Синең җылы кулларың аша...

Синең җылы кулларың аша...

Безнең Яңа Кенәр Татарстанның Арча районында зур авылларның берсе. Ул үзенең тарихы, үзенең көнкүреше белән дә бик бай. Авыллар да кешеләр шикелле үз язмышлары белән туа. Борынгы риваять буенча олы яшьтәге Исангул бабай 7 ул үстерә. Алар Мәмсә волосте яныннан үткән елга буенда яшәгәннәр. Гаилә зурайгач ул улларын, үзләренә торырга җир табарга кирәк дип, елга буйлап чыгарып җибәрә. Аерылыр алдыннан кисәтеп куя: «...сулы җир булсын, суы тирән булмасын; тирә-юньдә җирләр ташлы булмасын, куе урманнар да артта гына булсын»... Дүрт өлкән улы хәзерге безнең авыл җирләренә килеп чыкканнар. Исангул бабайдан фатиха алгач шул җирләрдә яши башлаганнар. «Кенәр» исеме дә «Кечкенә Кенәр», «Иске Кенәр», «Яңа Кенәр» дигәнгә әверелгән.

Хәзерге Арча районы, Яңа Кенәр авылы артык зур булмаса да, шартлары белән аерылып тора. 140 урынлы балалар комбинаты, яңа төзелгән шифаханә, ике аптека, мәктәп, интернат-мәктәп, ике китапханә, авыл җирлеге идарәсе, капиталь ремонт үткәрелгән Мәдәният йорты сафта халыкка хезмәт итеп тора. 50-60нчы елларда авыл хуҗалыгы белән бәйле булуы аның дәрәҗәсен күтәрә һәм ныгыта иде. Ләкин хәзер авылыбыз хезмәткәрләр авылына әверелеп бетте. Ә андый җирдә мәдәният эше гөрләп торырга тиеш. Мәдәният Йортына яңа кешеләр килде, таләпләр дә үзгәрде. Челтәрле телефон заманасында барлык кешене җәлеп итү ай-һай авыр эш. Мәдәният йорты директоры Наил Нәҗметдинов бик булган егет булып чыкты. Шәхси хуҗалыгы да ялт итеп тора: сыерлары, бозаулары, тайлары, кош-корт – ничек өлгерә?! Үзенә килгәндә баянда уйный, матур җырлый, авыл кешесенә хас булганча ярдәмчел, кунакчыл. Әле эшендә бер аен гына тутырган сәнгать җитәкчесе Люция Ахмәтгәрәева да бик сәләтле шәхес булып чыкты: ниләр генә оештырмый, кешеләр белән аралаша белә, җәлеп итә ала, бай фантазияле, авылыбызны нык ярата... Әнә шуңа да октябрь аеның быелгысы өлкән буын кешеләре өчен аруча истә калырлык булды. Өлкәннәр көненә багышланган «Гомер көзең алтынга тиң» концерт программасына сәхнә ветераннары бар күңел җылысын салганнар иде. 

«Китап белән янәшә...» исемле кичә дә истәлекле булды. Ислам дине нигезләре, белем учаклары, Пәйгамбәрләр тормышы белән Люция ханым таныштырганда вакытның үткәнен сизми дә калдык. Риззаитдин Фәхретдин китапларыннан акыллы фикерләр өлкән кешеләрнең күңелләренә хуш килде. 

Икенче бер кичәдә авылыбызның өлкән парларын түргә чакырдылар. «Тормыш корабы гаилә альбомының битләрендә...» исемле бәйрәмдә яшьлек хатирәләре, бәхетле мизгелләр гаилә альбомы фотосурәтләре аша барланды.

Ә бер көнне, кайдан-кайчан өлгергән Люция ханым, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә туган яктан сәлам булсын дип, йорт токмачы җәеп-кисеп җибәрүне оештырды. «Синең җылы куллар аша...» исеме астында үтте ул.

Мондый чаралар еш уза безнең авылда, чөнки халык теленнән төшмәгән сугыш дигән афәткә безнең авыл егетләребез дә китте. Авылда өч волонтер төркеме уңышлы эшләп килә. Аларга рәхмәтебез зур.

24нче октябрь көнне Мәдәният Йортының ишекләре иртәдән ачык иде. Кем йомырка, кем он күтәреп килгән. Төштән соң вакытлары булганнар алъяпкыч ябып, кулларына, пычак, уклау тотып мәдәният йортының керү залында җыйналды. Аңа кадәр озын өстәлләр, куна такталары, савыт-саба әзерләп куелган иде. Якты йөзләре белән һәр кешене каршы алып, хәлләрен сорашып түр урындыкларга утырта бардылар. Барысы да җыйналып беткәч, очрашуны Мәдәният йорты директоры Наил Нәҗметдинов рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде. Максатны да аңлатты: бүген сугыш кырларындагы егетләребезгә коры ашлары тәмле булсын өчен көчебезне кертик диде. Йорт токмачы әзерләүчеләрнең күбесе өлкәннәр. Бу чит җирләрдә михнәтләр чигүче егетләребез өчен әниләре, апалары, күрше әбиләре кайгыртуы булып ирешсен дигәч, күпләрнең күзләрендә яшь тамчылары күренде.

«Елап утырырга чакырмадык без сезне, – дип сүзне сәнгать җитәкчесе Люция ханым күтәреп алды. – Бүген бер күз яшебез дә таммасын. Шушы токмачларга сезнең җылы кулларыгыз аша йөрәк җылысы, туган йортның исен, тәмен кертеп эшләргә чакырдык сезне. Безнең күз яшьләребез аларга кирәкми, алар безнең өчен тыныч булырга һәм җиңү өмете аларда сүнмичә яшәргә тиеш. Без бердәм булганда гына илебез ничәнче тапкыр инде җиңү яулаячак. Татар халкы һәр эшен догадан башлый. Без дә бүген гореф-гадәтләрне бозмыйча догадан башлыйк».

Мәдәният йортында тынлык урнашты, изге Коръән китабыннан сүрәләр яңгырады. Һәм эш башланды, җиңнәр сызганылды... Өстәлләр түгәрәкләнде, кемдер тиз-тиз йомырка сытып он туглый, өстәл тирәли тезелештеләр. Йөзләрдә елмаю чагылды.

Китапханәдә күп еллар эшләгән Гөлшат Нәбиева Рүзәл Минхаҗев исемле егет турында мәгълүмат бирде. Бу егет махсус хәрби операциядә катнашкан кеше икән. Аның шигырьләре дә искиткеч тирән мәгънәгә ия. Гөлшат үзе дә инде дүрт ел ут эчендә яши, чөнки аның бердәнбер улы Адель сугышның беренче көненнән үк Украинада. Шушы ана йөрәге аша сугарылган Рүзәл Минхаҗев шигырьләре башкаларның да күңел кылларын тибрәндерде.

Апалар эшли бирде, ә концерт программасы үз җае белән барды. Лилия Фәйзрахманова Фоат Садриевның «Без авыл кызлары» исемле әсәреннән мәзәкле өзек укыгач, уңган апалар яулыкларын рәтләп куеп, елмаеп, эшне кызулатып җибәрделәр. Берәүләр камыр баса, икенчеләр җәемнәрне киптерә, өченчеләр кисә бара. Күмәк эшләү бик күңелле, эше дә күренә, тизлеге дә ни тора... Сәгать ярым дигәндә барлык йомыркалар да басылды, токмачы да киселде. Өстәлләргә озын җәймәләр җәеп кискән токмачны кибәргә тезеп салдылар. Алар эшләгәндә Мәдәният йорты хезмәткәрләре тәмле ризыклар белән чәй әзерләде. Шөкердәшеп, түгәрәк кайнар чәй табынында күңелләргә бәйрәм рухы һәм канәгатьлек хисләре урнашты. «Без дә җиңү көненә өлешебезне керттек, улларыбыз, авылдаш егетләребезнең исән-имин кайтканнарын күрергә насыйп булсын» – дип таралышты Кенәр авылы кызлары.

Бер эш кенә эшләп алабыз дигән уйдан, шундый матур эшлекле очрашу узды. Хәсрәт безнең ил кешеләрен куркытып калмады, берләштерде, ныгытты һәм җиңү һич шиксез безнең кулда булыр. Чөнки безнең куллар аша җылы йөрәк сулышыбыз, туган йорт җиренең көче барачак яу кырларына...

Бездән, авыл ак сакалларыннан, уңышлар телибез эшчән кешеләргә...

Габделбар САБИРОВ,

Татарстан, Арча районы, Яңа Кенәр ветераннар Советы рәисе

Комментарии