Бәхетем минем

Без дөньяны белгәннән, аңлый башлаганнан бирле кешеләр бер-берләренә, үз-үзләренә сорау бирәләр, сорау куялар: нәрсә соң ул бәхет? Бәхет сүзен төрлечә аңлап була. Бәхетне һәрберебез дә кичерә, тоемлый гына алмыйбыздыр, мөгаен. 
Бәхет ул, бәлкем, без белмичә дә әни карынында яралуыбыздыр, үзебез дә аңламыйча, сау-сәламәт килеш бу якты дөньяга килүебездер. Шул ук вакытта бәхет ул – безне дөньяга китергән газиз әниебезнең без туганда исән-сау калуыдыр, чөнки безне үстерүче, тәрбияләүче, безне тормыш авырлыкларыннан, җил-давылыннан саклаучы да бит ул. Безнең өчен бәхет ул – үзебез аңламасак та, ана сөте белән кергән ана назы, әниебезнең безгә биргән сөю назыдыр ул. Бәхет төшенчәсе, бәлкем, яңа туган сабыйның әти-әнисен, әби-бабасын шатландырып, сөендереп беренче елмаюы, көлүедер. Бәхет, бәлкем, безнең беренче тапкыр «әннә» диеп телебез ачылып, әниебезне куандыруыбыздыр яки безнең авырмыйча үсүебездер, авырый калсак та әниләребез биргән шифалардан сихәтләнеп терелүебездер ул. Безнең егыла-егыла беренче адымнар ясавыбыз да бәхеткә керә торгандыр, чөнки безне үстерүче әти-әнигә гомерлек истә кала торган шатлык китерә бит ул. 
Иң зур, олы бәхетләрнең берсе иртә белән йокыдан уянгач, күзең ачылып, кояш нурларын күрүдер, кояш җылысын тоемлаудыр. Кояш нурлары яшәү чыганагы, шул нурлар тәэсирендә бөтен дөньяның яшеллеккә күмелүе, шул матурлыкны күрә, сизә белү үзе бер зур бәхеттер инде. 
Малай, кыз вакытларда авырмыйча, имгәнмичә генә үсү үзең өчен дә, әти-әниең өчен дә бәхеттер. 
Беренче класска укырга керү, беренче хәрефләрне танырга өйрәнү, беренче бишлеләр алу, беренче почмакта басып торулар – үзләре үк бәхеттер бит. Алар хәтердә мәңге җуелмаслык хатирә булып, әле кичә генә булган кебек истә кала шул. 
Мәктәп еллары, дөнья белән танышу, яңа дуслар табу, шулар белән аралашу – үзе бер бәхет ул. Беренче тапкыр кызлар чәченнән тартулар, кызлар кочулар, беренче мәртәбә кызларны озата кайтулар, беренче үбешүләр – барысы да бәхет мизгелләре бит болар. 
Урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, үзеңне укыткан, кеше иткән укытучыларыңа йөрәгеңнән чыккан рәхмәтләреңне белдерү бәхетнең бер төре бит ул. Укып бетереп, сау-сәламәт килеш югары белемгә омтылумы, эшкә урнашып тормыш юлын башлап җибәрүме, солдат хезмәтенә китеп, Ватанны саклау буенча үзеңнең изге бурычыңны үтәүме – бу да бәхет. 
Яраткан кызыңа өйләнеп, тормыш корып, балалар үстереп яшәү – бәхетнең бер баскычыдыр. Эш урының булып, яраткан эшеңдә эшләп, үз тормышыңны туры юлдан алып бару нәрсә соң ул? Ул да – үзебез дә сизмәгән, теләсәк тә күрә алмаган зур бәхет бит. Бәхет ул үзең эшләп тапкан малны тота белү дә. Кичен эштән кайтканда өеңдә ашарга әзер булып, «улым-кызым» диеп әти-әниең каршы алып, балаларың «әтием-әнием» диеп йөгерешеп килсә, үзең дә куанып, әти-әниләреңне дә куандыру бәхет түгелмени ул. 
Элекке заманнарда әти-әниләр, тамаклары туймаса да, кичтән ипи кибетендә чират алып, икенче көнне кулга үзләренә тиешле ипи эләксә, Аллага шөкер, бүген дә бәхет елмайды, диләр иде. Без үскәндә бәләкәй генә дүрт почмаклы йортта җиде кеше яшәсәк тә, аның өстенә бозау да, сарык бәрәннәре дә сыялар иде. Тыгын булса да зарланмадык, чөнки мал-туар хуҗалыкны төп туендыручы, хуҗалыкның нык тотанагы иде. Кара мунчалар да авылга берничә генә булып, бәкедән боз ватып су ташып, үз чиратың җиткән көнне генә ягып мунча керүләр күпмедер гомер безгә дә эләкте әле. Мунча кереп чистарынып кайткач, шатланып, тынычлап, кулга бәхет кошы тоткан шикелле йоклый торган идек. Нинди мунча бит әле – кара мунча булса да. Суны ашка-чәйгә километр читтә урнашкан чишмәдән ташыдылар. Ашны казан астына ягып пешереп гомер күрәләр иде. Алар да бит, ач-ялангач булмагач, үткәндәге тормышка караганда әйбәтрәк яшәгәч, үзләрен бәхетле саныйлар иде. 
Аңарчы соң, сугыш чорларындагы ач вакытларда басудан черек бәрәңге таба алсалар, аның белән туклансалар үзләрен бәхетле санаганнар. Әгәр дә инде кычыткан ашы белән умач уылган аш эләксә, үзләрен бәйрәмдәгечә хис иткәннәр һәм бик-бик бәхетле булганнар. 
Хәзерге тормышта һәрбер өйдә су бар, өйләрне, мунчаларны газ җылыта. Утын әзерлисе, утын ягасы юк бит. Бу үзе үк бәхет түгелме соң инде?
Еллар тыныч булып, безнең әти-әниләребез күргән, үз җилкәләрендә татыган ачлыкны, михнәтне безгә, безнең балаларыбызга, оныкларыбызга алдагы киләчәк заман кешеләренә күрергә язмасын, тынычлыкта, шатлыкта, сау-сәламәт булып, яратып гомер кичерүче хәләлең белән муллыкта яшәү, балалар үстереп, аларның игелекләрен күреп, аларның уңышларына, яшәешләренә сөенеп, яраткан оныкларыңны сөеп яшәү дә зур бәхет бит ул. Тормыш көзендә бәхет җимешләрен авыз итү үзе үк бәхетнең бәхетедер инде минемчә. Кемгә ничек, ә миңа шулай тоела ул бәхет төшенчәсе. Барыбыз да бәхетле булып, барыбызга да Аллаһы Тәгалә тарафыннан биргән сәламәтлекне саклап, бәхет кошын үз кулыбыздан ычкындырмыйча, шат күңелле яшик әле, дусларым!
Муса АБДУЛЛИН,
Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии