- 18.02.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №07 (14 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Ерак юлга чыгып китмәскә дә уйлаган идем, җитмәсә, көн саен яңгырлар явып тора. Сеңелем Гүзәл авыз ачарга да ирек бирмәде:
– Ни сөйлисең, Динә апа, анда ике апа да синең җаеңны көтеп, корбан ашларын үткәрми торалар. Үзеңне ничә авылда очрашуга көтәләр. 15-20 минуттан сездә булабыз, җыен, – дигәч, тагын юлга кузгалдым.
Юлда карап барырга яратам, юл тулы машина, барысы да ашыга, дигәндәй. Бер карчык, болар барысы да кая бара икән, мин хет улыма барам, дигән бит. Табигатьтә начар һава торышы булмый, диләр. Һәр фасылның үз матурлыгы, һәр куакның үз төсе. Өрәңгеләр әйтерсең яңа гына чәчәк атканнар. Намаз вакытларында рәхәтләнеп кереп укырга юл кырыенда гына мәчетләр бар. Юл сәдакаларын салып, күңелне тынычландырып чыгасың. Үзебезнең мөселман туганнар рәхмәт әйтеп кала. Азан тавышларыннан күңел нечкәрә, күзгә яшь тула.
Түбән Камага барып җиткәндә кояш баемаган иде әле. Туганнар барысы да җыелып каршы алдылар. Ике көн корбан ашлары белән үтте. Өченче көнне Чапчак авылына өлкәннәр көненә чакырдылар. Бик матур итеп табын хәзерләгәннәр иде. Бәйрәм мәктәп бинасында үтте. Тик өч катлы мәктәпнең быел инде ябык булуы гына йөрәкне әрнетте. Их бу БДИны чыгаручылар, гөрләп торган мәктәпләрнең ябылуын алдан ук күреп, шул хәлгә төшергәннәрдер инде авылларны. Балалар Югары Чаллы дигән авылга йөриләр, автобус йөртсә дә үз авылың түгел инде. Югары Чаллы җирле үзидарәсе 5 авылны берләштерә. Рәис Багданур өлкәннәрне бик җылы тәбрикләде. Мәктәпнең урыны матур, зур гына яшелчә бакчасы бар. Өчәр катлы мәктәп биналары төзеткәндә бу хәлнең буласы төшләренә дә кермәгәндер шул авыл җитәкчеләренең. Кунактан авыр уйлар белән кайттым, чөнки үземнең дә өч оныгым 9нчы сыйныфта укый, алар әлегә 25әү, алар китсә, сыйныф саен 11-12 генә бала калачак. Безнең мәктәп тә нәкъ Чапчак мәктәбе проекты белән төзелгән.
Каенлы авылы китапханәсендә китап укучылар белән очрашу бик күңелле үтте. Китапханәче Флера Гарипова 42 ел шул китапханәдә эшли икән. Мәдәният йорты директоры Фәүзия Әхмәтшина, Каенлы авылы халык театры режиссеры Разия Якупова, лаеклы ялдагы Ләйсия Әхмәтовалар шул кадәр җанлы очрашу оештырганнар. Җырларымны җырлап, шигырьләремне сөйләп, матур бәйрәм ясадылар.
Авыл абыстае Әлфия Сәхабиева минем шигыремне Коръән мәҗлесләрендә укый икән.
Мәдәният йорты да, китапханә дә яңа ремонтланган, шул кадәр матур. Китаплар күп, чиста, намаз укучыларга да бөтен шартлар бар, хәзерлән дә укы, ул чисталык хәйран калырлык. Түбән Каманың һәр авылында Рәзил Вәлиевның үз авылын гына түгел, тирә-як авылларны да кайгыртканлыгы нык күренә шул. Бәхетле халык яши монда.
Түбән Каманың Тукай исемендәге китапханәсенә чакыргач, башта куркып калдым. Мин бит инде зур язучы түгел, ничек кабул итәрләр, дип, курка-курка гына бардым. Барып керүгә бүлек мөдире Әнфисә Фәйзетдинованың, китапханәчеләр Рәфидә Хаметова, Әлмира Бәдретдиноваларның җылы карашларын күргәч, каушавым юкка чыкты. Шактый халык җыелган иде, чөнки атна буе телевизордан минем белән очрашу буласын әйтеп тордылар. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсеннән Әнисә Зиннур кызы да катнашты. Анда да шигырьләремне укыдылар, ике матур кыз җырлады, биеде. Халык шул кадәр җылы кабул итте, артык сөйләсәм, мактанган кебек булырмын инде. (Кызыксынган кеше
«ВКонтакте»дагы стенамнан карый ала, анда телевидение төшергәне бар). Телевидениедә эшләүче Гөлия Нигъмәтуллина бигрәк мөлаем инде, аның йомшак тавыш белән сорашуына хәтта онытылган шигырьләрем дә искә төште. Кызым белән Казанда бергә укыган Әлфия Кучкаева да килде, ул «Кол Гали» китапханәсендә эшли. Үзебезнең татар китапханәләренең эшенә сокланып, горурланып кайттым мин алардан.
Түбән Кама бик матур шәһәр, мин анда барырга бик яратам. Паркларда йөреп, илһамланып кайтам.
Каенлы авылы да бик матур, төзек авыл. Халкы бик дус, тату яши. Мәчетләре авыл уртасында, корбан ашларын да шул мәчеттә үткәрәләр. Табыннарны бергә хәзерлиләр, берәү дә буш кул белән килми. Йөри алмаганнарга мәҗлестән соң ризык илтеп бирү гадәте дә бар икән монда, нинди күркәм гадәт!
Сәяхәтемне Чаллы шәһәрендә дәвам иттем. Анда минем 1970нче елда университетка кергәндә танышкан дустым бар, менә 47 елдан соң очрашу насыйп булды. Гөлсәрияләр мине Түбән Камадан килеп алдылар. Кичен университетта укыган дустыбыз Әлфия Йосыпова да килде, матур итеп сөйләшеп утырдык. Гөлсәрияләр мине драма театрына алып бардылар. Әле ул көнне театрда сезон ачылды гына, «Яратылмый калган ярлар» дигән спектакль күрсәттеләр.
Дустымның ире Маркиз – архитектор, күршедәге мәһабәт «Тәүбә» мәчете аның хезмәт җимеше. Анда үткән өч көн төштә күргән кебек кенә булды. Дустымның бәхетле тормышына шатландым, без бит икебез дә ялгыз ана балалары, әти йөзе күрмичә үскәнбез. Шөкер, Хак Тәгалә безгә ярдәм бирде, тормыш юлында адашмадык, югалып калмадык. Гөлсәрияләр мине Чәчәкләремнән алып киткәннәр иде, Алсуларыма китереп куйдылар. Инде Раббым аларга тигезлек белән яшәргә насыйп итсен, дип, аерылыштык.
Кунакта нинди генә рәхәт булса да кайтасы килә шул, оныклар да, әби, кайт инде, дип торалар. Телефон заманы бит!
Түбән Каманың кайсы гына авылына барсаң да иң алдан газеталарга карыйм. Бу юлы да өстәлләренә «Безнең гәҗит»нең минем язмаларым басылган битләрен ачып куйганнар иде. Үземнең шул гәҗиткә язуым өчен шатландым. Минем язмаларымны шул яраткан гәҗитем дөньяга чыгарды, халыкка танытты. Фирзәргә рәхмәт, кая барсам да «Бер генә минутка»ны җырламыйча калмыйлар. Аны инде 40 елдан бирле дистәгә якын кеше җырлап тора.
Кеше күңеле өчен бер җылы сүз җитә, өлкәннәр өчен бигрәк тә. Үземне шулай хөрмәтләп, дөнья күрсәтеп йөргән туганнан туган Нуретдин абыем белән Тәнзилә матур апамның кызлары Алсу, Чәчәк, Флера, Гүзәлләргә чиксез рәхмәт әйтәсем килә. Кызганыч, абый белән матур апаны кызлары шулай кадерли алмадылар, әниләре бигрәк тә иртә китеп барды шул, әле 55 тә тулмаган иде. Шулай да рәхмәтемнең иң зурысы Назыймәгә. Минем өчен очрашулар оештырып, машинасы белән йөртеп, өемә кайтарып куючы да ул бит. Бу язмам яраткан газетама Түбән Кама халкының сәламе булып ирешсен.
Менә шулай, юллар озын булса булсын, тик соңгысы гына булмасын…
Динә КАМАЛЕТДИНОВА,
Буа районы, Иске Суыксу авылы

Комментарии