Мәктәбеңне онытма!

Хөрмәтле Ташкичү мәктәбен тәмамлаучылар!

2019нчы елда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенә – 90 ел, 2016нчы елда яңа мәктәп бинасы төзелүгә 30 ел тула.

2016нчы елда мәктәп бинасына капиталь ремонт башланды. Ремонтны 2016нчы елның май аена төгәлләргә планлаштыралар. 1нче сентябрьне укучылар, укытучылар яңартылган мәктәптә каршы алачак. Кабинетлар якты, чиста. Укучыларның теләкләрен искә алып, мәктәптә актлар залы булдырылды, «Доступная среда» программасына туры китереп, зур үзгәртүләр оештырылды.

Мәктәпне тәмамлаучылар арасында инде берничә ел «Туган мәктәбеңә булыш!» акциясе игълан ителгән иде. Кабинетларны заманча җиһазлау өчен мәктәп дирекциясе, укытучылар үзләренең көчләреннән килгәнчә тырышалар. Бюджеттан бүлеп бирелгән суммалар бары тик ремонт өчен генә каралган. Кабинетларны яңача җиһазлау өчен парталар, шкафлар, проекторлар җитми. Һәрбер классның пәрдәләрен алыштырырга кирәк.

Без Сезне шушы «Туган мәктәбеңә булыш!» акциясенә кушылып, мөмкин кадәр ярдәм күрсәтүегезне сорыйбыз.

Ата-аналар комитеты,

Арча районы

Комментарии