- 18.05.2024
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2024, №5 (май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
АРТИСТЛАРНЫҢ ТОРМЫШЫ КЫЗЫКСЫНДЫРМЫЙ
Мин күп укыйм. Кызганыч, газеталарда укырга әйбер калмады. Артистлар турында күп язалар. Алар кайда ял итә, нәрсә кигән, нәрсә сатып алган, кайсының юбилее, кайсының туган көне... Алар да шул ук кеше бит инде югыйсә. Мин гади кеше, башкалардан, әти-әниемнән дә чыгып әйтәм. Бу хәбәрләр кызыксындырмый кешене. Үзем телевизор карамыйм, пенсионер булсам да, вакытым юк. Эфир вакытын, гәҗит-журналларның урынын әрәм итеп, кирәк микән ул артистлар тормышы ваклыклары турында чүп тарату. Бу «Безнең гәҗит»кә кагылмый. Мин аны яратып укыйм.
Су басулар булды бит, бәла казалар килеп тора. Анда чистартырга, юл салырга, төзүчеләр һәм башка һөнәр ияләре кирәк... Бар төр һөнәр ияләренә мохтаҗлык бар. Ә менә артистларга мохтаҗлык юк. Җырласаң да торасың, җырламасаң да.
Үзләре җырлап-биеп йөрергә телиләр икән, җырласыннар. Татарда мәкаль бар бит, җырлап йөреп тамак туйдырып булмый. Җырлап кына бәла-каза кичкәннәргә ярдәм итә алмыйсың. Бар да Аллаһы Тәгалә хозурында, ул гына булыша ала.
Илдар ГИМАЗЕТДИНОВ,
Минзәлә районы
ТАГЫН КҮП БӘЙРӘМНӘР НАСЫЙП ИТСЕН!
Ураза гаете мөселман дөньясының иң күркәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Ай дәвамында догалар укыдык, ифтар ашлары уздырып тәравих намазларына йөрдек. 23нче мартта мин үзем үткәрдем, 25нче мартта Исәнсефта зурлап клубта авыз ачтык. 31нче мартта – Татар Бүләре авылында. 3нче апрельдә Вәрәшбаш авылында үткәрдек, 7нче апрельдә оныгым Динар белән Алинә Түбән Кама шәһәрендә уздырды, анда да бардым. Аллага шөкер күп ифтарларда катнашырга туры килде.
10нчы апрельдә Татар Бүләр авылы мәчетенә гает намазына җыелдык. Мәчетне бик матур итеп җыештырганнар иде. 50ләп кеше булдык. Илгизәр хәзрәт мөфти Камил Сәмигуллинның котлау хатын укыды, вәгазьләр сөйләде Гает намазын укыдык. Аннан клубка чәй эчәргә кердек. Бик матур итеп өстәл әзерләгәннәр иде. Ифтарлар әзерләүчеләргә бик зур рәхмәт. Исән-сау яшәсеннәр. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын. Күкләребез аяз, киләсе бәйрәмнәрдә дә бергә-бергә күрешергә насыйп әйләсен. Амин.
Мөҗәһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы Исәнсеф авылы
ДАРУНЫ КЕМ САТАРГА ТИЕШ?
Бүген дару таратучылар бик күп. Даруны аптекаларда саталар иде элек. Хәзер артистлар да сатып йөри. Беркөнне авылыбызга концерт белән килделәр. Шунда берсе ниләр генә тәкъдим итми. Әйтерсең, үлгән кешене дә торгыза торган дарулары бар. Балаларыма әйткән идем, андый сәүдәгәрләр интернет тулган диләр. Нинди дарулар соң ул? Зыянлы түгелме? Даруны табиблар тәкъдим итәргә тиештер бит. Күршемнең дә кызы шушы эш белән шөгыльләнә икән. Беркөн кайткач, кереп ниләр генә вәгъдә итеп бетермәде. Кызыктыра да, куркыта да, бәяләре дә бар бит.
Исемем редакция өчен генә, зинһар чыгара күрмәгез.
Әлеге сәүдәгәрләр үзләрен эшмәкәрләр дип атый. Алар «Челтәрле бизнес» белән шөгыльләнә һәм дарулар түгел, БАДлар, ягъни биологик актив катнашмалар тарата. Бу челтәрдә эшчәнлек бик кызык: структурасы пирамида рәвешендә төзелә. Ягъни сәүдәгәрләр товар гына сатып калмый, яңа сатучыларны да вербовкалый. Һәр баскыч чылбырында бәяләр төрле. Структурада өстә торучылар, үзенә беркеткән, үзеннән астарак торучыга биреп үзенә процент җыя.
Ә товарның сыйфатына килгәндә, бу хакта доцент, медицина фәннәре кандидаты, югары квалификацияле табиб-педиатр Илдус Җәүдәт улы Лотфуллин болай дигән иде:
– Дарулар аптекага барып җиткәнче зур сынау үтә. Ә БАД андый контроль үтми. Икенчедән, БАДларның нәтиҗәсе түбән булуы фәнни яктан ачыкланган, алар даруны алыштыра алмый. БАДларны кулланырга була. Әмма нәтиҗәсе дә булмаска мөмкин. Хәтта зыяны да булу ихтимал. Өстәвенә кесәгә дә суга. Ялгышлар, алданулар да бик еш очрый. Мәсәлән онкология очрагында кеше БАДка ышанып вакытын югалта. Бу аяныч. БАДларга ышану тылсымга, могҗизага ышану белән бер ул. Сак булырга киңәш итәм.
Үзеннән үзе бетә торган авырулар булганда БАДларның ярдәме тигән кебек тоела. Мәсәлән, ОРВИ белән авырыйсың, ул 6 көннән бетәчәк. Менә шушы вакытта ниндидер тылсымлы БАД эчкәндә булышкан кебек тоелачак. Артык авырлыктан котылу өчен дә тәкъдим итәләр аны. Кайбер очракларда без чынлап та БАД составында булган ниндидер матдәләрдән файда күрергә мөмкинбез. Бу бик сирәк. БАДларга бик көчле реклама ясала. Бу инде үзе үк аның бик үк нәтиҗәле түгеллеген күрсәтә. Мин пациентларыма БАДлар кулланырга киңәш итмим.
***
Укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Газетабыз һәр айның беренче атнасында укучыларына барып ирешергә тиеш. Һәм һәр айның өченче сишәмбе көнендә иртәнге уннан 13 сәгатькә чаклы бар гозерләр дә язып алыначак. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да кабул итәргә әзербез. Редакциябезнең телефоны: 8927-039-03-53. Ватсапка да язарга мөмкин.
Чираттагы элемтә 14нче майда булачак.
Мөрәҗәгатьләрне Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ тыңлады
Комментарии