Урамда йөрү куркыныч

Урамда йөрү куркыныч

«Безнең гәҗит»нең 7нче санында (19 февраль, 2020 ел) этләр турындагы язманы укыдым да, фикеремне язарга булдым.

Чынлап та, урамда йөрү куркыныч була башлады: өере белән эт көтүе. Без яшәгән Жилплощадкада алар тагын да күбрәк шикелле. Кешеләргә ташланган этләрне юк итүчеләрне «кансызлар», «вәхшиләр» дип атап бетерделәр. Имеш, этләргә тияргә ярамый. Беркемгә дә зыяны тимәгән башка хайваннарны суялар да бит әле. Сыер, сарык фермалары ачкан кебек, бәлки, этләргә дә аерым бер ферма кебек нәрсә ачаргадыр. Моннан файда алырга була бит. Ничек итепме? Мәсәлән, башы авырткан кешегә эт тиресеннән тегелгән бүрек киеп йөрергә кушалар, ревматизмнан интеккән кешеләргә эт тиресеннән теккән ак киеме киеп йөрү файдалы, биле авыртканнарга эт йоныннан киң билбау булыша. Ә итен зоопарктагы хайваннарга бирергә була. Анда ит ашаучы җәнлекләр бар. Сөякләрен яндырып, көлен ашлама итеп кулланырга була.

Мин, гомумән, шәһәр фатирында бозау кадәр эт асраган кешеләргә аптырыйм. Алардан нинди файда икән? Этләрен җитәкләп урамга алып чыгалар да, аның койрык астына карап гомерләрен уздыралар. Берәүнең балконында бозау кадәр эт өреп тора. Ямьсез тавыш белән чиный. Күршеләре ничек түзәдер?! Ә син балконыңда әтәч-тавык асрап кара?! Күршеләрең шунда ук шикаять итеп, штраф түләтәчәкләр. Эт өрүе белән әтәч кычкыруы икесе ике нәрсә югыйсә. Этләреннән туеп, аны урамга чыгарып ташлаучылар да бар. Этләрдәге кешеләргә карата булган усаллык әнә шуннан барлыкка килә. Аларның да ташландык буласылары килми.

Татарстанда сукбай этләр өчен акчалар караладыр ул. Тик ул акчаларның барысы да этләргә барып җитә микән соң? Казан шәһәренә этләр «хуҗа» булып бара кебек.

Рузалия ШӘЙДУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Комментарии