Татар-башкорт, аракы эчмә!

Татар-башкорт, аракы эчмә!

Узган атнаның якшәмбесендә «Азатлык» һәм «Күк бүре» татар-иҗтимагый оешмалары тарафыннан Бауман урамында, сәгать каршында пикет уздырылды. Алар Рамазан аенда, татар-мөселманнар ураза тоткан айда сатуны тыюны таләп итте. Гомәр хәзрәт Батырша бу гамәлнең файдалы яклары хакында:

– Хакимият безнең сүзгә колак салса, барыбызның да чагыштырып карау мөмкинлеге туар иде. Хәмер сату тыелса, җинаятьчелек кимиячәк, аек акыл белән эш итү аркасында гаиләләр тотрыклырак, ныграк булачак, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр дә күпкә яхшырачак. Әйе, бәлки, бюджет һәм акча ягыннан караганда бу файдалы да түгелдер, ләкин бит дәүләт җитәкчеләренең халык һәм аның сәламәтлеге хакында кайгыртуы алгы планда булырга тиеш. Нибары бер айда, мөселманнар ураза тоткан чакта хәмер сатуны тыеп торырга булыр иде, – диде.

Пикетчыларга булган халык мөнәсәбәтен күзәтү аеруча да кызык иде миңа. Яулыклы апалар шигарь тотып торучы егетләрне хуплады, ә руслар мыскыллы елмайды, хәтта егетләрне «утопиячеләр» дип атаучылар да булды.

Алинә КАМАЛИЕВА.

Татар-башкорт, эчмә! , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии