Алданулы алдашулар

Алданулы алдашулар

«Безнең гәҗит»тә телебезне саклап калу максатыннан оештырылган комиссиянең бер ел эчендә ниләр башкаруы, ниләр башкара алмавы турында язылган язмалар бастырылды. Быелгы 2021нче елда телне саклап калуга багышлап, 273,4 миллион сум бирелүе, 2023-2030нчы елларда бер миллиард сум биреләчәге турында да яздылар. Телләрне үстерү комиссиясенә быелга 150 миллион сум бирү каралган икән. Бу акчаларның кая һәм ничек тотылуын барлап карасак, «Татар кызы», «Татар егете», «Татар сандугачы» кебек төрле конкурслар үткәрүгә, авыл клубын җиһазландыруга, элмә такталардагы хаталарны ачыклау кебек гамәлләргә тотылганы турында әйткәннәр. Зур түрәләргә татар теле дәресләре үткәреп маташтылар бугай.

Саналган гамәлләр белән телебезне саклап калдырабыз, хәтта аны үстерәбез, дигән сүзләр кулланып, вакыт үткәреп, күрә торып үзебезне үзебез алдау була түгелме соң бу? Телне саклау ысулы бер генә – милли мәктәп. Элеккеге милли мәгариф системасын кире кайтарып, мәктәпләрдә балаларга урта белемне ана телендә алу мөмкинлеге булдырылса гына ана телен саклап калу турында сөйләргә була. Русия һәм Татарстан Конституцияләре безгә андый хокук бирә бит. Үзебезнең җитәкчеләр, депутатлар да, бу турыда булганлык күрсәтә алмыйча, югарыдан кушылганны үтәргә мәҗбүр ителделәр. Конституциянең үтәлешен таләп итүче милли хәрәкәт вәкилләренә экстремистлыкта яла ягылып, аларны суд юлларында йөртеп, штрафлар түләргә мәҗбүр иттеләр.

Телне саклау һәм үстерү комиссиясенең эшчәнлеге турында әйткәндә, гомумән, анда мәктәп турында сүз кузгатылмаган. Телне саклау кирәклеге турында сүз барганда, «мәктәп» сүзенең искә дә алынмавы үзе бер гаҗәп күренеш була түгелме? Дөресен генә әйткәндә, телне саклау комиссиясенең мәктәп эшләренә тыгыла торган вәкаләте булмавын искә калсак, бу комиссия үзе дә мескен хәлендә кала түгелме? Конституциядә язылган законнар үтәлмичә, югарыдан килгән хакимият вертикале булганда, андый четерекле мәсьәләләрне чишә алырдай бер генә кеше бар бездә. Безнең җитәкчеләребез аның белән очрашып та торалар бит. Телне саклау темасы чишә алмаслык проблемага әйләнгән афәт булуы турында әйтеп, халыкның зарын җиткерергә ярамыймы икәнни? Җитәкчеләр яки халыкның үзе белән сөйләшеп тә тормыйча гына, илдә яшәгән милләтләрне һәм аларның телләрен бетереп, илдә бер генә милләт калдыру белән хыялланучы җитәкчеләрнең үзләрен дә бизәми торган хәл бит бу.

Республикада яшәүче күренекле, абруйлы кешеләребез дә җитәрлек бит. Шулар барысы җыелып, шул бер кешенең үзенә – Путинга тел турында булган зарларын язып карасалар, файдасы булмый калмас иде кебек тоела.

Без милләтебез, телебезне бетерү гамәлләре белән килешеп яши алмыйбыз. Җитәкчеләр дә уйлансыннар иде бу турыда. Үзебезне үзебез булса да, алдап яшәмик инде.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

БТИҮ һәм Татарстан Аксакаллар шурасы әгъзасы,

Казан шәһәре

Комментарии