Районыбызның горурлыгы

Районыбызның горурлыгы

Өченче октябрьдән унөченче октябрьгә кадәр Мәскәү шәһәрендә уңыш фестивале узды. Шушы фестивальдә «Алтын көз 2024» Бөтенрусия күргәзмәсе дә үткәрелде. Бу күргәзмә гади генә түгел, монда 20 елдан артык Агросәнәгать комплексы профессионаллары үз тәҗрибәләре, уңышлары белән уртаклаша. Күргәзмәдә Татарстан галимнәренең шикәр чөгендере орлыкчылыгы буенча китаплары тәкъдим ителде.
Алар арасында минем авылдашым, Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылында туып-үскән галим – орлыкчы Рәүф абый Юнысов та бар. Шикәр чөгендере тармагын үстерү өлкәсендәге эшләнмәләре өчен, Рәүф абыйны алтын медальгә лаек дип табып, бүләкләделәр. Шундый авылдашым булуы белән мин горурланам һәм киләчәктә дә яңа үрләр яулавын телим.
Язмамны тулыландырып, Әгерҗе районы җитәкчесе Нургаянов Ленар Фәрит улына да рәхмәтләремне җиткерәсем килә.
Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА-ГАББАЗОВА,
Алабуга шәһәре

Комментарии