да бик күп студент кабул ителә иде. Алар саны кыскартылмасмы?

– Безгә саннар “өстән” бирелә, шуңа карап укытучылар саны билгеләнәчәк, студентлар җыелачак. Әлегә бу хакта төгәл генә берни дә әйтә алмыйм.

– Укытучылар ТДГПУда гына әзерләнергә тиеш дигән фикер әйттегез. КДУда әзерләнә торган укытучылар кая китәр икән?

– Безнең уку йортыннан бирелә торган дипломда, мисал өчен, “учитель русского языка” яки “учитель биологии” дип языла, ә Казан дәүләт университеты “филолог”, “биолог”лар чыгара. Аерма бармы?! Бар! Урта мәктәпкә укытучы булып барыр өчен андый дипломлы белгеч бездә магистратура бетерергә тиеш була. Укытучыларны түгел, без әзерлибез.

– Сезнең уку йорты тулай торагында урын җитмәү беркем өчен дә сер түгел, бу уңайдан зур шау-шу да булган иде. Берләшү нәтиҗәсендә, әлеге мәсьәлә тагын да кискен төстә күтәрелмәсме?

– Берничә мең урынга исәпләнгән тулай торак төзелә инде. Универсиадага әзер булырга тиеш. Проблемалар булмас дип уйлыйм.

Күргәнегезчә, проблемалар юк кебек. Бөтенесе дә җайлы, барысы да майлы табага салынган сыр сыман. Шулай була күрсен инде! Тик КДУга хуш дип яулык болгыйсы килә бүген.

ПФУның түгел, КДУның элеккеге студенты

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Нәсел агачы

Татар – тарихы, традицияләре белән көчле булган милләт. Төрле кавемнәрдән җыелган халкыбызның бай тарихын исә төрле чыганаклардан барлап була. Шуларның берсе – борынгы кабер ташлары һәм шәҗәрәләр.

Сүз дә юк, соңгы елларда нәсел шәҗәрәләрен туплау һәм барлау өстендә бездә шактый эш алып барыла. Ләкин бу, күпчелек очракта, аерым шәхесләрнең үз-үзен аямыйча эшләвенә генә кайтып кала.

Татар шәҗәрәләре белгече, бу өлкәдә бәя биреп бетермәслек эш башкаручыларның берсе – Марсель ага Әхмәтҗанов.

Әлеге юлларны да аның белән киңәшләшкәннән соң язарга булдым.

Нәселләргә булган мәгълүматлар әле дә булса авылларда шактый саклана. Аларның күбесе гарәп графикасы белән язылган кулъязма китапларда булганга, бүген күбебезгә бу чыганакларны уку мөмкин түгел. Ләкин белгечләр аны эшләр, татар халкы, аерым ырулар, авыллар тарихы өчен бик кыйммәтле булган мәгълүматларны халыкка җиткерә алыр иде. Шуларны истә тотып, без газета аша укучыларга мөрәҗәгать итәргә булдык…

Бәлки, кемнәрнеңдер өйләрендә борынгы китап-кулъязмалар, ата-бабалар тарафыннан төзелгән нәсел агачы – шәҗәрәләр сакланадыр?! Шулар турындагы мәгълүматны безгә хәбәр итсәгез яисә күчермәләрен газета адресына җибәрсәгез иде. Шулай ук авыл зиратларында сакланган борынгы кабер ташлары турындагы мәгълүматны да җиткерсәгез шат булыр идек…

Иске кулъязма-китапларга килгәндә, аларда шактый кызыклы мәгълүматлар сакланган. Әйтик, шәхсән үземә 1999 елда Сарман районының Саклаубаш авылында тапшырылган бер кулъязма- китапны Марсель ага Әхмәтҗанов белән укыганда, хәзерге Азнакай, Мөслим, Сарман якларына кергән бер шәҗәрәгә тап булдык:

Хәмит һәм Хәйдәр муллалар – Хәлиулла – Хәмидулла – Йахшыкол – Рамазан – Габдулла – Әлмәмәт – Колмәмәт – Тугаш – Кодаш.

Хәмит Кәкре елга авылында “Көенечле хәл” һәм “Сәүрән әл әсәр”, дигән әсәрләр иҗат иткән, тәрҗемәләр ясаган. Югарыда китерелгән шәҗәрәдәге Тугаш, Кодаш бабалар исә, Казан ханлыгы, Нугай урдасы чорларында ук яшәгән шәхесләр… Шунда ук Чураш, Яхшы Каран авылларында яшәгән шәхесләргә кагылышлы мәгълүматлар да бар.

Борынгы кулъязма-китапларның әһәмияте әйтеп бетергесез. Марсель ага уенча да, газета укучылар ярдәме белән шактый мәгълүмат туплап булыр иде. Бүген дә инде алар аз калган, киләчәктә бөтенләй югалып бетүләре мөмкин. Шуңа күрә үзегездә сакланган шәҗәрә-нәсел агачлары, авыл тарихлары яисә борынгы кулъязма китаплар турында “Безнең гәҗит” адресына “Илфак Шиһаповка” дип хат юллагыз яисә 89172504468 яки 89270338051 номерларына шалтыратсагыз иде. Аеруча тарихи кыйммәте булган кулъязмаларны сатып алу мөмкинлеге дә бар. Ә табылган иң кызык материаллар һәм шәҗәрәләрне, авыл тарихларын Илфат әфәнде Фәйзрахманов “Безнең гәҗит” битләрендә яктыртып барырга ризалашты. Бергәләп тагын бер кат тарихны барласак, киләчәк буын өчен олы бер эш эшләр идек…

Илфак ШИҺАПОВ

Үзеңне кайгырт!

Гриппның әллә нинди төрләре бардыр, әмма, ни хикмәт, дуңгыз кизүе бөтен кешене хафага салды. “Чучка” барлык матбугат чарасын, җәмәгать урыннарын, транспортны һәм башкаларны камап алды. Каникулда ата-аналары өлкән сыйныфта укучы балаларын урамга чыгарырга куркып торды. Ә сәүдә үзәкләрендә бөтенләй гаҗәп хәл: битлек киеп йөрүче кешеләр саны көннән-көн арта. Бер карасаң, олылар бу мәсьәләдә саграк булырга тиеш, ләкин битлек күбесенчә яшьләргә “ябышкан”.

Без, мәктәп укучылары, озайтылган каникулга сөендек инде. Әмма икенче чирекнең беренче уку көнендә моңсулы хәбәр ишетергә туры килде: параллель сыйныфта укучы иптәшебезнең әтисе грипп белән авырып үлде. Башта гриппның гади төре булган, тора-бара чир катлауланган, ахыр чиктә әтисе пневмония белән китеп барган. Бер карашка “гади” үлем. Грипп белән авырмаган кеше сирәктер бу дөньяда. Әмма аның белән авырып, эшкә яисә башка урынга йөрү, хәрәкәтләнү тыелган. Чирлисең икән, өйдә терелеп ят. Мышкылдап, ютәлләп йөрүдән ни файда? Кешеләргә дә йоктырасың, үзең дә интегеп, сәламәтләнү процессын тагын да озакка сузасың. Беренче дәрестә завуч керде дә: “Вы чего без масок?” – дип сорый бездән. Кызлар: “А зачем они вообще нужны?” – дип сорагач, завуч апа: “Да чтобы не помереть”, – ди. Аның мондый “сөенче”сенә берничә мизгелгә җанланып киттек. Битлектән барыбер файда юк бит. Әмма 11Б сыйныфы укучысы Лёша йөзен тукыма белән каплаган да беркемнән читенсенми. Бер җор телле укытучыбыз әйтмешли, безнең Алексей битлек белән менә дигән гинекологка охшаган, койган да куйган.

Сәламәтлек саклау идарәсе хезмәткәрләре гаугага бирелергә кирәк түгел, дип тынычландырган була. Имеш, шапалану аркасында сәламәтлеккә күбрәк зыян салабыз. Әмма паникага бирелү битарафлыкка караганда кулайрактыр. Теге сабакташыбызның әтисе дә: “Әй, грипп – бетә торган нәрсә”, – дип уйлагандыр. Нәтиҗәсе күз алдында. Андый көтелмәгән бәхетсезлеккә очрамас өчен, табибка күренергә һәм иң мөһим профилактика чаралары башкарырга кирәк. Сәламәтлегеңне үзең кайгыртмасаң, ул бүтән беркемгә дә кирәкми.

Линар ЗАКИРОВ.

Яр шәһәре.

Комментарии