Ул бүген дә йөрәк түрендә

Гомер узган саен, кеше үткәненә борылып карарга ярата. Әле яши дә башламаган кебек, әмма чәчләргә бәс кунган, йөзләрдә җыерчыклар пәйда булган. Гомернең иң гүзәл мизгеле – студент еллар – һәркемнең йөрәк түрендә сакланадыр, мөгаен. Ә безнең студент вакыт Арча педагогия училищесында (хәзер инде көллият) узды. Укый башлаганда, мәңге үтмәс кебек тоелган дүрт ел сизелми дә калган. Быел әлеге уку йортын тәмамлаганга – 35 ел! Ләкин училище бүген дә йөрәк түрендә саклана, ул безгә икенче туган йортыбыз кебек. Туып-үскән йортта әти-әниләребез безне көткән кебек, белем йортыбыз да һәркайсыбызны колачын җәеп каршылый. Үз балаларын шулай канат астына җыючы бердәнбер уку йортыдыр ул, мөгаен. Һәр елны май аеның соңгы шимбәсендә яраткан училищебыз элекке укучыларын җыя.

«Без, «Е» сыйныфы укучылары, белем йортын 1981нче елда тәмамладык. Сыйныф җитәкчебез Хәйруллин Хөсәен Фатыхович безнең өчен әти дә, әни дә булды. Нинди олы җанлы укытучы иде ул! Дүрт ел уку дәверендә мин аның безне ачуланганын бер дә хәтерләмим. Тавышын да күтәрмичә, тиешле дәрәҗәдә тәрбияли иде ул безне. Аның диспут-дәресләре! Соңгы елларда яңа технология дип саналган алымнарны безнең укытучыларыбыз 35-40 ел элек кулландылар инде. Нинди көчле укытучылар белем бирде безгә! Инде күбесе арабызда булмаса да, алар күңел түрендә саклана. «Арча педучилищесын тәмамладым», – дигән сүз безнең визит карточкабыз булды, чөнки монда бирелгән белем бик тирән, ныклы иде. Укытучыларыбызның һәркайсы – тирән хөрмәткә, ихтирамга лаек шәхесләр. Сабыйлыктан чыгып җитмәгән 14-15 яшьлек балалардан үз эшенең остасы булырдай шәкертләр тәрбияләп чыгардылар. Мең-мең рәхмәт аларга!

Без дә сыйныфта 26 студент идек. Кичәге сыйныфташлар очрашкан вакытта һәрберебезнең тормышы, башкарган хезмәте, ирешкән уңышлары турында сөйләшәбез. Күбебез сайлаган һөнәребезгә тугры калганбыз. Әлбәттә, барыбыз бергә җыелып кына бетә алмыйбыз. Тормышның үз кануннары, һәркемнең үз мәшәкате, әмма барлык эшләрне читкә куеп, очрашуларга килергә кирәктер, минемчә. Монда бит кыска гына вакыт аралыгына булса да, яшьлеккә кайтасың, яңадан үсмер чакларны искә төшерәсең.

Менә шундый бәхетле мизгелләр кичерергә ярдәм иткән Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте җитәкчеләренә, бүгенге студентларга чын йөрәктән чыккан рәхмәт хисләрен җиткерәсе килә. Шул кадәр тирән эчтәлекле, матур һәм истә калырлык итеп оештыралар алар очрашуларны! Һәр килгән саен, яңа идеяләргә сокланып, рухи яктан баеп кайтабыз без. Әлеге традиция беркайчан да өзелмәсен, ел саен очрашулар булып торсын! Ә без, кадерле сабакташларым, тагын биш елдан, исән-сау булып, егерме алтыбыз да бергә җыелып, 40 еллыкта очрашсак иде. Амин!

Зөлфирә САМАТОВА,

Мамадыш районы, Көмеш Күл мәктәбе укытучысы

Комментарии