Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

АВЫЛДАН БЕР ДЕПУТАТ ЮК

27нче декабрьдә телевизордан «Канун. Парламент. Җәмгыять» тапшыруын карадым. Мин аны даими карап барам. Депутатлар «президент» дигән атаманы «рәис»кә алыштырырга дип тавыш бирде. Президент калса ни була иде инде? Милицияне полициягә алыштыргандагы кебек, үзләренә өстәмә эш кенә булмыймы икән бу? Бер уйласаң, кызганыч та инде. Рөстәм Миңнеханов президент булып калачак, ә аннан соң килгән кеше рәис булачак.

Сессияне караганда күренә: депутатлар – бар да югары урыннарда эшләүчеләр, бер-берсен күрсәтеп, сайлап куйганнар. Араларында бер генә дә тракторчы, сыер савучы юк. Киләсе сайлауларда депутатларның 50 проценты авыллардан булсын иде. Әле сайлаулар булырмы икән. Булса да, без аны күрә алмабыз инде. Безнең районнан сайланган депутат Альберт Хәбибуллинның бер-ике тапкыр Мөслимдә очрашуда катнашканы бар. Чыгышлар ясаганым булды, очрашуда әйткәннәремнең бер файдасы юк. Әйтик, сугыш чоры балаларына Татарстанда акча түләнми, ә башка төбәкләрдә түләнә. Без үлеп беткәнне көтәләрме икән...

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ГАЗЕТА УКУЧЫЛАРДАН ЯРДӘМ СОРЫЙМ

Энекәшем варикоздан бик интегә. Поши мөгезен он итеп төеп, шуның белән дәваланып була, дип ишеткән. БГ укучылары арасында шул ысулны ишеткән, үзләре кулланып, файдасын күргән кешеләр юкмы икән? Булса, газетада язып чыксалар, рәхмәтле булыр идек.

Габделфәрт КУРАМШИН,

Казан шәһәре

ПОЛИСНЫ АЛЫП ЙӨРМӘСӘҢ ДӘ ЯРЫЙ

Радиодан бер хәбәр ишеттем дә борчылып сезгә шалтыратам. Кәгазь һәм пластик полислар белән больницага кереп булмаячак, телефонда электрон полис булуы кирәк, диделәр. Электрон документны бит заманча кыйммәтле телефоннарга гына йөкләп була. Телефоны минеке кебек төймәле булган бөтен кешене дә борчыйдыр бу сорау: ә безгә хәзер нишләргә? Дөресме икән бу хәбәр?

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

Радиодан ашыгып әйткәннәрдер, күрәсең. Кәгазь һәм пластик полислар кулланылыштан төшеп калмый. Цифрлы үсеш министрлыгы мәгълүматы буенча, хәзер мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисын (ОМС) электрон рәвештә дә алып була – «Госуслуги»да шундый хезмәт барлыкка килде. Әгәр «Госуслуги»да шәхси кабинетта полис номерыгыз күрсәтелгән булса, документның цифрлы форматы автомат рәвештә йөкләнәчәк. Ә инде полис номерыгыз күрсәтелмәгән икән, электрон гариза җибәрергә кирәк – ул бер эш көне эчендә каралачак, дип ышандыралар. Электрон полисны шул рәвешле үзеңә дә, балага да ясатып алырга мөмкин. Анысы булса, пластик яки кәгазь полисны үзең белән йөртергә кирәкми.

Гомумән, 1нче декабрьдән башлап, больницага барганда кәгазь полисны алмасаң да була – аның урынына паспорт, ә 14 яшьтән кечерәкләргә туу турында таныклыкны да күрсәтергә ярый. Медицина оешмалары шуның буенча да хезмәт күрсәтергә тиеш.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии