- 17.11.2023
- Автор:
- Выпуск: 2023, №45 (15 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Бу хак. Тормыш мәктәбендә хәтта кайсы сыйныфта икәнеңне дә белмисең. Имтиханны да билгеле вакытта түгел, уйламаган вакытта бирергә туры килә. Күчерергә бишлегә укучы дустың Вәли дә булмый хәтта, чөнки тормыш үз вариантын каршыңа китереп бастыра. Синең вариант башка кешедә булмый. Менә ни өчен мәктәптә үк, мәктәп партасы артында тормыш серпантинында үз юлыңны сайлап, кара урманда адашкан кебек адашып, югалып калмас өчен үз вариантыңны табып чишә алу сәләтен, космоска беренче булып очарлык белем биргән элеккеге мәктәп системасы кебек белем алу системасын булдыру кирәк. Анда кулланучылар «әвәләп» түгел, элеккеге совет мәктәбе кебек, «эшләп табучылар» тәрбияләп, төпле белем бирердәй, фәнни нигезгә таянган, совет укыту системасының төп асыл сыйфатларын туплаган күпкырлы яңа укыту системасы булдыру кирәк. Без шундый мәктәптә белем алдык, тәрбияләндек. Безне эшләргә дә, авырлыклар алдында югалып калмаска да өйрәттеләр. Бүгенге мәктәп, минем карашка, тиешле дәрәҗәдә үз функциясен үтәми һәм үти дә алмас кебек. Укучыларны да, укытучыларны да, өлкән буынны да канәгатьләндерә дип әйтеп булмый ул системаны. Алган белемнәрен дә, уку әсбапларын да заман таләбенә туры китерәсе бар.
Күңелне тырнап торган тагын бер төен борчый. Көн кадагында – татар милләтеннән булган һәркемнең игътибарын үзенә тартырга тиешле мәсьәлә – милли мәктәпләрнең юкка чыга баруы. Бүген туган авылым Әсәйдә үзәктән җылытырга көйләнгән ике катлы кирпеч мәктәп ишегенә йозак эленгән. Балалар район үзәгенә йөреп укый. Мондый хәл бер безнең авылда гына булса, бер хәл. Республика, ил буенча шул күренеш. Бу киләчәктә милләт өчен катастрофик югалтуларга китерәчәк. Район, өлкә җитәкчеләренең бу турыда уйларга вакыты да, теләге дә юк. Совет чорында да милли мәктәпләр язмышына бүгенге кебек үк аяныч хәл янамады. Кысулар булып торды, әмма милләткә телсез калу куркынычы бу кадәр үк кискен килеп басмады. Бу проблемага кат-кат тукталып, чишмә башын ачыкларга тырышу кирәктер...
Нәфис ӘХМӘТ,
ТР журналистлар берлеге әгъзасы,
Азнакай районы, Әсәй авылы
Комментарии