«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ХАТЫН-КЫЗЛАРГА ДА ЯРЫЙМЫ?

Азан тавышын ишеткәч, азан догасын укырга кирәк, диләр. Аны хатын кызлар да укыса ярый микән?

Бибикамал әбиегез

Сарман районы, Боралы-Чишмә авылы

Соравыгызга Казан шәһәренең «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадыймов җавап бирде:

– Әйе, азаннан соң дога кылу хатын-кызлар өчен дә хәерле. Мәэзин артыннан азанны кабатлап әйтү – сөннәт гамәл санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрдә дә «мәзин артыннан кабатлаган кешегә үзенә дә азан әйтүчегә язылган кадәр савап язылыр», дигән.

ЯЛГЫЗ АНАЛАР КҮБӘЙДЕ

Ялгыз аналар, дигән сүз соңгы вакытта еш ишетелә. Русча әйтсәк, «мать-одиночка»лар инде бу. Ирле-хатынлы никахларын теркәмичә, язылышмыйча гына яшәп яталар да, хөкүмәт аларның балаларына акча түли. Янәсе, әнисе ялгыз үстерә. Бу адымы белән хөкүмәт үзе үк яшь парларны өйләнешмәскә этәрә түгелме? Әгәр балаңны тәрбияләргә матди мөмкинлегең юк икән – тапма. Әнә, әтиләреннән түләтсеннәр, намуслы кешеләр салымыннан җыелган акчалардан түгел. Бу бит социаль гаделсезлек, минемчә. Әле уйнаштан туганнары күпме! Кайберләре аталарының кем булуын да белми үсә. Бала табуга җаваплы карарга кирәк… Ул акчаны әнә уллары вафат булган солдат аналарына түләсеннәр!

Әхәт САБИРОВ

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

НИКАХ УКЫМАГАННАР

Сугыш ветераннары госпиталендә дәваланганда, палатада Вәли исемле милли җанлы татар белән сөйләшә идек. Берсендә уйга калып, калтыранган тавыш белән сөйләп алды: «Туганым никах укырга чакырды. Кәләш рус милләтеннән. Татарча да белми, ислам динен кабул итәргә дә исәбе юк. «Никах укырга бармыйм», – дип, кистереп әйттем. Шул сүзләрдән соң өч ел инде үзара аралашканыбыз юк. Яшьләрнең аерылышуы турында да ишеттем әле», – ди.

Татарстанда мөхтәрәм зат, беренче баш казый булган кеше Габделхак хәзрәт Саматов белән булган хәл дә әле дә хәтеремдә саклана. Ул вакытта дәрәҗәле зат аны никах укырга чакырган булган. Баргач, булачак кәләшнең татарча да белмәвен, ислам динен дә кабул итмәгәнлеген белгәннән соң, Габделхак хәзрәтнең никах укымыйча чыгып китүе турында бик тасвирлап сөйләгәннәр иде. Бай һәм матур булсалар да, башка диндәге ир һәм хатын-кызлар белән никахлашмаска дигән сүз «Бәкарә» сүрәсенең 221нче аятендә дә язылган. Милләттәшләрем моны исләрендә тотса иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

ПРОГРАММАГА ТИМӘГЕЗ

«Безнең гәҗит»не күптән алдырам. Программа буенча сүз кузгатып, борчуга салдыгыз. Зинһар гәҗиттәге намаз вакытларына да, программага да тимәгез. Минем кебек өлкән яшьтәгеләр күптер укучыларыгыз арасында. Без интернеттан программа карый белмибез инде.

Рәшидә НУРМӨХӘММӘТОВА

Биектау районы, Дөбъяз авылы

ИСЕМЕ МАТУР ТҮГЕЛ

ТНВ каналыннан бара торган «Башваткыч» тапшыруын яратып карыйбыз. Күңелле, кызык. Тик исеме генә бер дә матур түгел. Анда җиңеп чыккан кешегә бүләккә машина бирәләр, шул машинаның алдына да «башваткыч» дип язып куйганнар. Аның мәгънәсе ничек була соң? Авария чыгарачак бу, башыңны ватачаксың моңа утырсаң, дигән төсле. Тапшыруның исемен үзгәртсәләр, ничек яхшы булыр иде!

Мидхәт АБЗАЛОВ

Чирмешән районы, Лашман авылы

КОШ ГРИППЫ КЕМНЕҢ УЕНЫ?

Беренче салкыннар, кырпаклар төшкәч, авылларда колхозчыларга аш әзерләү бар иде. Яшь тай суеп, бәлеш, аш пешереп, бөтен авылны гөрләтеп, авыл кешесенең күңелен күрәләр иде. Колхоз бар чагында бөтен кеше кырыгар центнер икмәк алды. Чөгендер эшләгән кешеләргә чөгендер бирделәр. Бөтен авыл кешесе колхоз белән яшәде. Колхоз кешеләрне туендырды. Хәзер әле бер инвестор, әле икенчесе килеп, хуҗалыкларны бетерә… Безгә дә өч шундый инвестор килде һәм кешеләрне эшсез, акчасыз, терлексез калдырды. Хәзер алыр әйберләре беткәч, инвесторлар бер-берсенең каз-үрдәкләренә ябышты кебек. Әле бер җирдә, әле икенче җирдә кош гриппы килеп чыга. Бу юктан гына түгел, диләр. Татарстандагы зур элемтәләре булган бер инвесторның конкурентларыннан котылу өчен башлап җибәргән уены, диләр. Янәсе, үзе генә асрасын, башкалар асрамасын каз-үрдәкне. Кем белә, бәлки чынлап та шулайдыр. Утсыз төтен булмый бит…

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

БЕЗ КҮРГӘННЕ ЯШЬЛӘР КҮРМӘСЕН

Аллага шөкер, картайган көнебездә кайгыларыбызны таратыр, серләребезне уртаклашыр өчен «Безнең гәҗит» бар. Анда язылганнарны укыгач, үзеңнең дә шалтыратасың килә. Чөнки үткәннәр барысы да йөрәктә.

Җиде классны тәмамладык та, эшли дә башладык. Колхозның күтәрелә торган чагы, фермалар үсә, эш күп. Авыл зур булса да, эшкә кешеләр җитми иде. Яшь булсам да, мине сыер савучы итеп куйдылар. Әле ул вакытта утлар юк иде – кул фонаре генә. Чиратлап көне буе эшлибез, төнлә дә дежур булып, кунарга барабыз. Аш бүлмәсе дип атала торган кечкенәрәк бүлмә бар. Анда зур казан тора. Өстендә тактадан ясалган капкачы да бар. Калын итеп шунда салам түшәлгән. Бер кат бөтен сарайларны тикшереп-карап кергәннән соң, әзрәк шуның өстендә ятып торабыз. Астан ягылып тора ул казан, шуңа аның өстендә яту җылы була иде. Мин генә түгел, каравылчы бабай да бар. Ул өстендәге шинелен сала да: «Ят, кызым, ят, арага шинель салгач, бер нәрсә дә булмый ул», – ди. Икәү шунда җылынып кына ятып торабыз.

Бер кыш көне исемдә калган. Чыдарлык түгел иде – салкын, җил, давыл. Фермага кунарга бардым. Каравылчы бабай килмәгән – берүзем. Елый-елый ферма мөдире янына киттем. «Каравылчы бабай килмәгән, берүзем кунарга куркам», – минәйтәм. «Теләсәң нишлә, сеңел, эшеңне ташлап китә алмыйсың!» – диде. Елый-елый әни янына кайттым. «Әни, әйдә инде минем белән кунарга, каравылчы бабай килмәгән бит», – дим. «Бармыйм да, йөрмим дә, ферма каравыллап йөрер хәлем юк», – диде. Тагын елап чыгып киттем. Әллә ул әнкәйнең йөрәге әрнемәгәндер дисезме? Кышкы салкында йодрык кадәр кыз баласы ферма сакларга киткәч… Аллага шөкер, авырлыклар күрсәк күрдек – бар да артта калды. Утыбыз, суыбыз, газыбыз өйгә кергән, тамак тук, өстебез бөтен. Туйганчы ипи ашарлык пенсияне өйгә китереп бирәләр. Тагын шунысы да сөендерә – минем өй каршысына шушы көннәрдә генә ут баганасы куйдылар. Җирлек башлыгыбыз Илшат Галәветдиновка чал башымны иеп, чиксез рәхмәт әйтәм.

Айлар, еллар безне картайттылар

Барыбыз да инде олыгайган.

Без күргәнне яшьләр күрмәсен дип,

сорыйк әле дуслар Ходайдан!

Флера ФӘЙЗЕТДИНОВА

Спас районы, Ямбакты авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии