- 18.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №24 (15 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Соңгы вакытларда, белгәнебезчә, фән өлкәсендәге кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклауның ничек барганлыгы турында бәхәсләр, сөйләшүләр генә түгел, чын тикшерүләр алып барыла. Хөкүмәт кешеләренең дә бермә-бере докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклаганлыклары күбебезнең күңелләрендә, бик табигый ки, шик тудыра. Нигә соң белеме дә җитенкерәмәгән, бигрәк тә күңеле, җаны белән ачышлар ясарга һич омтылмаган, андый эш өчен бөтенләй сәләтсез үк булган кешеләр фән өлкәсенә тыкшынып, фәнне алга җибәрү урынына, аны артка сөйрәргә батырчылык итәләр? Фәнни китапханә мөдире булып эшләгән кеше һәм шул өлкәдәге белгеч буларак , мин бу турыда уйланмыйча һич тә булдыра алмыйм. Бөтенләй башка өлкәләрдә эшләп, фән өлкәсендәге кандидатлар, докторлар булып өлгергән япь-яшь кешеләрнең саны күз алдыбызда артканнан-арта бару миңа гына да түгел, ә бөтенләй бу өлкәдән ерак торганнар өчен дә сәер булу, билгеле инде, гадәти хәлдер. Дөрес, сирәк кенә булса да, кайберәүләр фәнни ачышларны бик яшь чакларында ук ясап өлгерәләр, тик, әлеге дә баягы, чын ачыш ясалган очракта, авторга дәрәҗә бирелергә тиешлеге ул бәхәссез нәрсә. Андыйларга карата бернинди шик тә, шөбһә дә тумый, чөнки чын ачыш фән хезмәткәренең йөзе ул.
Мин эшләгән фәнни-тикшеренү институтында авыл хуҗалыгы өлкәсендә чын ачыш ясаган, бер генә дә түгел хәтта, карабодайның берничә яңа сортын биргән Наталья Николаевна Петелина бар иде. Ул институтта үзләрен фән эшлеклеләре дип санаган һәм шуның белән масаеп, һаваланып йөргән башка хезмәткәрләр арасында бик нык аерылып торды. «Башы-аягы белән фәнгә кереп баткан» Наталья Николаевнаның чын фән кешесе икәнлеге йөзенә чыккан иде. Аның кебекләр фәндә санаулы гына булалар һәм менә шундыйлар ачышлар ясый да инде, билгеле. Ә күп кенә фән өлкәсендә эшләүчеләр диссертацияләр яклауның төрле «җиңел юлларын» эзләп табу белән генә мавыгалар һәм «кандидат»лык, «доктор»лык исемнәрен алуга ирешү – аларның тормыш максаты. Ә максатларына ирешү юлында андыйлар, билгеле инде, берәүдән дә оялмый, бернидән дә чирканмый. Менә шундый «сансыз»лардан торган коллективларда үзеннән-үзе килеп чыккан ниндидер кирәкмәгән ызгыш-талаш, тавыш-гауга бертуктаусыз дәвам итә һәм андый күңелсез хәлләрдә хәтта күп җитәкчеләр үзләре дә катнаша. Шул ямьсез күренешләр аркасында институтлар бер кулдан икенчесенә күчә. Мондый коллективларда ачышлар ясау түгел, гадәти генә көндәлек эш алып бару да мөмкин булмый башлый. Шуңа да, еш кына фәнни оешмаларда үзләренә хас булмаган эшләр белән шөгыльләнү киң тарала. Әле оешмаларда «соц. соревнование»ләр үткәрелә торган заманнарда безнең институт кешеләре дә шуның белән бик нык мавыгалар иде. Чын ачышлар өстендә эшләргә тиешле хезмәткәрләр, кайсы профсоюзда, кайсы институт җитәкчеләренә якынрак урында булуларыннан файдаланып, социалистик ярышларда алдынгы урыннарны «яулап» эш күрсәтәләр иде. Аларга йомгак ясау утырышлары чын мәгънәсез, «тузга язмаган» игъланнар тыңлап утыру урыннарына әйләнеп беткән иде хәтта. Ә «җиңүчеләр», үзара чиратлашып, почет такталарына «менеп кунаклыйлар», тик ул такталарның башкалар өчен әһәмияте юклыгына һич исләре китми иде. Гомерләр үтеп, лаеклы ялга чыккач, төрле кешеләр, вакыйгалар белән очрашкалаганнан соң, миңа үзем эшләгән институттагы күп кенә кандидат, докторларның институт җитәкчесенең туган-тумачасы булганлыклары да беленде, соңгы елларда заманаларның да кинәт кенә үзгәрүе әлеге кешеләрнең бөтенләй «чәчәк атуларына» сәбәп булды. Юкка гынамы әллә илебез һәм тормышыбызның һаман да шул советлар чорында салынган нигездә таптануы? Китапханәче җыеп биргән материаллардан күчерелгән һәм башкаларның диссертацияләреннән урланган докторлык, кандидатлык диссертацияләре тузан кундырып ятудан гына ил һәм тормыш алга китә алмый бит ул. Аның каравы, теге кешеләр хәзер чит илләр нигезләрендә төпләнә. (Үзләре җимергән «каралтыларны» үзләре төзәтеп ятмас бит инде!) Без – тирә-юньдәгеләр, акылыбызга килгәнче, боларның үз дигәннәренә ирешәчәгенә беребезнең дә шиге калмады бугай инде хәзер.
…Әйе, тормыш һәм табигать шулкадәр бербөтен нәрсә икән ул, береңнең оятсызлыгы икенчеләреңнең бәхетсезлегенә әйләнә дә куя. Шуңа да янәшәдәгеләрнең ни кылганында һәр кешенең дә эше булырга тиеш, югыйсә, «күзле бүкәннәргә» әйләнеп бетүебезне үзебез дә аңламый калабыз кебек миңа…
Әлфия ФАЗЛЫЕВА,
Арча районы
Комментарии