Толерантлык татарлар өчен генә?

Русиядә сан буенча икенче урында торган татарларны күп гасырлык телләреннән мәхрүм итәргә теләүләре акыл белән фикерләүче кешенең башына сыймый торган хәл. Хәтта инглиз колонизаторлары да җирле халыкның телен өйрәнгән.

Югары уку йортларында татар теле белгечләре әзерли торган факультетларны бетерәләр. Шулай булса, киләчәктә кем туган телебездә укытыр, кем татар телендә китап язар, кем татар теле галиме булыр?! Шуңа күрә үзебезнең Татарстаныбызда милли университет ачарга кирәклеге көн кебек ачык! Хәтта Татарстан Президенты да үзенең чыгышында бу хакта әйткән иде. Рөстәм Миңнеханов сүзендә тора торган кеше бит. Туган телебезне саклап калу юнәлешендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да журналистларны җыеп, әңгәмә корды. Димәк, татар йокысыннан уяна башлады кебек, әмма маңкортлар шактый күп шул…

Тел куллану өлкәсен киңәйтә барырга кирәк. Мәсәлән, барлык элмә такталарны ике телдә язарга, үтәмәгән очракта штрафка тарту турында карар чыгарырга кирәк (халык азрак уйланыр иде). Түрәләр ике телне камил белмәсә, вазыйфасыннан азат ителергә тиеш (ул чагында: татар теле нигә кирәк, дип әйтүчеләр дә шактый кимер иде, башкаларга сабак булыр иде).

Казанда төрле зур комплекслар чит-ят исем белән атала. Волейбол үзәгенә ни өчендер «Санкт-Петербург» дигән исем биргәннәр? Нигә «Татарстан» яки «Казан» түгел?! Колхоз базары каршындагы спорт комплексының исеме – «Москва». Бу исемнәрне дә милли яктан уйлап, төзәтергә кирәк. Үрнәкләр дә бар: «Ак Бүре», «Батыр» комплекслары, «Ак Барс» хоккей командасы һ. б. Урыс исемнәре өчен Мәскәү, Вологда, Кострома шәһәрләре бар…

Көнкүрештә киң кулланыла торган товарларга да татарча атамалар кушсаң, бик әйбәт булыр иде. «Колаклы» полиэтилен пакетларга «Спасибо за покупку» дип язылган. «Сатып алган өчен рәхмәт» дип язуы бик авырмы, телне әзрәк өйрәнерләр иде, әллә теләк юкмы?! Шәһәребезгә шактый күп туристлар килә, алар да милли исемдәге, милли бизәкле әйберләрне истәлек өчен алырлар иде. Кибет-ашханәләрнең дә исемнәре туган телебездә күбрәк булсын иде. Инглиз телендә язалар, татар телендә – юк! Бу безнең газиз туган телебезне хөрмәт итмәү дигән сүз! Андый кешеләрне ничек хөрмәт итәргә соң?! Битеңә төкереп торганда, һаман җиңең белән сөртеп торыргамы?! «Өлкән агай»лар толерантлык сүзен татарлар өчен генә дип аңлыйлар, ахрысы. Татарлар үз туган телләре өчен көрәшне туктатмасыннар иде…

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Комментарии