- 18.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №28 (18 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«Полиция кызларны нигә кыйный?» (2012, 25нче гыйнвар), «Полиция көчли дә белә» (2012, 14нче март) язмаларында без полиция бүлекчәләрендәге башбаштаклык, алар тарафыннан кыерсытылган кешеләр, бу вакыйгадан соң булган пикетлар турында язган идек. Татар матбугатында иң беренчеләрдән булып, Алия Садыйкованың фаҗигале тарихын да бәян иттек. Аның полиция тарафыннан «Дальний» бүлекчәсендә тоткарлануы, чәченнән сөйрәп йөртеп кыйнаулары, төрлечә мыскыл итүләре турында иде ул. «Мине матбугат кына коткарды»(2012, 25нче апрель) язмасында Алиянең «Пусть говорят» тапшыруына баруы, матбугатта шау-шу купкач кына «боз кузгалуы» турында сөйләштек.
Күптән түгел генә Алия кабат редакциягә шалтыратты. Киңәш сорап. Шушы көннәрдә генә аның тәрәзәсенә утлы коралдан атканнар икән.
– Полициядән башка дошманнарым юк, инде нишлим, зинһар, бер киңәш бирегез, – дип ялварды ул.
Аның белән очрашып, соңгы яңалыкларны барлап, тормышы белән кызыксынып кайтырга булдым.
– Бу фатирда ремонт ясый идек, шуңа күрә пычраклыкка аптырама, – дип каршы алды мине Алия, бер бүлмәгә чакырып. – Әле менә күптән түгел генә тәрәзәне алыштырып, пластикны куйган идек. Ярый әле шундыен куйганбыз… Пистолет ядрәсе пластикны ватмый, эретә генә икән. Тишек кенә кала.
Бу хәлләр 11еннән 12сенә каршы төндә булган. Алиянең әнисе Гөлназ апа тәрәзә ватылып коелган тавышка уяна. Тәрәзә үз урынында булганга, ни булганын шунда ук аңламый әле ул. Соңыннан полиция чакырталар. «Минем тәрәзәгә аттылар», дигән чакырудан соң да 40 минуттан гына килгән полициягә Алия тагын бер кат «гашыйк булган».
– Мин башта кесә телефоныннан 112 номерын җыйдым. Алар заявка кабул итте. Аннары шалтыратып, нишләп машина килми, дип сорадым. 020 номерына шалтыратырга куштылар. Анысында тагын бер номер бирделәр. Күз алдына китер әле, әгәр кечкенә бала полициягә шалтыратып, ниндидер фаҗига турында хәбәр итәргә теләсә, ул бу номерларны мәңге җыеп бетерә һәм полицияне көтеп җиткерә алмаячак, – ди Алия.
– Башта өчәү килделәр, аннары участковый килеп җитте. Травматик коралдан атуларын алар әйткәннән генә белдек. Шундый хәл булды дигән гариза яздырдылар. Бер тапкыр гына тәрәзәгә ату ул хулиганлык та булырга мөмкин икән, моннан ниндидер үч алырга маташу кебек максатлар эзләмәскә куштылар. «Менә икенче тапкыр атсалар, шалтыратырсыз», дип киттеләр. Бу фатирда ремонт ясый башлаганнан бирле, мин монда куна идем. Нәкъ шушы тәрәзәгә һәм пыяланың ике катын да тишеп чыккан булса, минем башыма тиярлек итеп төбәлгән ядрәнең хулиганлык булуына бик ышанып бетә алмыйм. Фатирымның беренче катта булуы да үч алырга теләүчеләр өчен бик уңай.
– Моны кем эшләгәндер дип уйлыйсың?
– Полициядән башка дошманым юк. Интернеттагы язмалардан укып һәм кешеләрдән ишетеп беләм: мине төрлечә кыерсыткан полиция егетләренең туганнары минем хакта төрле пычрак сүзләр сөйли икән. Мин инде бу вакыйгалардан соң тынычланган идем. Матбугат чаралары да бу хакта язмый башлады, тикшерү комитетына йөрүем дә сирәгәйде. Эшкә урнаштым, егетем бар, шәхси тормышны көйлисе генә калды. Хәзер менә шундый хәл. Әгәр ул егетләрнең дуслары, туганнары тынычлап яшәргә теләми икән, мине шулай борчырга уйлыйлар икән…
– Инде син дә тынычлангач, тагын нигә кемнәрдер бу эшне яңартырга тели?
– 10 августта эшне судка тапшырачаклар бит. Өч полиция хезмәткәренә карата суд булачак тиздән. Менә шул эшләр башланганчы, яки миннән котылырга, яки куркытырга телиләр.
– Әниең бу вакыйгалардан соң нәрсә ди?
– Ул минем өчен курка һәм монда булырга кушмый. Иптәш кызларымнан башка урамга бер адым да атламыйм хәзер. Хәзер үземнең кайчан кайда куначагымны да белмим, чөнки бу вакыйгалардан соң мине күзәтәләр икән дигән фикер туды. Шуңа күрә үземне күзәтүчеләрдән качып йөрү өчен, көндәлек режимны үзгәртергә, төн кунасы урыннарны төрләндерергә туры килде.
– Синең әтиең дә полициядә эшли бит әле. Аның белән мөнәсәбәтләрең ничек?
– Аның белән аралашып торабыз. Ул җәйге ялга дип, Казаннан китеп кенә барды һәм икенче көнне үк шушы хәл булды да. Янаулар булса да, миңа әйтми инде ул. Без, гомумән, аның белән бу темага сөйләшмибез.
Шулай матур гына сөйләшеп утырганда, Алиягә аның эше буенча шөгыльләнүче тикшерүче Марсель шалтыратты. Ул Алиянең тәрәзәсенә атканнарын каяндыр белеп алган икән. Марсель Алиягә сак һәм аерым яшәү урыны тәкъдим итте. «Иң беренче миңа шалтыратасы иде», – дип шелтә белдерде.
Телефонны куйгач кына Алия тагын уйга калды.
– Минем бу тикшерүченең Айнур Рахматуллин белән ничек аралашуын күргәнем бар. Башкалар күрсәтмә биргәндә, богаулар киеп утырды, ә шушы вакыйгаларда төп рольне уйнаган Айнурга богау киертелмәде. Хәтта үз бүлмәсендә дә миңа куркынычсыз шартлар тәэмин итә алмаган тикшерүчегә мин ничек ышаныйм?! Погонлы кешеләрнең берсенә дә ышанмыйм һәм куркам, – диде ул, бераз тын утыргач.
– Әтиеңә дә ышанмыйсыңмы?
– Дөресен генә әйткәндә, ул да нидер әйтеп бетерми һәм аның үзенә карата да басым бардыр дип уйлыйм.
– Алга таба нишләргә җыенасың?
– ОРТ телеканалына «Пусть говорят» тапшыруына баргач, төрле илләрнең хәбәрчеләре миннән интервью алды һәм шуннан соң алар белән контактым сакланып калды. Хәзер мин шулар аркылы төрле илләргә мөрәҗәгать итеп, сәяси яклау эзләргә мәҗбүрмен. Чөнки Русиядә мине яклаучы кеше юк, миңа монда яшәргә бирмиләр. Безнең менталитетта кыерсытылган кешене яклау каралмаган, ә полиция нәкъ кинодагы кебек… эш беткәч кенә килеп җитә.
Менә шундый хәлләр. Алиянең батырлыгына шаккатып кайттым. Полициядән башка дошманың юклыгын аңлау һәм тәрәзәгә атылган ядрәдән соң аның урынында калган башка берәү нишләр иде икән?!
Алинә КАМАЛИЕВА.

Комментарии