«Ачлык була күрмәсен: ризык өчен сугышып бетәрбез»

«Ачлык була күрмәсен: ризык өчен сугышып бетәрбез»

Туристларның игътибарын җәлеп итәр, ә шәһәр халкының «Без дә Европадан калышмыйбыз» дигән фикерен ныгыту өчен Казанда ниләр генә эшләнми! Менә узган ялларда «Тәмле Казан» дип аталган аш-су фестивале үткәрелде. Өч көн дәвам иткән чарада 30 кафе-ресторан катнашты, төрле милләт кухнялары тәкъдим ителде. Европада моның ише чаралар ничек үтәдер – анысын төгәл әйтә алмыйм, бездәгесе исә бушлай кош теле, гөбәдия, бургерлар тараткан җирдә халыкның талашуы һәм тапташуы белән истә калды.

Узган ел «Тәмле Казан»да ун гына кафе катнашырга теләк белдергән булган. Чараның файдасын аңлаганнар, күрәсең, быел катнашучылар өч тапкыр күбрәк иде. Бөтен кешенең дә яңа җәмәгать туклану урыны эзләп йөрергә теләге юк – үзе белгәненә керә дә тамагын туйдырып чыга ул. Белсә, башкасына да барыр иде, әлбәттә, тик йөзләгән-меңләгән ресторан-кафены ничек белеп бетерәсең?! Ә «Тәмле Казан»ның файдасы шунда: Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле буенда алар үз ноктасын булдырып, халыкны кухнясы белән таныштыру мөмкинлеге алды.

«50 СУМ КЫЙММӘТ, 250гә АЛАБЫЗ»

Фестивальне рекламалауга шактый матбугат чарасы җәлеп ителгән иде. «Чарага керү – бушлай», – дип көне-төне хәбәр итте алар. Тик әлеге белдерүне дөрес аңламаучылар да булган икән. Кулына зур гына шаурма тотып, махсус әзерләнгән өстәл янына килеп утыргач, бер әфәнде: «Халыкны тагын алдадылар: бөтен ризыклар да бушлай була, дигәннәр иде, булыр, бар! 160 сумымны түләп алдым», – дип зарлана башлады. Сөйләшеп киттек.

Казанда яшәүче Айнур Сибгатуллин фестивальгә хатыны һәм кызы белән килгән икән. Бөтен ризык та бушлай таратыла, дигән хәбәргә кызыгып! Югыйсә, яңгырлы көндә өйдән дә чыкмаган булыр идем, ди. «Фестиваленә керү генә бушлай, ә һәр кафе ризыгын үз бәясенә сата», – дигәнемне ишетергә дә теләмәде, үз туксаны туксан иде: халыкны алдаганнар! Аңа карап ач кайтып китмәде Сибгатуллиннар гаиләсе: төрледән-төрле ашамлык җыеп чыкканнар иде.

Милли нокталарны барлап чыктым. «Туган авылым», «Татар утары» һәм «Түбәтәй» туклану челтәрләре үз нокталарын булдырган иде. «Туган авылым»да өчпочмак белән өлеш – 50, кыстыбый 30 сум. «Түбәтәй» зур өчпочмакны – 45, кечкенәсен 25 сумга тәкъдим итте, зур өлешне – 55, кечкенәсен – 25, кечкенә гөбәдияне 30 сумга татып карап булды. «Татар утары» кыйммәтрәк булуы белән аерылып торды, аның каравы кайнар ризыклары да бар иде: татарча ит (392 сум), тавык һәм сыер итеннән тутырма (252), каз ите белән өчпочмак һәм шулпа (280), шулпасыз гына өчпочмак (84). Бу нокталар янында күбесенчә чит шәһәр һәм илдән килгән кунаклар кайнашты. Ят ризык тоелган өчпочмак, кыстыбыйларны татып карарга ашыкты алар. Мин барып эндәшкән татарлар исә, бу бәяләрне кыйбатсынып: «Өйдә дә пешерә алабыз», – дип, башка нокталарга китү ягын карады. Бәясе 250 сумнан башланган бургерлар алып ашауны хуп күрделәр. Чарада шулай ук грузин, грек, үзбәк, америка, Европа кухнялары да мулдан тәкъдим ителгән иде.

«БАЗИЛИК БУЛСА ДА БИР!»

Махсус корып куелган чатырда төрле мастер-класслар үтте. Бургер ясарга да өйрәттеләр анда, талкыш-кәләвә әзерләргә дә, хинкали пешерергә дә. Әйтик, «Түбәтәй» туклану челтәренең җитәкчесе Солтан Сафин гөбәдия пешерергә өйрәтте. «Чара башланырга берничә көн кала, үзебезнең ашханәгә барып, гөбәдия пешерергә өйрәндем. Аңарчы ясап та караганым юк иде», – дип белдерде ул. «Түбәтәй»дә бөтен камыр ризыклары да төче камырга ясала икән. Кетердәп торсын өчен шулай эшлибез, дип серен дә ачтылар. Уч төбе хәтле итеп җәелгән камырга катлы-катлы итеп корт, йөзем һәм шикәр комы белән болгатылган дөге, атланмай һәм иң өскә угычтан уылган йомырка салына. Менә сиңа татар фаст-фуды!

Гөбәдия ясаган арада Солтан «Түбәтәй» яңалыклары белән дә уртаклашты. Ачылганына бер генә ел булса да, зур адымнар белән алга баруын дәвам итә икән. Казанда ун ноктасы эшләп килә, күптән түгел Мәскәүдә дә ачылган, Екатеринбург һәм Самарада да ачарга җыеналар. «Түбәтәй» командасының хыяллары зурдан: Русия төбәкләрен генә түгел, халыкара базарны да яуларга тели алар.

Кызыксынган кешегә гөбәдия ясап карау мөмкинлеге бирелде. Өстәл янына иң беренче булып йөгергән кешеләр ак яулыклы татар апалары иде. «Безнең бер дә ясап караган юк бит, апа җаным, сез болай да беләсездер бит инде», – дип дәшкән яшь кенә кызны апалар зәһәр күз карашы белән «бүләкләде», юл куярга уйламады да. Бер апа хәтта кызып китеп өч гөбәдия ясап ташлады. Ирләр һәм балалар да үзләрен сынап карады: гөбәдияләре бик үк нәфис килеп чыкмаса да, шат иде алар – үзләре ясады бит! Америкадан килгән туристларга җиткәч кенә камыр һәм эчлек бетеп китте. «Ярар, ашап карарсыз», – дип юаттылар аларны.

Ясар өчен бер талаш булса, ашар өчен икеләтә талаш булды. Чит төбәкләрдән килгән кунакларны, гөбәдиянең нәрсә икәнен дә белмәгән америкалы туристларны читкә этәреп, өлкән яшьтәге апалар гөбәдияләрне алып та бетерде. Бушка бит! Гомумән, мастер-классларда әзерләнгән ризыкларны таратканны берәр рәссам күзәтеп торса, «Ачлык заманы» дигән картина иҗат итәр иде, билләһи! Бу хәлне минем кебек үк авызын ачып тамаша кылып торган бер апа: «Ачлык кына була күрмәсен инде, югыйсә ризык өчен сугышып бетәрбез. Кичә бик зур кош теле пешерделәр. Анда бер телем кош теле өчен ничек талашканнарын күрсәң син, кызым. Берсен-берсе таптый-таптый үреләләр! Кешеләр өчен оялып басып тордым», – дип сөйләнеп куйды. Татар ашлары гына түгел, америка бургерлары да шундый ук тизлектә таралып бетте. Бургер алырга өлгермәгән бер апа аш-су остасына: «Ичмасам, базилигыңны булса да бир инде!» – дип ялварды. Бушка берәр яфрак яшел үлән алырга теләүчеләр шактый булып чыкты.

Өч көн дәвам иткән чара шактый файда китергәндер, дип ышанып калыйк. Шәһәр хакимиятенә – туристларны җәлеп итәргә ярдәм итсә, кафе-рестораннарның казнасы баеган һәм клиентлары арткандыр. Әрсез ханым һәм туташлар да отты: бер сабак базилик йә укроп булса да алып кайтып киттеләр бит.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии