Метшин фамилиясе – мэрлык маркасымы?

Метшин фамилиясе – мэрлык маркасымы?

Яңа елның иң матур өлеше – ул кардан ясалган төрле сыннар, боздан ясалган шəһəрчеклəр, таулардыр, мөгаен. Гыйнвар аенда түбə кыегыннан тамчы тамып торса да, кышыбыз əлегəчə бик җылы килсə дə, быел да ясалды ул шəһəрчеклəр. Һəм быел да, кул астында машина булуыннан файдаланып, төрле районнарда һəм калаларда кар шəһəрчеклəре буйлап йөрдем. Матурлыкка хозурланып йөри торгач, үзеннəн-үзе чагыштыра башлыйсың икəн ул. Гап-гади кар шəһəрчеклəре дə, тау шуа-шуа уйлый торгач, сəясəткə кертеп җибəрергə сəлəтле…

Үземнең туган районымдагы кышкы бизəлешне телгə алып, хурлык ясап тормыйм. Аның каравы, безнең авылда быел кибет янында зур тау ясап куйдылар. Яше-карты шунда чана шуып кинəнде. Мəдəният йортында да, мəктəптə дə Яңа ел кичəлəре бик күңелле узды, дип сөйлəде авылдашлар. Кызганыч, үзем аларын карый алмадым.

Түбəн Камада бик матур кар шəһəрчеге корганнар икəн, дигəч, шунда бару нияте белəн бер атна чамасы янып йөрдем дə, бер көнне тəвəккəллəдем. Тау шуу өчен генə ул шəһəргə баруыма ишеткəн-белгəн кешелəр ышанмады, билгеле, тик максатым кемнедер ышандыру түгел иде шул.

Түбəн Камага барып җиткəндə караңгы төшəргə дə өлгергəн иде. Шуңа карамастан, яп-якты итеп яктыртылган шəһəрдə, тирə-якка карангалап бара торгач, алдымда галəмəт зур кар шəһəрчеге пəйда булды. Эх, мондагы матурлыкны тел белəн аңлатып бетерə торган түгел! Ап-ак булып янып тора торган атлар, боланнар, дисеңме, төрле төслəрдə балкучы сакура агачлары… Шуңа да игътибар иттем, Яңа ел белəн котлаулар татар телендə дə языл ган. Гомумəн, Түбəн Кама – ул Татарстан башкаласы дип аталырлык шəһəр. Анда урамнарда татарча сөйлəшəлəр, язуларның күп өлеше – татарча, башта татарча язу торса, аның астында – русчасы… Бер кинотеатрның исеме, гомумəн, татарча гына! Зур итеп ҖƏЛИЛ дип язып куелган. Озак карап тордым. «Машина юу урыны» дип язылып, ерактан балкып торган бик матур бинага да исем китте. Минем моңа шаккатып йөрүемне, адым саен татарча очраучы язуларны фотога төшерүемне күргəн юлдашларым көлде дə əле. «Татарстанда татарча язылган язуларны түгел, ə русчаларны төшереп йөрергə кирəк», – диде берсе. Түбəн Камада юлларның җыештырылган булуына гына түгел, ə тигез һəм хəтта ишегалларындагы юлларның да төзек булуына игътибар иттем. Əллə соң Универсиада Казанда түгел, монда булганмы, мин əйтəм?! Бераз матурлыкка сокланып йөргəч, башка бер шəһəрчеккə барып, рəхəтлəнеп тау шудым. Чалбар балакларым бозга катканчы, төнге бер тулганчы шудым. Түбəн Каманың шəһəр мэрын Айдар Метшинны кочаклап-үбеп: «Милли җанлы булуыгыз өчен рəхмəт, сез безнең миллəтнең горурлыгы, энегезне дə шуңа өйрəтегез», – диясем килде.

Əле кайтыр юлга чыккач та аптырап: «Карале, болар ике «бырат» инде, юкса, ə эш тəртиплəре ничек аерыла», – дип уйлап бардым.

Казан мэры Илсур Метшинга карап торсаң да, яратасы килə үзен. Матур бит ул. Гламурный. Карап торышка шунда ук гашыйк була торган. Лəкин кешене тышкы кыяфəте аша гына бəялəргə ярамаганны татар халык əкиятлəреннəн үк белəм. Ə гамəллəрен нəрсəдəн чыгып бəялим икəн?

Курчак театры янында ясалган кар шəһəрчегеннəнме? Шəһəрчекнең комлы тауларына караганда (анда шуа алмадым), асфальт урамнары ныграк тайгак, аз гына игътибарыңны читкə юнəлт сəң, машина боргалана башлый.

Казан шəһəрендəге ишегалларының ватык, чокыр-чакырлы, мəңге үтеп булмаслык булуыннан бəялəсəм… Хуҗалыкта мондый хəл күзəтелсə, андый «беспорядокта» пошмый яшəүче булдыксыз ирне җүнле хатын-кыз ир итеп тотмас иде, ишек тибеп куып кына чыгарыр иде, мөгаен.

Əллə Казанның проспектлар шəһəренə əйлəнүеннəн бəялимме? Игътибар иткəнегез бар микəн, Казан тулы бер проспектлар шəһəренə əйлəнеп калды. Зур-зур, киң юлларда тыз да быз машиналар чаба. Кая чаба алар? Сулга борылыш булган урынны эзлəп чаба, билгеле. Ярты шəһəр буйлап чаба да, аптырап, бер урында борыла. Ə чат саен басып торган ЮХИДИ хезмəткəрлəренə шул гына кирəк тə. Сулга борылуны тыйган юл тамгасы кую белəн үк, алар сине шул багана төбендə көтеп тора инде.

Түбəн Камадан килгəн Илсур Метшин шул яклардагы юл йөрү системасын Казанга кертеп, зур проблеманы хəл иттем дип уйлады булса кирəк. Лəкин ул безнең шəһəрнең бөтенлəй башкача корылуын, Чаллы һəм Түбəн Камадагы кебек, безнең юлларда махсус борылу урыннары юклыгын чамалап бетермəде, ахры. Борылыш өчен урыннар булдырмадылар, лəкин сулга борылышларны бетерделəр дə куйдылар. (Берничə развязканы исəплəп тормыйм, чөнки сулга йөрүлəр ул урыннарда гына бетерелмəде). Нəтиҗəдə, ахыргача уйланып бетелмəгəн мəгънəсезлектəн хəзер машина йөртүчелəр җəфа чигə. Һаваны тагын да пычратып, шəһəр буйлап əйлəнгеч юл эзлəп йөрергə мəҗбүр була.

Читтəн караганда, Казандагы һəр яңалык ниндидер проблеманы бер җирлектə генə хəл итүгə кайтып кала. Əйтик, Вишневский урамында бөке булган, ди. Ул ничек хəл ителə? Бөке булган урында борылыш бетə дə, машиналар Достоевский урамына да борыла алмыйча, алга ыргыла. Килəсе борылышта тагын сулга борылыш юк, аннан тагын… Миллениум күпереннəн чыкканнан соң ничек итеп сул яктагы урамнарның берсенə элəгеп булганын əле дə чамалый алмыйм. Чехов базары аша əйлəнеп барасы мəллə?! Андагы тар урамнарга болай да борын тыга торган түгел бит.

Анда-санда барлыкка килгəн проблемаларны чишү максатыннан, шəһəр көн дə ниндидер үзгəреш кичерə. Гафу итегез, лəкин башы урынында булган кеше аңлыйдыр: «Градостроительный план» булган шəһəрдə көн дə бер мөгез чыгару мөмкин түгел. Нəрсə, əллə Казан кебек зур шəһəрнең планы юкмы? Əйтəм аны, яңаданяңа йортлар элегрəк төзелгəн йортларның ишегалларында калкып чыга тора… Яңа йортлар искелəренə кояшны каплый, тирə-якта балалар мəйданчыгы калмый, машина куярга урын юк… Бу бит шул ук план булмау галəмəте.

Бу уңайдан Президентыбыз Рөстəм Миңнехановка бер фикер əйтəсем килə. Илсур Метшин, Васил Шəйхразиев кебек үзенə пиар ясау белəн генə шөгыльлəнүче шəһəр мэрларын, бармакка-бармак сукмыйча, халкын талап ята торган район башлыкларын җыеп, əзрəк Европа иллəренə чыгарырга, укытырга, имтихан тапшырганнан соң гына эшкə билгелəргə кирəк, минемчə. Европада булсак, меңьеллык тарихы булган шəһəр үзəген алай проспектка əйлəндермəслəр иде. Əйлəнеп бер тирə-якка багыгыз əле, Татарстан урамыбыз инде юк, чөнки ул – киң бер проспектка əверелде. Кремль дə трасса буенда утырган бер макет кебек кенə кукыраеп калды. Əле ничек Болакны күмеп, юл салып куймаска башлары җитте – шаккатам. Юкса, кайда-кайда, тик менə шəһəр үзəгендə проспект ясыйсы түгел иде. Бу проспектлар шəһəрнең бөтен ямен һəм җыйнаклыгын алды, тарихилыгын, еллар буе сакланган милли колоритын урлады. Бары тик үзəккə тупланган «Бизнес центр»ларны шəһəрнең читенəрəк чыгарып куйсалар, проблема хəл ителмəс иде микəн?! «Бизнес центр»лар үзəктə булу сəбəпле, бөтен машина шунда агыла. Нəтиҗəдə, киң-киң проспектта да бөкелəр барлыкка килə. Бу һаман шул ук бер проблемага кайтып кала, минемчə – шəһəрнең төзелешен көйлəүче билгеле бер план булмауга. Аннары, шəһəрнең планы булса, кайбер җирлəр бер файдасыз ятмас иде.

Мəсəлəн, Гвардейский урамында əллə ни файдаланылмый торган промзона җəелеп ята. Шəһəр үзəгендə бит бу! Күпме урын əрəм. Əгəр шəһəрнең төзелеш планы булса, андагы складларны һəм заводларны шул планга бəйле рəвештə шəһəр читенə чыгарып булыр иде. Андый урыннар күп инде ул, саный китсəң. Нишлəп соң шуларны мин күрəм дə – шəһəр башлыгы күрми?

Түбəн Камада булган, ə менə Казанга нигəдер килеп җитмəгəн татарлык та – башкала өчен зур кимчелек. Соң абыеңнан үрнəк ала белмисең һəм бу эшне кирəкле дип санамыйсың икəн, Уфага бер карап бак! Шəһəр мэрында татарлык бераз гына булса да сизелсə, шəһəрдəге яшьлəр дə телгə хөрмəтлерəк булыр иде. Түбəн Камадагы кебек, бəлки, татарча сөйлəшүче кешелəр дə адым саен очрый башлар иде. Юк бит, юк ул татарлык! Тəрҗемə ясаган урыннарның күбесендə дə миллəтне мыскыл итүдəн гайре əйбер күрмим! Чыктым аркылы күпер ясаудан башканы белмилəр. Минем дə тəрҗемə агентлыгында эшлəгəнем бар, лəкин агентлыкларда андый ахмак тəрҗемəчелəр эшлəми. Болар кайдан табалар? Кем тəрҗемə итə ул язмаларны?

Җəй көне «Соцпроф» профсоюзлар берлəшмəсе оештырган митингта «Казань – без Метшина!» дигəн шигарьлəр игътибарсыз калды шул. Шул ук митингта мэрга Түбəн Камага автобуска кире билет та алынган иде. Бөтенлəйгə кайтып китмəсə дə, абыйсының уңышларын күреп килсə, шəп булган булыр иде.

Универсиада уңышларын да Метшинга ягуларына исем китə. Бу пиарларның чираттагысыдыр инде, юкса, кем генə мэр булса да, ул чарага əзерлəнгəндə, шулкадəр миллионнар тотып, кимрəк уңышлар күрсəтмəс иде. Шул ук вакытта мэрның улы, конкурссыз-нисез, КФУның юридик факультетына укырга керүе турында да гауга чыгып алды. Шəһəр мэры малаена БДИ нипачум, имеш. Ə мэр нəрсə диде əле? Универсиада мəшəкатьлəре белəн йөреп, ул улының укырга кергəнен дə белми калган икəн!

Мэрларны сөйли башлаганмын икəн, берочтан Чаллы мэры Васил Шəйхразиевны да язарга кул кычыта, андагы мөгезлə-ə-əр! Алары артык күп булганга, аны аерым язарга исəплəп торам. Шулай да, андагы юлларны искə төшерсəм, кыз башым белəн сүгенəсем килə. Гомумəн, кыш көне Чаллыда машинада йөри алган кеше телəсə-нинди кыенлыкны да үтə алачак. Гармун төсле итеп ясалган һəм аратирə гаять тирəн чокырлар белəн «бизəлгəн» юлларны кичкəннəн соң, машинадан чыгып, аны сыпыра-сыпыра гафу үтенəсе килə. Шундый юллардан йөрергə мəҗбүр иткəн өчен!!!

Аннары быел Чаллы шəһəренең кар шəһəрчеген карарга махсус кердем. Моңа бу шəһəрнең бер кызыклы вакыйгасы гаепле. Үгез елында шəһəрчектə бик күп сыерлар, бозаулар, үгезлəр бастырып куйганнар иде. Размерлары да, кыяфəте дə чын сыердан алып ясалган инде менə. Алар кардан да түгел иде əле… Икенче елны Юлбарыс елы килде. Шəһəрчектə кабат теге сыерлар басып тора иде – бары тик юлбарысча, юллы-юллы итеп кызгылт һəм кара төслəргə буяганнар. Ат елында тагын теге сыерларны күрергə өметлəнгəн идем. Быел ат койрыгы такмаганнармы, дидем.

… Кышкы яллардагы сəфəремнəн кайтканда башымда туган уйларымның бер тамчысы гына бу. Ярый əле, Түбəн Камада булдым. Ярый əле, андагы матурлыкны күреп хозурландым, татарлыкны күреп горурландым, рəхəтлəнеп рухи яктан ял иттем.

Илдинə ЯДКƏРОВА. Казан-ЧаллыТүбəн Кама-Казан.

Метшин фамилиясе – мэрлык маркасымы?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии