«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

БУ ТУРЫДА ТАРИХТА ЯЗМЫЙЛАР

«Безнең гәҗит»нең 5нче санында (5 февраль, 2020) «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсенә Чаллыдан Флюра Закирова шалтыратып: «Абыем 1941нче елга хәтле Иран ягында хезмәт иткән, аны нишләп шул якларга җибәрделәр икән?» дип сорау биргән иде. 1944нче елда советлар берлеге Иранның нефть чыккан җирләрен, Кытайның Синьцзян провинциясен (Шәркый Төркестан) үзенә кушар өчен, шунда үзенең яшерен эшләрен алып барган. Анда күбрәк мөселман халкы җибәрелгән. Минем әти дә шунда эшләгән. Боларның берсен дә тарихта язмыйлар шул…

Фәрит МӨСЛИМОВ,

Казан шәһәре

ПЕНСИЯМ БИК КЕЧКЕНӘ

Безгә пенсияне күтәрәбез дип, пенсиягә чыгу яшен арттырган булдылар. Даруларга дип – 80 сум, аннан кала тагын 600 сум өстәделәр, шул булды. Иң кечкенә пенсия алып ятам – 12469 сум. Бу әле инвалидлык өчен дә өстәп. Моңа нинди генә дару алып булсын ди? Аена кимендә 4-5 мең кирәк бит аңа. Партбилет буенча әзрәк пенсияне арттырып булмасмы дип судлашып та карадым. 6 тапкыр судка бирдем, 5 судья алышынды. Бернәрсә эшли алмадылар…

Тимергали ХӨСӘЕНОВ,

Казан шәһәре

СУГЫШ ВАКЫТЫНДА ИЛ БЕЛӘН КҮТӘРДЕК, Ә ХӘЗЕР?

11нче февраль көнне сәгать 18:30да ТНВ телеканалындагы «Татарстан хәбәрләре»ндә президентыбыз, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына сугышта катнашканнарга 75 мең сум бирәләр, шуңа тагын 25 мең өстәдек, диде. 100 мең алалар, дип бик сөенеп сөйләде. Рәхмәт, бирсеннәр. Мин моны тауга балчык ташу дип әйтер идем. Илгә килгән авырлыкны ил белән күтәрдек бит. Ник бәйрәмдә аералар? Сугыш чоры балаларының әтиләре – сугышта, ә әниләре таңнан төнгә хәтле фронт өчен эшләде. Ә ач-ялангач балалар ялгыз салкын идәндә үрмәләде. Кайсысы шешенде, кайсысы ачтан үлде. Минемчә, 25әр меңне бүлеп, сугыш чоры балаларына 3 мең генә бирсәләр дә, бер генә тапкыр мул ризыклы табын корып, бәйрәм чәе эчәрләр иде. Сүземне тәмамлап, ник шуның хәтле тигезсезлек икән бездә, дип кычкырасым килә.

Флера ФӘЙЗЕТДИНОВА,

Спас районы, Ямбакты авылы

«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»НЕ КӨНЕНДӘ КИТЕРДЕЛӘР!

Илфат Фәйзрахманов күптән түгел «Татмедиа» коллегиясендә чыгыш ясап, газета-журналларның вакытында китерелмәве турында сөйләгән иде. Чаллыда яшәүче һәм «Безнең гәҗит»не беренче көннәреннән үк алдыручы Асия апа Зиннурова бу чыгышның файдасын күрде дә инде. Асия апа гомер буена 10-11 газета-журнал алдырды. Бер ел элек даими хат ташучылары Роза пенсиягә киткәннән бирле, Асия апа башта ярты ел буена газета-журнал ала алмады. Йә айга бер китереп ташлыйлар иде. Барыбер алып булмый дип, язылуын туктатты, тик «Безнең гәҗит»кә генә язылды. Бер тапкыр «Безнең гәҗит»кә чыккач, ноябрь аенда аңарга апрель аенда чыккан «Мәдәни җомга» белән «Безнең гәҗит»не китереп салганнар иде. Ә Илфат әфәнде чыгыш ясаганнан соңгы чәршәмбедә көнен-көнгә «Безнең гәҗит»не китергәннәр! Рәхмәт Илфатка! Әле хат ташучы домофонга басып әйткән дә: менә сез гәҗит китермиләр, дип әйтәсез икән, сезнең бит почта тартмагызны рәхәтләнеп ачып була. Аларның почта тартмасы иркенрәк, янәсе газетаны шуннан кемдер ала, газета килмәүдә болар гаепле түгел.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

ӘБИЛӘРНЕ КЕМ ЯКЛАР?

«Безнең гәҗит»нең 29нчы гыйнвар санында (2020 ел, №4) Айгөл Закированың «Хәерчелек аркасында: әби кешегә бурычлары өчен оныкларын бирмиләр» дигән язмасы чыккан иде. Шул ук көнне «Пусть говорят»та мондый тапшыру булды: социаль хезмәткәрләр, икенче катка баскыч куеп менеп, тәрәзәдән кереп, әбинең 3 яшьлек оныгын алып чыгып китәләр. Баланың әнисе эштә була. Ишекне ачмаган өчен, әбине психушкага илткәннәр.

Җәмәгать, гомер-гомергә бишәр-алтышар баланы кайнаналар, әбиләр карап үстерде бит. Хәтта 12шәр бала табучылар бар иде. Әби кеше үзе ашамаса ашамый, оныкларына ашата инде ул. Нишләп баланы чит кешегә биреп, аңа субсидия бирәләр? Ник үз әбиләренә шул акчаны бирмәскә? Социаль хезмәткәрләр әбиләргә оныкларын дөрес итеп опекага алырга ярдәм итәргә тиештер бит инде ул. Мин дә, ирем үлгәч, баламны ялгыз үстердем. Ул беренче класска киткәч, авылдан сукыр әниемне алып килдем. Аллаһка шөкер, ул заманда соцзащиталар булмаган, дип сөенеп утырам.

Кадрия ЗАКИРОВА,

Казан шәһәре

ИҢ КЫЕРСЫТЫЛГАН БУЫН

«Бабайга хат» («Алло, «Безнең гәҗит»ме?», №5, 5 февраль, 2020) дигәнне укыдым да шалтыратырга булдым. Шәйми бабай сугыш чоры балаларын аңларга тиеш, дигән. Ул аңлап җиткерә алмый аны. Чөнки аның әтисе сугыштан кайткан, колхоз җитәкчесе булып эшләгән. Әти кайту – үзе бер горурлык инде ул. Аннан соң, колхоз рәисе кычыткан ашы ашап утырмаган инде ул, балаларына да кычыткан ашатмаган. Шуңа күрә Бабай безнең хәлне аңлый алмый. Хәзерге депутатларны әйткән дә юк – алар аңламый да аңламый. Сугыш чоры балаларының интегүе сугыш чорында гына да түгел, сугыштан соңгы елларда да бит әле ул. Мин үзем 1954нче елны урта мәктәпне тәмамладым. Институтка керәсем килгән иде. Туганнарым: «Тамагың тук булыр, икмәк пешерү буенча технолог әзерли торган техникумга кер», – диделәр. Шунда барып кердем. Ит күрмәдек, сөт күрмәдек, йомырка күрмәдек. Хәтта шул 55-57нче елларда да маргаринга чират иде бит әле. Безнең буын Татарстан хөкүмәте тарафыннан иң кыерсытылган буын булып калды.

Галия АРСЛАНОВА,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик турыдан туры элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии