- 18.08.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №32 (14 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Апаларың булгач, җизниләр була бит, җәмәгать. Минем дә ике җизнәм булды, дөрес, берсе, олырагы инде вафат, урыны җәннәттә булсын. Ул Япон самурайларының арт сабакларын укытып, Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр немецларны дөмбәсләүдә катнашып, орден, медальләр белән бүләкләнгән.
Икенче җизнәм, шөкер, исән әле, күптән түгел 85 яшен билгеләп үтте. Ул да сугыш ветераны, әмма кайберәүләр кебек сугыш хәлләре, батырлыклары турында сөйләргә яратмый, гомумән, сүзгә бик саран. Апам белән дәүләт төзеп биргән, бөтен уңайлыклары булган ике бүлмәле фатирда чөкердәшеп яшиләр. Ике уллары, дүрт кызлары, дистәдән артык онык, оныкчыклары бар.
Сугыштан кайткач, Исхак җизни кырык елдан артык колхозда механизатор булып эшли. Кулы һәр эшкә ята аның: фермада слесарь-наладчик була, комбайнда иген урдыра, тракторда да эшли.
Тракторда эшләгәндә җизни белән шундый бер вакыйга була. Бер елны көзгә таба Казаннан районыбыз түрәләренә Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетыннан вәкил киләсен әйтәләр, хуҗалык җитәкчесенә, йөзебезгә кызыллык китермәгез, зинһар, диләр.
Безнең колхозда, кызганычка каршы, ул елны сентябрь ахыры җитсә дә, урак бетмәгән, шикәр чөгендерен алу да әкрен бара, шуның өстенә иң аянычы – кукуруз силоска салынып бетмәгән, ә ул көзге салкын кыраулардан саргаеп кыштырдап тора. Җитмәсә, бу басу һәркемнең күз алдында, районнан килә торган юл кырыенда гына. Вәкил, бәлки, ерактагы бодай, чөгендер басуларына барып та тормас, ә менә кукурузны ул күрәчәк. Нишләргә? Вәкил килгәнче, аны юк итәргә, ягъни барлыгын да белдермичә, урып бетерергә кирәк.
Шунда ук механизатор җизнигә кукурузны тиз генә урып бетерергә кушалар. Җизни эшчән, күндәм кеше. Ул иртәдән үк эшкә тотына, әмма ул көнне бик көчле җил исә, урылган кукурузның күпчелеге машина арбасына түгел, җиргә оча. Шундый җилле көнне урдырмаска кирәклеге аңлашыла, тик хуҗалык җитәкчеләре генә кукурузны урып бетерергә кирәк, эзе дә калмасын, диләр.
Әмма районнан килгәндә бу эшне Үзәк Комитет вәкиле күрә һәм, машинасыннан төшеп, җизнине эшләүдән туктата.
– Кем сиңа шундый һава торышында азыкны әрәм-шәрәм итәргә кушты? – ди ул кырыс тавыш белән.
Җизни дәшми. Вәкилнең дә бу хәлдә кемнең гаепле булуын тикшерергә сабырлыгы җитми.
– Бу эшчене хәзер үк эштән куарга, – ди ул үзен озатып йөрүче хуҗалык, район җитәкчеләренә.
Нишләсен Исхак җизни, азык-төлек салган сумкасын ала да кайтып китә.
– Мине Үзәк комитеттан килеп төшерделәр, – дип сөйләгән иде ул соңыннан.
Тик аңлап бетермәдем: аның бу сүзләрендә әллә горурлану, әллә кинаяле көлү бар иде…
Салих ЗАРТДИНОВ.
Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.
Комментарии