Әй «билайн», «билайн», инде ни хәл итәем?!

Әй «билайн», «билайн», инде ни хәл итәем?!

Хәзер телефонсыз яшәүне күз алдына да китереп булмый. Мин үзем дә, күп кенә якыннарым һәм танышларым да «билайн» челтәрен кулланабыз.

Тәүдә хәлләр ярыйсы иде. Банктан кредит алырга өндәүләр, төрле уеннар, музыка тәкъдим итүләр һәр телефон челтәре тулы. Гадәттә телефонга йөзәр сум салам. Минем телефонда фокуслар былтыр башланды. Акча салып, өч көн үткәч карыйм, «билайн»нан смс: «Баланс менее 3 рублей». 100 сумга кем белән сөйләшкәнемне беләсем килде. Офисларына килдем. Яшь егетләр эшли. Аларга телефоннан якынча 100 сум югалуын һәм шул суммага кем белән сөйләшүемне белергә теләвемне аңлаттым. Яшьләр бик дорфа сөйләштеләр: «Паспорт алып кил, шунда детализация алып бирербез», – диделәр. Алдым. Мин Черногория белән сөйләшкән булып чыктым. «Кнопкага ялгыш баскансыз, шалтырату сезнең телефоннан булган», – диләр. Чит илгә шалтырату өчен, ул илнең кодын белергә кирәк бит әле, дип, сүземне расларга теләсәм дә, шалтырату минем телефоннан булса, ул «исходящие»да кала бит, дип такылдасам да тыңларга теләмәделәр.

Бераздан телефоннан тагын акча юкка чыкты. Бу юлы ЧАД (Африка) белән сөйләшкән булып чыктым. Аптырагач, телефонга 50 сум гына сала башладым.

Менә 2017нче ел да башланды. Уфага шалтыратасы бар иде, телефонга 100 сум акча салдым. Карыйм, смс килеп ята: «Ваш баланс на нуле». Балансны тикшереп карасам, 63 сумда тукталган. Мин әле беркем белән дә сөйләшеп өлгермәдем. Тагын офиска киттем.

Бу юлы яңа егет иде, әйбәт кенә сөйләште. Абонент номеры буенча карады да: «Сез сөйләшмәгәнсез, сез музыка кушкансыз», – ди. Музыка тәкъдим итеп смслар килә, әлбәттә. Ләкин мин аларны юкка чыгара барам, күрсәтелгән номер буенча шалтыратканым юк. Миңа белдермичә музыка кушканнар булып чыга. Яшь егет: «Гариза язам, акчаны кире кайтарырлар», – диде. «Ярар, рәхмәт», – дип чыгып киттем. Кич шалтыраталар: «Я по поводу заявки. Деньги не будут возвращены. Вы при звонке нажали по ошибке на звездочку и музыка абонента автоматически перешла к вам», – ди. «Так легко?!» – дип, аңлашырга теләгән идем, кызый тиз генә телефонын куйды. Ул шалтыраткан телефон беръяклы гына икән, билайн гына шалтырата ала. Әрсезлекнең, оятсызлыкның чиге бармы?! Музыка өчен 20 сум кайтарганнар иде шикелле, ләкин телефоннан акча югалу дәвам итә.

Танышыма сөйләгән идем, башка челтәргә күчәргә киңәш бирә. Икенчесе телефон номерын алыштырырга куша. Менә шундый хәл әле.

Телефоннан акча югалуны төп офиска җиткергәннәр. «Билайн» миңа шалтырата: «Мы рассмотрели вашу заявку. В вашем телефоне вероятно вирус. Звонок производился сам по себе». «Билайн» шулай җавап бирде. Ул вирусның исеме бар, ул минем телефонда акча булганда гына уяна. Мин, телеоператор уйный, дип уйлыйм.

Әй «билайн», «билайн», инде ни хәл итәем?!

Сима САФИНА,

Чаллы шәһәре

Комментарии