- 17.11.2015
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2015, №46 (18 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Берникадәр тәнәфестән соң, укучыларыбызның үтенечләре буенча «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсе кабат үз эшен башлап җибәрде. Хәерле сәгатьтә булсын!
Без, кадерле укучыларыбыз, сезнең белән даими аралашып торуыбызга бик шат. Бу атнада шалтыратулар күп булмады, ләкин бирелгән сораулар үзгәрешсез калган икән. «Нишләп ТНВда юньле тапшырулар юк?», «Нишләп минем язмаларымны бастырмыйсыз?», «Минем хатым сезгә килеп җиттеме?» кебек сораулар шактый булды. Укучыларыбызга шуны җиткерергә телибез: ТНВга кагылышлы сорауларыгызны телерадиокомпания җитәкчелегенә җиткерсәгез, яхшырак булыр. Без нәкъ ТНВ кебек үк массакүләм мәгълүмат чарасы. «Безнең гәҗит»тә язмаларым ник басылмый икән?» – дип, ТНВга шалтыратып сораган кебегрәк була бу. Шуңа күрә турыдан туры элемтә вакытында ТНВ турындагы сорауларны (фикерләрне түгел, нәкъ тә сорауларны) кабул итмәскә булдык. Аннан соң чәршәмбе көнне редакциядә журналистлар гына була. Шуңа күрә хатларыгыз турында беләсегез килсә, сишәмбе көнне шалтыратып белешүегез яхшырак булыр. Чөнки хатлар белән эшләүче кызыбыз Алсу редакциядә сишәмбе көннәрендә җавап бирә.
Күбрәк сезнең авылларыгыздагы яңалыклар турында беләсе, кызыклы фикерләрегезне ишетәсе һәм чынлап та сезне борчыган сорауларга җавап бирәсе килә. Бу атнаның чәршәмбесендә нәкъ менә шундый шалтыратулар булыр дип көтеп калабыз.
КЕР ЮА ИДЕ…
Безнең Балтач районындагы белем бирү учреждениләрендә кыскартулар була башлады. Кайсын кушалар, кайсын ябалар. Башка районнарда да шулай микән ул? Бер туганыбыз балалар бакчасында 25 ел эшләде. Аңа пенсиягә чыгарга ике ел гына калган иде. Кул белән керләр юа иде ул, хәзер автомат машина алып кайтканнар да балалар бакчасына, моны эшеннән кыскарттылар. Гомер буе салкын су белән кер юган кеше бит инде ул. Эше дә авыр. Пенсиягә алданрак чыга аламы икән ул?
Исемем редакция өчен генә.
Балтач районы.
Исемен күрсәтмәвебезне үтенгән укучыбызның соравын РФ Пенсия фондының Балтач районындагы идарәсе җитәкчесе Зөлфия Егоровага бирдек.
– Минем эш практикамда мондый сорау белән мөрәҗәгать иткәннәре юк иде әле. Шулай да соравыгызга җавапны таптык. Хезмәте җиңел булмаса да, кер юучыларга (прачка) пенсиягә алдан чыгу мөмкинлеге тудырылмаган, – диде ул.
БҮЛӘК КИЛМИ
Инде өченче атна рәттән көтәм, ә бүләгегез һаман килми. «Серләр гәҗите» белән «Шифалы гәҗит» таратылачак диделәр түгелме соң? Яңа газеталар бугай бит алар?
Флера апагыз.
Казан шәһәре, Фәйзи урамы.
Бу сорау белән редакциягә шалтыратучылар шактый булды. Газетабызның 43нче санында (28нче октябрь, 2015) мондый хәбәр чыккан иде: «Безнең гәҗит» редакциясе тәкъдим иткән «Серләр гәҗите» һәм «Шифалы гәҗит»нең чираттагы саны почта аша, аңа быел язылганнарга таралды. Бу атнада килеп җитмәсә, почта бүлекчәләреннән сорагыз. Игътибар, «ул БГ»га кушымта түгел, аерым газеталар һәм ул 2015нче елның 2нче ярты еллыгына язылганнарга гына килә. Аңлавыгызча, әлеге газеталар килсен өчен, аларга аерым язылырга кирәк. Моңа кадәр ярты елга бер тапкыр чыкса, киләсе елдан бу газеталар ай саен чыга башлый. Мавыктыргыч хикәяләр, укучыларыбызның эч серләре, гыйбрәтле вакыйгалар турында сөйләүче «Серләр гәҗит»енә язылу хакы – 129 сум, табигать ярдәмендә дәвалану, сәламәт калу буенча саллы киңәшләр бирүче «Шифалы гәҗит» – 126 сум. Ә 3нче декабрьдән 13енә кадәр бу газеталарга да арзанлы хактан язылып калып була.
Бу атнаның чәршәмбе көнендә кайнар элемтәдә очрашканга кадәр! Сезнең шалтыратуларыгызны 272-42-17 телефон номеры буенча көтеп калабыз. Кайнар элемтә иртәнге сәгать 10нан 13.00гә кадәр эшли.
Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии