Комсыз банклар коллыгында

Урамда йөргәндә күршем очрады. Бик борчулы күренә. Нәрсә булганын сорыйм. «Ничек яшәргә инде бу илдә? Бөтен җирдә мошенник, урлаучы-талаучы шыплап тулган. Гел урлап, талап кына яшәүче илнең киләчәге бар микән?» – ди. Аның өлкән улы «Ак Барс Банк»тан ипотекага фатир алган икән. Егерме ел түлисе, ди. Проценты да зур – 14%. Инде 8 елын түләгәннәр. Тагын 12 ел түлисе калган. Әйтүенчә, малайның ярты хезмәт хакы, әти-әнисенең ярты пенсиясе шушы фатирга түләү өчен кереп бетә икән. Бөтен нәрсәгә бәяләр артканда, ул ипотеканы түли алмау куркынычы килеп баскан. Аллам сакласын, эшсез калсаң… Түли алмасаң, банк фатирны кире тартып алачак. Фатирсыз да, акчасыз да каласың. Түли аласыңмы, юкмы – банкка барыбер. Шулай да әҗәттән котылу юлы бар икән – рефинанслау дип атала. Ягъни түләүне киметү өчен, әзрәк процентлы башка программага күчү. Моны белгәч, егет банкка бара. Ләкин татарга шымытыр, дигәндәй, эш барып чыкмый. 8 процентлы ипотека читтән килгән яңа клиентларга гына икән. Ә бу малай банкның «үз клиенты». «Үзенеке» булгач, сиңа банк үзен тулы хуҗа дип саный, шуның өчен 12 ел буена тагын 14 процент белән түләргә кала. Югыйсә, 14 белән 8 арасында аерма бик зур бит. Менә шул 6 процент аерманы банк үзе «үз» клиентларыннан түләтә.

Бу комсыз банктан котылу өчен тагын бер юл бар икән әле. Ул да булса, процентны кимрәк түләтүче башка банкка күчү. «Ак Барс Банк»тан алай гына котылырсың бар?! Бөтен банклар да үзара бәйләнгән. «Скрининг» дигән махсус программа кешенең түли аламы, юкмы икәнен тикшереп, банкларга бөтен мәгълүматны биреп бара. Әле булмаган кредитыңны да бар дип күрсәтергә мөмкин икән. Менә шундый ялган схемалар белән, банклар «үз» клиентларын беркая да җибәрми, гомер буе аларга эшләп түләргә тиеш буласың.

Бездә халык үзе дә таркау. Бергәләшеп, прокуратурага мөрәҗәгать итмиләр. Бу банкларга бер килеп капсаңмы, уңга да, сулга да адым да атлый алмыйсың. Син аларның мәңгелек колы буласың. Үзең түли алмаган әҗәтләрең балаларыңа, хәтта оныкларыңа да калырга мөмкин әле. Хәер, Русиядә халык һәрвакыт кол булды һәм булачак.

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии