- 18.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №11 (16 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Беркайчан да сабыннарга карап, сокланып торганымны хәтерләмим. Аның нәрсәсенә сокланасың инде, яхшы күбекләнсә, яхшы чистартса, шул җиткән. Ә менә Казан шәһәрендә яшәүче Наилә Исхакованың сабыннарына көне буе, күз дә алмый, карап торырга була. Ул инде өч ел буе кулдан сабыннар ясау белән мавыга икән. Гадәттә кеше бит буш вакыты күп булганлыктан, эшсезлектән интеккән вакытта үзенә ниндидер шөгыль таба һәм шушы өлкәдә үзен үстерә башлый. Ә Наилә апада әлеге шөгыльгә мәхәббәт бөтенләй башка төрле уяна…
САБЫН ЯСАУ УРЫНЫ – КУХНЯДА
Өч ел элек аларның гаиләсенә ямь, шатлык өстәп, Наилә апа олы уллары Марсельгә иптәшкә энекәш алып кайта. Шатлыгы белән бергә, аның 100 төрле мәшәкате дә бар. Баланы юындыру, киемнәрен юу турында әйтәсе дә юк инде. Нәкъ су һәм сабын белән Наилә апаның куллары еш очрашканга күрә, алар сәламәтлекләрен, хатын-кызга хас булган матурлыкларын югалталар.
– Нинди генә кул кремнары алып карамадым – булышмады. Инде төшенкелеккә бирелеп, интернеттан ярдәм сорап карарга булдым. Социаль челтәрләрнең берсендә кулдан ясалган сабыннарның файдасы турында шактый күп язылган иде. Бу мине шунда ук җәлеп итте. Тегеннән-моннан эзләнә башладым. Шул көннән озак та үтмәде кибеткә барып кирәк-яраклар алдым да беренче сабынымны ясап та карадым. Башта килеп чыкмады, сабыннар катмый, таралып интектерделәр. Ул вакытта үземә матур күренә иде, бүгенге күзлектән инде аларда байтак кына кимчелекләр булуын да күрәм, – ди Наилә апа.
Кибеттән сатып алган җайланмалар, кирәк-яраклар белән барып чыкмагач, ул бар нәрсәне интернет-кибетләрдән кайтарта башлаган. Инде куллары бераз шомара төшкәч, сабыннарны якыннарына, туганнарына да бүләк итә ул. Ләкин, аның сүзләренчә, бушка килгән әйбернең кадере дә шуның чаклы гына икән. «Мин сабыннарны, кешеләр куанып куллансыннар өчен, ясап бүләк итәм, ә аларның кайчан карама бер урында тора ул. «Ник кулланмыйсыз?» – дигәч, әрәм булыр төсле, диләр», – дип тә әйтеп алды кул эшләре остасы.
Бераз соңрак, Наилә апаның кечкенә улы Адель балалар бакчасына йөри башлагач, буш вакытлар күбәеп киткән. Наилә апа «ВКонтакте» социаль челтәрендә төркем ачып, үзенең иҗат җимешләренең фотоларын шунда элә һәм заказлар кабул итә башлый. «Тугыз сәгать буена ашау-эчүне онытып, сабын ясау белән шөгыльләнгән чаклар да булды», – дип искә ала ул.
Беренче карашка, бернинди авырлык юк кебек. Кибеттән сатып алынган гап-гади үтә күренмәле сабын, махсус, сәламәтлеккә бер куркынычы да булмаган буяу һәм ароматизаторлар – барысын бергә май кушып болгатасың да шуның белән бетте кебек. Тик һәрбер әйбернең үзенә генә хас үзенчәлекләре, нечкәлекләре була. Сабын белән дә шулай. Наилә апа үзен үзлектән генә өйрәнүче, мавыгучы дип санаса да, аның сөйләгәннәреннән өч ел эчендә күп нәрсәгә өйрәнгәнен, үз эшенең остасы булганын аңлап була.
– Шулай бервакыт дустым белән башкаларның кулдан ясалган сабыннарын карап утырабыз. Дустыма бер кызның аю формасындагы сабыны бик тә ошады, ә миндә андый форма юк. Ярый, үземнән барып чыкмагач, дустымны сөендерү нияте белән, шул аюны ясарга заказ бирдем. Сабынны кулга алу белән, андагы бер көтү хата һәм төгәлсезлекләр күзгә ташланды. Заказ булгач, алдым инде. Дустым, миннән аермалы буларак, бер генә җитешсезлек тә күрмәде, дөресрәге, ул аюга «гашыйк» ук булды. Белмим, бәлки, таләпләрем артык югарыдыр. Ләкин мин акча өчен эшләмим, бары тик кешеләрне сөендерерлек сыйфатлы сабыннар ясауны максат итеп куям, – ди Наилә апа.
«Акча өчен эшләмим» дигәндә чеметем дә ялган юк. Төп һөнәре буенча инженер булган Наилә апа беренче урынга гаиләсен, яраткан эшен куя, ә сабыннар аның хоббие гына булып кала. Әйе, акча эшләү нияте дә булмаган түгел. Бала белән өйдә утырганда һәркем акчага кытлык кичерәдер. Наилә апа да: «Мөмкинлек булганда эшлим әле», – дип, бәйрәмнәр алдыннан заказлар күп кабул итә башлаган. Ләкин гаилә кешесе булгач, гел бер әйбер өстендә генә утырып булмый. Өстәвенә, аның остаханәсе дә үз өе, дөресрәге, аш-су бүлмәсе. Бу очракта инде Наилә апа гаиләсен сайлап, заказларны шактый киметкән. Акча ягы да әллә ни мактанырлык түгел икән. Наилә апаның санавы буенча, ел ярым эчендә аена 3000 сум акча эшләгән ул.
– Гаиләгездә бу шөгылегезгә каршы килүчеләр булмады соң? – дим?
– Булды, әлбәттә. Ирем башта бигрәк тә каршы төште. Тегендә сабын, монда сабын, безнең тиздән ризык урынына да сабын булыр инде, дип уфтана иде. Ә хәзер андый сүзләр ишетмим, киресенчә, матур булган дип мактый да әле.
– Әйе, мин кунакка кайтып төшкәч тә, миңа һәрберсен күрсәтеп, шундый матур ясый ул, искитмәле, дип мактады кияү, – дип сүзгә кушылды Наилә апаның әнисе.
САБЫНЛЫ МАНДАРИННАР
Наилә апа сәүдә үзәкләрендә оештырыла торган күргәзмәләрдә дә катнашкан. Хәзер бу шөгыль шулай ук популярлашып киткән, күргәзмәләргә 7-8әр кеше сабыннарын алып килә. Ләкин кулдан сабын ясаучыларның башкалардан аермалы яклары бар икән, алар бар белгәннәрен бүтәннәр белән уртаклаша, яшерми, чәчми-түкми дигәндәй, барлык серләрен сөйләп бирәләр, ягъни башка җирдә басып алган конкуренция монда әле күренми. Наилә апа хәзер күргәзмәләргә дә йөрми инде, вакыты җитми.
– Мин башкаларның да хезмәтләрен еш күзәтеп барам. Һәм күп җирдә бик арзанга сатучылар бар, ни өчен алай эшлиләрдер, белмим. Беренчедән, үз хезмәтеңне хөрмәт итәргә кирәк, икенчедән, арзан әйбер күп вакытта сыйфатлы да булмый, – ди ул.
Наилә апаның сабын бәяләренә килгәндә, иң арзаны – 10 сум, ә иң кыйммәтлесе 650 сум тирәсе икән. Кибетләргә дә биреп караганы булган аның. Аренда өчен шактый күп түләргә кирәк, ди оста. Аннан соң кибет киштәләренә матур итеп төрелгән сабыннарны гына алалар. Ә аларны матур савытларга ураштыру тагын байтак кына акча таләп итә. Кыскасы, кибет белән барып чыкмаган. Үз хезмәтенә дөрес итеп бәя бирә алучы кул эшләре остасы үзендә һәрвакыт хөрмәт уята.
Узган елгы күргәзмәдә Наилә апа белән кызыклы гына бер хәл булган. Бер абзый, өстәлдә торган мандариннарга төртеп:
– Ник алар сездә 100 сум, ә әнә теге почмакта 70 кенә сум? – дигән.
– Минем мандариннар белән ул почмактагы мандариннар аерыламы соң, алардан нинди ис килә, дип сорыйм, – ди Наилә апа.
– Бераз аерыла инде, сезнеке чистартылган, ә анда юк. Ә исенә килгәндә, гап-гади сабын исе инде.
Ә Наилә апаның чып-чын мандарин исе килеп торган сабыннарын иснәп караган абзый, озак та үтми: «Миңа биш мандарин бирегез», – дип, 500 сум тотып килеп тә җиткән.
Наилә апа миңа, бик сирәк кешегә генә күрсәтә торган шкафын ачып күрсәтте. Аның эче тулы сабын кирәк-яраклары. Җаның нәрсә тели – шуны ал. Күбесен әле ул кулланмаган да. «Бу һөнәремнән беркайчан да туймам дип ышанам, ләкин ул минем өчен хобби гына булып кала», – дип тулы ышаныч белән әйтә Наилә апа Исхакова. Аның өстәлендә нинди генә сабын үрнәкләре юк. Беренче карашка аларны сабын дип әйтүе дә авыр, кибеттән сатып алган уенчыкны яисә чып-чын җиләк-җимешне хәтерләтәләр. Наилә апаның эшләре турында, бер җөмлә белән: «Син сөйләмә, эшләрең сөйләп торсын», – дияргә була.
Эльвира ГАЙНЕТДИНОВА,
КФУ студенты

Комментарии